Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен кредит каникуллары

news_top_970_100
Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен кредит каникуллары
Михаил Захаров / "Татар-информ"

Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен кредит каникуллары: кемнәргә кагыла һәм аларны ничек алырга?

Өлешчә мобилизациягә эләккән яки үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына киткәннәр банктан кредит каникуллары алырга хокуклы. Россия Үзәк банкы кредит каникулларын ничек рәсмиләштерергә, хәрби хезмәткәрләрдән кала, аларны тагын кемнәр алырга хокуклы, һәм каникул чорында ипотека процентлары ничек исәпләнәчәгенә аңлатма бирде.

Кредит каникуллары мобилизацияләнеп я контракт буенча хезмәт иткән, яки махсус хәрби операциядә катнашкан вакытка тагын 30 көн өстәлеп бирелә. Төп шарты: кредит мобилизацияләнгәнче яки махсус хәрби операциягә киткәнче алынган булырга тиеш.

 

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Кредит каникуллары кемнәргә тиеш?

Каникуллар кредит яки заем түләүләрен вакытлыча туктатып торырга мөмкинлек бирәчәк. Бу – барлык төр кулланучылар кредитларына һәм заемнарына, шул исәптән, ипотека һәм кредит картасы түләүләренә дә кагыла. Бурычның күләме, шулай ук, ​​кредитлар саны мөһим түгел.

Белешмә

Кредит каникуллары турындагы закон Дәүләт Думасы тарафыннан 2022 елның 28 сентябрендә кабул ителде һәм теркәлү өчен Федерация Советына җибәрелде. Ул ипотека, кулланучылар кредиты яки заемны мобилизацияләнгәнче яки махсус хәрби операциягә кергәнче алган гражданнар өчен тәгаенләнә.

Төп шарты: кредит мобилизациягә кадәр яки махсус хәрби операциядә катнашканчы алынган булырга тиеш. Кредит каникуллары мобилизация башланган көннән – 2022 елның 21 сентябреннән, ә кредит карталары өчен – каникул сорап гариза биргән көннән иртәрәк башлана алмый.

Кредит каникуллары хәрбинең мобилизацияләнеп я контракт буенча хезмәт иткән, яки махсус хәрби операциядә катнашкан вакытына тагын 30 көн өстәп бирелә. Бу вакыт аерым очракларда озынайтыла да ала. Мәсәлән, заемчы хәрби хезмәт вакытында яраланган, имгәнгән яки чирләп киткән очракта, стационарда дәваланган вакыт аралыгына озайтыла.

Мобилизацияләнгән яки үз теләге белән махсус хәрби операциягә киткән шәхси эшкуарларның алган кредитлары һәм заемнарына да кагыла бу каникуллар.

Кредит каникулы бирүдән банк һәм ломбардларның баш тартырга хакы юк. Ләкин заемчы канун критерийларына туры килергә тиеш.

Кредит каникулларына кемнәрнең хокуклары бар?

  • Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары, ​​алдан алынган кредит һәм заемнар өчен*;
  • Кораллы Көчләргә мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләр;
  • Контракт буенча Кораллы Көчләрдә, шулай ук, ​​Милли Гвардия гаскәрләрендә хезмәт үтүче хәрби хезмәткәрләр;
  • Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коткару хәрби бүлекчәләре, хәрби прокуратура һәм «Оборона турында» 61нче Федераль Законның 1нче статья 6нчы пунктында күрсәтелгән бүтән орган хезмәткәрләре;
  • Россия территориясендә урнашкан һәм махсус хәрби операция үткәрүне тәэмин итүче чик хезмәте хәрбиләре;
  • Үз теләге белән хәрби операциядә катнашучылар.

* Хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына тормыш иптәше, балигъ булмаган балалары яки тәрбиягә алынган затлар керә. Шулай ук, 18 яше тулганчы инвалидлык алган балалары һәм уку йортларында белем алучы (читтән торып түгел) 23 яшькә кадәрге балалары.

Гаризаны ничек бирергә һәм кая тапшырырга? Кредит каникуллары автомат рәвештә исәпләнми, бары тик махсус хәрби операциядә катнашучы заемчының гаризасы нигезендә бирелә. Гаризаны банк филиалына килеп, шәхсән тапшырырга мөмкин. Шулай ук, күп кенә эре банкларда кредит каникулларын рәсми сайтта шәхси кабинетыгызда калдырган гариза нигезендә рәсмиләштерергә мөмкин.

Банкка кредит яки заем килешүе гамәлдә булган теләсә кайсы вакыт аралыгында, ләкин 2023 елның 31 декабренә кадәр генә мөрәҗәгать итәргә була. Кредит каникулларын теләсә кайсы вакытта өзәргә (түләү графигына кире кайтырга) ярый – бу хакта кредиторга (банкка) хәбәр итү дә җитә. Шулай ук, кредит каникулларын өзми генә дә, булдыра алган кадәр түләүләрне кертә торырга була. Алар төп бурычны түләү өчен кулланылачак, һәм каникуллар беткәндә процентлар азрак җыелачак, дип аңлата Россия Үзәк банкы.

 

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Махсус хәрби операциядә катнашу турындагы документларны үз банкыңа ничек тапшырырга?

Мобилизацияләнүче документларын үзенең махсус хәрби операциядә катнашуын раслаучы мөрәҗәгать белән бергә тапшыра ала. Ләкин гариза биргән вакытына документларын тапшыра алмаса, банк, МФО (микрофинанс оешмасы) яки бүтән кредитор аларны мөстәкыйль рәвештә Оборона министрлыгыннан яки башка ведомстводан сорап алырга хокуклы.

Шулай ук, банк бу документларны мобилизацияләнүчедән турыдан-туры сорый ала. Мондый очракта, заемчы буларак, документларны бу өстенлекле чор тәмамланганчы тапшырырга кирәк, югыйсә каникулларны кире кагачаклар. Әгәр дә гаризаны хәрбинең гаилә әгъзалары бирә икән, алар никах таныклыгы кебек туганлык мөнәсәбәтләрен раслаучы документ тапшырырга тиеш.

Банк кредит каникулы турындагы гаризаны 10 көн эчендә карый, аннары заем алучыга каникул бирелүе яки гаризасы кире кагылу турында хәбәр итә. Әгәр дә заемчы 15 көн эчендә банктан гаризасының канәгатьләндерелүе яки кире кагылуы турында хәбәр алмаган икән, кредит каникулы гариза җибәрелгән вакыттан алып гамәлдә санала. Банк яки башка кредитор заем алган кешегә кредит каникулы чорына яңа түләү графигын җибәрә.

Кредит каникуллары чорында кичектереп түләү

Паникага бирелергә кирәкми! Әгәр дә кредит түләүләрендә тоткарлык килеп чыккан һәм сезгә штраф яки пеня санаганнар икән, каникул вакытында алар «туңдырылачак». Ягъни, артмаячаклар. Каникул тәмамлангач исә аларны түләргә тиеш буласыз. Шул ук вакытта, 2022 елның 24 февраленнән алып, кредит каникуллары турындагы закон үз көченә кергән вакыт аралыгындагы штраф яки пеня түләнми.

Бу мөһим: хәрбинең залогка салынган фатирын яки машинасын сатарга банкның хокукы юк. Каникуллар дәвам иткәндә, бурычларны түләтү хезмәте, үз эшчәнлеген башлаган булса да, туктатып тора.

 

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Кредит һәм ипотека буенча процентлар: алар белән ничек көрәшергә?

Кредит каникулы чорында бурыч өчен процентлар җыелуын дәвам итә, ләкин шартлары – башка. Кулланучылар кредитлары һәм заемнар, шулай ук, ​​кредит карталары өчен ул – каникул сорап гариза биргән көнгә булган кредит күләме уртача базар бәясенең 2/3е кадәр. Аларны Россия Банкы квартал саен исәпли. Алар белән Россия Үзәк банкының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Ипотека кредитлары һәм заемнар буенча процент килешү нигезендә билгеләнгән ставка буенча җыела. Бурычларны заемчы тулысынча түләп баргандагы кебек, ягъни һәр түләү вакыты саен процент санау базасы кими, кечерәя. Шул ук вакытта, заемчы кредит каникуллары чорында түләнмәгән бурычларны беренчел график буенча башкарырга тиеш түләүләрдән соң кайтара.

Кредит каникуллары тәмамлангач, ничек түләргә?

Ипотека, кулланучылар кредитлары һәм заемнар өчен түләү вакыты, ким дигәндә, каникул вакытына озайтыла. Өстенлекле (льготалы) вакыт беткәч, периодик түләү күләме элеккечә кала. Банк яңа түләү графигын кредит каникуллары тәмамланганчы заемчыга җибәрергә тиеш. Шуны да онытмаска кирәк: алар кредит тарихына тәэсир итмиләр һәм аны боза алмыйлар.

 

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Махсус хәрби операциядә катнашучы һәлак булса, аның кредиты нишли?

Хәрби хезмәткәр һәлак булган яки I төркем инвалид калган очракта, аның бар бурычлары юкка чыгарыла. Шулай ук, гаиләсе әгъзалары алган кредитлар да исәптән төшерелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100