Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус хәрби операция ветераны: «Яндырып алган кебек булды – кулым юк иде...»

35 яшьлек Дмитрий Талапин махсус хәрби операция зонасында кулсыз калган. Өенә кайткач, башкалар белән бертигез була алмам, дип борчылган. Тик туганнары, хезмәттәшләре, «Ватанны саклаучылар» фонды вәкилләре ветеранда яшәү дәрте уята алган.

news_top_970_100

«Безгә танк атты»

Дмитрий Талапин Чиләбедә туган, тик аның тормышы турыдан-туры Чаллы шәһәре белән бәйле. Биредә 6 нчы мәктәпне тәмамлагач, политехник көллияттә укыган, «КамАЗ» заводында практика үткән, армиядә автомобиль гаскәрләрендә хезмәт иткән. Заводта эшләгән. 2022 елда ул мобилизацияләнгән.

Мин эләккән 1232 нче мотоукчы полкы Татарстанда формалаштырылган. 1 ай дәвамында Казан янындагы полигонда укулар уздык. Аннары Белгород өлкәсенә җибәрделәр, анда без Белгород өлкәсенең Нагорье бистәсе янындагы палаткалы лагерьда урнаштык. 2 атна торганнан соң, без чикне чыктык, – дип сөйли Дмитрий.

Дмитрий Талапин алгы сызыкка килгәннән соң икенче көнне яраланган.

Безгә танк атты. Без окоп казыдык, траншеягә барганда, минем янда снаряд шартлады. Төрле җәрәхәтләр алдым: сул аягым сынды, баш сөягенә кыйпылчык эләккән һәм сул кулымның бер өлеше өзелгән иде. Башта нәрсә булганын аңламадым да. Башым шаулады, ә аннары яндырып алган кебек булды – кулым (кул чугы) юк иде. Егетләр шунда ук яныма йөгереп килделәр, укол ясадылар, аягымны һәм кулымны бәйләделәр. Һәм мин аңымны югалта башладым, –дип искә ала махсус хәрби операция ветераны.

«Элеккеге тормышка кайта алмам инде, дип уйладым»

Башта Дмитрий Сватоводагы госпитальгә эләккән, аннары аны Белгородка, соңрак Мәскәүгә күчергәннәр. Анда 7 ай дәваланганнан соң, өенә кайткан.

«Башта күңелемә авыр булды. Туган шәһәремә кайтсам да, элеккеге тормышка кайта алмам инде, дип уйладым», – ди Дмитрий.

Тик барысы да җайланган: аны туганнары, хатыны, кызлары, әнисе кайгырта. Ул заводка эшенә кайта. Хәзер Дмитрий анда мастер булып эшли.

«Минем үз кабинетым бар, компьютерда уң кулым белән эшлим, проблемалар чыкмый», – ди ул.

Дмитрийның 2 протезы бар. Аларның берсен РФ Оборона министрлыгы биргән.

«Мин аны әйберне тотып алырга кирәк булганда кулланам. Мәсәлән, өйдә вак-төяк ремонт ясаганда. Һәм шулай ук балык тотканда. Мин – һәвәс балыкчы, спиннинг белән тотарга яратам. Бу эшемне ташларга туры килер, дип борчылдым, ләкин – юк. Монда да җайлаштым. Һәрвакытта да бик оста килеп чыкмый, әмма мин тырышам», – ди Дмитрий.

Шулай ук «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстандагы филиалы Талапиннар йортында «акыллы розеткалар» урнаштырырга ярдәм иткән. Әлеге розеткалар график буенча яки смартфоннан, яки акыллы колонкадан команда буенча автоматик рәвештә кабына һәм сүнә, үзләренә тоташкан төрле приборларны эшләтеп җибәрә алалар.

Спорт – реабилитациянең иң тиз ысулы

Фонд ярдәме белән Дмитрий спорт протезы да алган. Махсус хәрби операциягә кадәр ул еш кына тренажерлар залына йөргән. Балачактан футбол, кикбоксинг белән мавыккан. Хәзер, протез ярдәмендә, ул шөгыльләнә ала.

Ә шөгыльләнүнең максаты да бар: Дмитрий махсус хәрби операция ветераннары арасында спорт ярышларында катнаша.

Фото: © Д.Талапин; «Ватанны саклаучылар» фонды, https://chelny-izvest.ru

Талапин сәламәтлеге чикле спортчылар арасында чаңгы ярышлары буенча узган Татарстан Республикасы беренчелеге чемпионатында катнашкан.

Ярышлар Мамадышта узган, һәм анда 60тан артык чаңгычы катнашкан. Ике яшь категориясендә ярышканнар. 20 яшькә кадәр һәм аннан да өлкәнрәк яшь категориясе билгеләнгән. 5 километрлы дистанцияне үткәннәр.

Дмитрий көчле рухын күрсәткән. Юграда март аенда узган кышкы спорт төрләре буенча «Ватанны саклаучылар кубогы»на эләккән. Ханты-Мансийскида 5 көн дәвамында Россиянең 60 төбәгеннән 475 махсус операция ветераны берничә спорт төрләрендә ярышканнар: чаңгы, биатлон, следж-хоккейда, тау чаңгысы спорты һәм сноубордта.

«Чаңгы ярышларында бер нюанс бар иде – спортчыда ике таяк урынына бер генә иде», – дип билгеләп үтә Дмитрий. Ул турнирга тагын бер кат барырга әзерлеген белдергән.

Чыганак: «Челнинские известия», Эльвира Мөхәммәтдинова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100