Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус хәрби операциядә һәлак булган Чаллы егетләренең исемнәрен мәңгеләштерәләр

Каһарман егетләрнең исеме автошәһәрнең «Ватан-ана» мемориаль комплексында урын ала.

news_top_970_100
Махсус хәрби операциядә һәлак булган Чаллы егетләренең исемнәрен мәңгеләштерәләр

Бу хакта Чаллы шәһәре матбугат хезмәте яңалыкларына таянып, «Казанские ведомости» яза.

Махсус хәрби операциядә һәлак булган Андрей Яранцевның исеме язылган элмә тактаны Чаллының «Ватан-ана» мемориаль комплексына беркеттеләр. Чарада каһарманның гаилә әгъзалары – әти-әнисе һәм абыйсы катнашты, диелгән «Казанские Ведомости» корреспонденты Эдуард Салихов язмасында.

Егет 1996 елда Чаллының 27нче мәктәбен тәмамлаган, дип сөйләделәр автошәһәр мэриясе матбугат хезмәтендә.

Яранцев кайнар нокталарда хезмәт иткән. Россия, Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы медальләре белән, гомере өзелгәннән соң – Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Элегрәк Чаллы мэриясе матбугат хезмәте, шулай ук, махсус операция вакытында һәлак булган Дамир Габидуллин белән саубуллашу турында хәбәр иткән иде. Яуда ул рухи көч, сугышчан батырлык үрнәге күрсәткән һәм соңгы минутына кадәр антына тугры калган, дип яза «ВК» корреспонденты Роза Габитова.

Ул контракт буенча хезмәт иткән.

Габидуллин Чаллыда туып үскән, Яр Чаллы политехник көллиятен тәмамлаган. Дамир Габидуллинның исемен «Ватан-ана» мемориаль комплексында урнаштырачаклар, дип билгеләп үтә матбугат хезмәте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100