news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Махсус операциягә мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары өчен гинеколог махсус акция уздыра

news_top

Чаллыдагы «Танар» клиникасы мобилизацияләнгән ир-атларның хатыннары өчен акция уздыра. Алар өчен гинекологта һәм гинеколог-эндокринологта тикшеренү бушлай булачак. Моның өчен алар ирләренең мобилизацияләнүе турында документ күрсәтергә тиеш була. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Акция ирләре махсус хәрби операция зонасында булган хатын-кызлар өчен 13 февральдән 13 майга кадәр дәвам итә.

Искәртеп үтик, Чаллыда мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары өчен төрле ярдәм чаралары бар. Аларга, бала тапкач, 100 мең сум акча бирәләр. Хәрбиләрнең балаларына мәктәпкәчә тәрбия һәм мәктәп белеме бирү өчен түләүне шәһәр үз өстенә алды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар