news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен утын чыгымнарының яртысы компенсацияләнәчәк

news_top

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен утын чыгымнарының 50 проценты күләмендә компенсация кертергә планлаштыралар.

ТР Министрлар Кабинетының тиешле карары проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Документта сүз үзәк җылыту челтәренә тоташтырылмаган яки электр һәм газ җиһазлары булмаган урыннарда яшәүчеләр турында бара.

Компенсация бер хуҗалыкка елына 10 куб. метрга кадәр утын сатып алу чыгымнарын капларга тиеш.

Хәрбиләрнең туганнарына хәрби хезмәткәр яки ирекле сугышчы һәлак булган яки хәбәрсез югалган очракта гына түгел, ә ул хәрби хезмәттән азат ителгәннән соң, махсус операциядә алган җәрәхәтләре яисә авырулары нәтиҗәсендә вафат булган очракта да компенсация бирелә. Компенсацияне гариза бирүче соңгы өч елда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләнмәгән бурычлары булмаган очракта ала.

Компенсацияне түләү яки түләмәү турындагы карарны гариза бирүченең яшәү урыны буенча урнашкан республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге бүлекчәләре кабул итәчәк.

Компенсацияне 2026 елның 1 декабреннән бирә башларга җыеналар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар