news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Махсус операциядән яраланып кайткан Мөслим егете сөйгәненә тәкъдим ясаган

news_top
Махсус операциядән яраланып кайткан Мөслим егете сөйгәненә тәкъдим ясаган
видеодан скриншот

Махсус операциядән яраланып кайткан Мөслим районы Вәрәшбаш авылы егете, «Малай» кушаматлы хәрби, сөйгәненә тәкъдим ясаган. Хәрби, һич көтмәгәндә, яраткан кызы утырган кафега килеп керә, аңа йөзек һәм ап-ак чәчәк бәйләме суза. Кыз тәкъдимне кабул итә. Кафеда утыручылар да әлеге матур мизгелләрнең шаһиты була, алар, яшьләрне котлап, бердәм алкышлый башлыйлар.

Әлеге видео белән социаль челтәрләрдә Метрәй егете, махсус операциядәгеләрнең якын дусты, шагыйрь Рүзәл Минһаҗев бүлешә.

«Шатлыгымны җиткерәсем килә. Бу егет – минем күрше Вәрәшбаш авылы егет. Махсус операция зонасының иң кайнар нокталарында хезмәт итә. Күптән түгел генә каты яраланды. Бүген ул туган якларына кайтты һәм сөекле кызы, минем авылдашым, Метрәй дип янып яшәгән Илүзәбезнең кулын сорады.

Нинди шатлыклы мизгелләр! Котлыйм сезне, яшьләр! Шушы сынау дөньясында бер-берегезне югалтмыйча яшәргә насыйп итсен Раббым», – дигән Рүзәл.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар