Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Май аенда һәм җәй көне нинди һава торышы булачак?

КФУ метеорологлары быелгы һава торышының үзенчәлекләре һәм аның уңышка йогынтысы турында сөйләде.

news_top_970_100
Май аенда һәм җәй көне нинди һава торышы булачак?
Владимир Васильев

Яз ничек гаҗәпләндерде?

Казанда быелгы яз үзенчәлекле булды. Метеорологларны бигрәк тә март һәм апрельдәге уртача айлык температура аермасы гаҗәпләндергән. Климатик исәпләүләр буенча ул зурысы булган һәм 10 градусны тәшкил итәргә тиеш.

«Быел мартта уртача температура 2,6, ә апрельдә 4,9 градус булды. Яз иртә килү сәбәпле, аерма ике градус булды, шул ук вакытта яз озакка сузылды», — диде профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев. 

Спикер әйтүенчә, узган елда май һәм июнь җылы, җәй шактый салкын һәм сентябрь җиләс булган. Ә алга таба алты ай рәттән уртача айлык температуралар климатик нормадан югары булган. Кайбер айларда җылылык аномалиясе 7-8 градуска кадәр җиткән. Шәһәрдә кар бер ай алдан эреп бетте.  

«Җәйге» май

Россия Федерациясе Гидрометеорология үзәге фаразларына караганда, быел Казанда май аенда температура һәм явым-төшемнәр нормада булачак. Язның соңгы аенда уртача айлык температура 13,5 градус, ә явым-төшемнәр күләме 40 мм булачак. Алдагы көннәрдә һава торышы кабаттан җәй җылысы белән куандырачак. 

«Без хәзер җәйге шартларда яшибез дияргә була, алдагы көннәрдә дә уртача көнлек температура 15 градустан югары булачак. Тәүлеклек температура шушы күрсәткечтән узып киткәч, җәй башлана. 5 майдан башлап, шәһәрдә температура бу күрсәткечтән югары», — диде Переведенцев.

Алдагы көннәрдә Татарстан башкаласында көндез 20 градус чамасы җылы булачак, җылы һава аномалиясе җиде градусны тәшкил итәчәк. Төнлә һава температурасы шулай ук югары булачак. Декадада көнлек температура дүрт градуска югары булачак һәм 16 градусны тәшкил итәчәк.

9 майга һава торышы

9 майда — Җиңү көнендә Казанда җылы һава торышы көтелә. Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, көндез алмашынучан болытлы һава торышы булачак, температура 22 градуска кадәр күтәреләчәк. 10 майга каршы төндә 13 градус җылы булыр дип көтелә. Шул рәвешле, уртача тәүлеклек температура 17,5 градус булачак. Моны җәйге температура дияргә дә була.

170 ел эчендә иң җылы ел булыр

Климатның глобаль җылынуы дәвам итә, планетада температура фоны бик югары һәм ел саен күтәрелеп тора. 2020 ел тарихка Россиядә 170 ел эчендә иң җылы ел буларак кереп калырга мөмкин, әмма бу җәй иң эссе булачак дигән сүз түгел.

«Күптән түгел бер аңлашылмаучанлык килеп чыкты: Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд матбугат конференциясендә климат шартлары турында сөйләгәндә аның сүзләрен дөрес аңламадылар. Ул 2020 ел метеорологик күзәтүләр чорында иң җылы ел булырга мөмкин, дип әйткән иде. Без иң җылы елны көтәбез, ә җәйне түгел, ә бөтен кеше моны җәй турында әйтелгән сүз дип уйлады», — диде Юрий Переведенцев.

КФУ профессоры хәзер Тын океанда Эль-Ниньо күренеше күзәтелә дип сөйләде. Ул су температурасының нык җылынуына китерә. Бу Җир шарының күп кенә төбәкләрендә чагылыш таба. Агымдагы елдагы һава торышы күренешләрен анализлап, КФУ метеорологлары Казанда климат ел саен җылына дигән нәтиҗә ясаган. КФУ профессоры быел калган айларда да температура нормадан югары булыр дип фаразлый. Тулаем алганда, быел узган елларга караганда кимендә ике градуска җылырак булачак.

Һава торышы нормаларын янәдән исәпләячәкләр

Быел Казанда гыйнвар, февраль, март һәм апрельдә уртача айлык температуралар, узган 30 елдагыга караганда, ярты градуска югарырак булган. Бу безнең җылы чорга керүебезне тагын бер кат исбатлый.

«Һава торышы аномалияләре күзәтелгәндә, без 1961-1990 еллардагы нормативларны исәпкә алабыз. Аңлашыла, аннан соң 30 елга якын вакыт узган һәм яңа нормалар билгеләргә кирәк. Алар киләсе елда барлыкка киләчәк. Яңа исәп-хисап 2021 елдан башланачак, күрсәткечләр 30 ел өчен исәпләнәчәк», — диде КФУ профессоры. 

Корылык көтеләме?

Климат җылыну сәбәпле, Татарстанда вегетация чорының озынлыгы елдан-ел арта. Әмма бу җәйдә авыл хуҗалыгына начар шартлар да тәэсир итәргә мөмкин.

«Авыл һәм урман хуҗалыклары, шулай ук халык хуҗалыгының башка тармаклары да климат һәм һава шартларына бик нык бәйле. Роман Вильфанд китергән мәгълүматларга караганда, Краснодар һәм Ставрополь өлкәләре инде корылыктан интегә. Идел буе федераль округында явым-төшемнәр булды: апрельдә нормадан 170 процент, ә мартта 140 процент явым-төшем күзәтелде. Бездә хәлләр әзме-күпме яхшы дияргә була, без уңай зонада», — дип өстәде спикер.

Спикер авыл хуҗалыгы өчен яктылык, җылылык һәм дым мөһим, диде. Һава торышы графиклары буенча, җәйге температураларының үзгәрү тенденциясе соңгы елларда күтәрелүгә таба бара. Киләчәк җәйдә явым-төшемнәр җитмәү булачак уңышка тискәре йогынты ясарга мөмкин.

«Җәй көне явым-төшемнәр сынатырга мөмкин, алар кимүгә таба бара. Бу ни өчен сагайта? Температура күтәрелә, явым-төшемнәр кими — бу корылык билгесе. 20 гасырда һәр өченче ел коры булган. Барыбыз да 2010 елны хәтерли, ул вакытта җәй көне температура 40 градус булды, 55 көн рәттән корылык булды», — диде Юрий Переведенцев.

Куркыныч метеокүренешләр арта

Озак вакытка ясалган фаразга караганда, Татарстан башкаласында куркыныч метеорологик күренешләр артачак. Бу хакта КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе доценты Тимур Әүһәдиев әйтте. 

«Озак вакытка фаразлар буенча, аномаль югары температуралы көннәр кебек, куркыныч метеорологик күренешләр саны да артачак. Әмма мондый күренешләрнең күләмен фаразлап булмый», — диде ул.

Тимур Әүһәдиев китергән мәгълүматларга караганда, 1991 елдан алып Татарстанда начар һава шартлары булган көннәр саны артып бара. Соңгы вакытта «климат нервлана» дигән гыйбарә популярлаша. Алда әйтелгәнчә, авыл хуҗалыгы өчен иң куркынычы — корылык. Ул, гадәттә, күп көннәргә сузыла торган антициклон аркасында барлыкка килә. Мондый көннәрдә явым-төшемнәр булмый, югары температура һәм түбән дымлылык күзәтелә. 

«Яшен, боз, коеп яуган яңгыр, давылларны бары тик кыска вакытка гына фаразлап була. Алар актив фронт һәм куәтле өем-өем болытлар килүгә бәйле була. Шулай ук кырау да куркыныч», — диде КФУ профессоры.

Спикер китергән мәгълүматлар буенча, май аенда Казанда кырау төшәчәк әле, ул Карск диңгезеннән кергән һава шартларына бәйле. Хәзер шомырт чәчәк ата, димәк, алда салкыннар да булачак.

Җәйгә һава торышы фаразлары

Быел Казанда июнь һәм август айларында уртача температура нормага якын булачак. Ә менә июль эссе һәм коры булырга мөмкин. Июньдә температура 17,5-18 градус, явым-төшем 68 мм булачак.

«Июльдә температура нормадан югарырак булыр, мөгаен, явым-төшемнәр җитмәскә мөмкин. Җәйнең икенче аенда явым-төшемнәр норма буенча 67 мм булырга тиеш. Августта температура һәм явым-төшемнәр климатик нормада булачак. Җәй айларында көчле яңгырлар явуы да ихтимал», — диде Переведенцев.

Аның аңлатуынча, җәйге чорда көчле яңгырлар була. Ягъни, берничә минут эчендә бер квадрат метрга 10 литр су төшәргә мөмкин. КФУ профессоры язның соңгы аенда май коңгызлары күп булса, җәй коры була дигән халык сынамышын да әйтте. Җәйнең чыннан да ничек булачагын вакыт күрсәтер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100