Махсус хәрби операциядә каты яраланган Казан егете: «Төнлә яралыларны санчастька ташыдык»
Илдә өлешчә мобилизация игълан ителүгә 1 ел узып та китте. Шундый җан өшеткеч көз иде ул – салкын җиле өшетә, яңгыры күз яшьләрен юып төшерә. Мобилизацияләнгәннәргә кирәк-яракны каян алырга белми, көнгә 4-5 урынга барасың, тушенкаларның яхшысын ачыкларга теләп, өйгә дә аласың… Һәм табага саласың да, итле булырга тиешле ризык күз алдында эреп, шулпа була. «Ә бәлки, беркая да җибәрмәсләр, барысы да гаиләләренә кире кайтыр» дигән өметләрең дә нәкъ шулай эреп юкка чыккан мәл иде ул...
Якыннарың белән ни буласың белмичә тилмереп, күңел елый, йөрәк сыкрый, җан бәргәләнә, күзләр билгесезлеккә төбәлә. Дөнья тукталган, төсле буяулар юкка чыккан сыман, башка проблема юк, гадәти тормыш икенче, өченче планда, иртән торасың да, су да эчми чыгып китәсең, кирәк-ярак эзләп йөрисең, еламаска тырышып, җыелу пунктына юл аласың. Аларны барысы да яхшы булачагына ышандырасы һәм үзеңнең дә шулай булачагына ышанасы килә. Бик килә! Очрашкан саен соңгы тапкыр күрешкән кебек саубуллашып кереп китәләр, ә син яшьләреңә тыгылып кайтып китәсең…
Хәзер хәрбиләрнең кыска вакытлы ялга кайтуларын якыннары зарыгып көтә, ә кабат озатуы шулкадәр авыр ки. Бусы инде беренче тапкырдан да авыр мизгелләр кебек тоела, хәзер инде син аның тәгаен кая барасын беләсең...
Мобилизацияләнгәннәр артыннан, якыннарын ут эченә салып, үз теләкләре белән махсус хәрби операциягә китүчеләр дә артты. Күрше егетенең дә үз теләге белән махсус хәрби операциягә киткәнлеге билгеле булды. Ул еш кына урамга чыгып тәмәке көйрәтә иде. Үзенең карашы еракка төбәлгән, уйга чумган булыр иде. Шул уйлары аны да контракт төзергә мәҗбүр иткән дә...
Ресторанда пешекче булып эшләүче 36 яшьлек Айнур Хәлимов ярты елга контракт төзи дә 9 майда китеп тә бара. Хәзер ул хәрби госпитальдә дәвалана.
«Интертат» журналисты егетнең хәлен белеште.
Мине «Тигр» иреклеләр отрядына офицер итеп билгеләделәр. Отрядтагыларның 98 проценты төрмәдән контракт белән килүчеләр иде. Артемовск (Бахмут) юнәлешендә булдык.
Үземә «Фартовый» дигән позывной сайладым. Ул «могҗиза, уңыш елмая» мәгънәсендә бит. Күп тапкыр юл-транспорт һәлакәтләрендә һәм башка очракларда исән калуымны шуның белән бәйләдем.
Өс киемнәренең йә үлчәме туры килми яки озак көтәсе булганга, үзем сатып алдым. Ашау әйбәт иде, йокы аз эләкте, 2 сәгать чамасы эләгә иде. Берәр атна йокламаган вакытлар булды. Төне буе яралыларны санчастька илтә идек, төнлә һаман рациядә. Анда яралыларны ташу өчен машина җитми.
Беренче контузияне бирегә килгәч 2 айдан, ягъни 1 июльдә алдым, алай зыянлы түгел иде.
Сентябрь уртасында машинада барганда, дрон-камикадзе эләгеп, машина яна башлады һәм шартлады. Мин тәрәзәдән чыгып очтым. Уң як нык җәрәхәтләнде, кыйпылчыклар үпкәне үтәли тиште, битне, кулны яралады, контузия алдым, кан күп югалттым, – дип сөйләде хәрби.
«Махсус хәрби операциядә булганда посылка җибәрмәскә кушты. Маршрутны беләләр, шартлаталар, әйберләр килеп җитми. Йокы – йокы түгел, ашау – ашау түгел, бик борчылабыз», – дип сөйләде хәрбинең апасы һәм энесе җибәргән шигырь юллары белән бүлеште.
«Оча ком, оча балчык,
СВОда үлә халык...
Үтте язлар, үтте җәйләр, үтәр көз дә,
Ә мин монда атам ятып…»