Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус хәрби операциядә һәлак булучылар җәннәткә эләгәме – мөфти Камил Сәмигуллин җавабы

«Бәрелештә шәһит булып кайтам» дип кенә җәннәткә кереп булмый», – ди мөфти.

news_top_970_100
Махсус хәрби операциядә һәлак булучылар җәннәткә эләгәме – мөфти Камил Сәмигуллин җавабы
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин
Михаил Захаров

Бүген Казанның «ЦУМ» сәүдә үзәгендә яңа намаз уку бүлмәсе ачылышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Интертат» хәбәрчесенең махсус хәрби операциягә кагылышлы сорауларына җавап бирде.

Камил хәзрәт, махсус хәрби операциядә һәлак булучылар җәннәткә эләгәме?

Һәр кешенең җәннәткә керүе Аллаһы Тәгаләнең әмере буенча гына була. Ул бөтен гамәлләребезне нияткә карап бәяли. «За Сталина!» дип үлгән кешене дөрес юлда үлмәгән, дип әйтә алабыз. «Ватан өчен, әнием өчен, анда минем җирем» дип, дөрес итеп ният кылынса, иншалла, Раббыбыз гафу итсә, җәннәткә керү ихтималы бар. «Бәрелештә шәһит булып кайтам» дип кенә җәннәткә кереп булмый. Имансыз кеше берничек тә шәһит була алмый. Беренче шарт – ул иман. Икенче шарт – ният.

Чит илгә качып китүчеләрнең, әсирлеккә бирелүчеләрнең гамәле гөнаһмы? 

Без моңа бәя бирә алмыйбыз. Кешегә бәя бирергә хакыбыз юк. Һәр кеше барысы өчен дә үзе җавап бирәчәк. Хәрби әсирлеккә үз ихтыяры белән керсә, ул әйбәт нәрсә түгел. Әсирлек –  ул шундый тәкъдир. Котылырга насыйп булсын аларга. Махсус хәрби операциядә катнашучылар исәнлегенә, анда һәлак булучыларны искә алып, мәчеттә без дога кылдык инде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100