Махсус хәрби операциядә катнашучылар түләүсез юридик ярдәмнән файдалана алачак
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга түләүсез юридик ярдәм турында закон проектын Дәүләт Думасына керттеләр. Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар, аларның гаилә әгъзалары дәүләт юридик бюроларында яки адвокатларда түләүсез хокукый ярдәм алу мөмкинлегенә ия булачак. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итте.
Үзгәрешне «Россиядә түләүсез юридик ярдәм турында» Федераль законның 20нче маддәсенә кертергә тәкъдим ителә.
Әлеге документ нигезендә, түләүсез юридик ярдәм алу хокукы түбәндәгеләргә бирелә:
- махсус хәрби операциядә катнашкан (катнашучы) хәрби хезмәткәрләр;
- РФ чик буе территорияләрен саклауда катнашкан (катнашучы) хәрби хезмәткәрләр;
- мобилизацияләнүчеләр;
- үзе теләге белән катнашучылар (доброволец);
- алда искә алынган категорияләрнең барысының да гаилә әгъзалары.
«Үз теләге белән катнашучы (доброволец) статусын рәсмиләштерү, яралану белән бәйле рәвештә акчалата түләү алу, кредит каникуллары рәсмиләштерү, мобилизацияләнгәннәргә бизнес белән идарә итүдә ярдәм – бу сорауларга җавапны түләүсез юридик ярдәм вакытында алырга мөмкин», – дигән үзенең «Телеграм» каналында төзәтмә авторларының берсе, сенатор Ирина Рукавишникова.