Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операциядән ялга кайткан хәрбине зурлап каршы алганнар – видео

news_top_970_100
Махсус операциядән ялга кайткан хәрбине зурлап каршы алганнар – видео
Социаль челтәрләр

Блогер Гүзәл Ханованың әнисенең тормыш иптәше (үги әтисе) махсус операциядән 2 атналык ялга кайткан. Фәнисне вокзалда байраклар, шарлар тоткан якыннары каршы алган. Дуслары аның махсус операциядә төшкән фотоларын куеп, «Безнең герой» дигән плакат та ясап алып килгәннәр. Фәнис үзенә бүләк ителгән шарларны, тынычлык теләп, һавага очыртып җибәргән.

Ә инде Балтачка кергәндә, Фәнисне тагын бер сюрприз – сыйныфташлары көтеп торган.  Бу кадәр игътибардан  өлкән яшьтәге хәрбинең күңеле тулган. «Солдат каршылау»ның видеоларын Гүзәл социаль челтәрләргә керткән. 

«Атмосфераны сез дә тоегыз! Шатлыктан Фәниснең күзләре яшьләнде… Ә мин бер генә сүз кабатладым: «Син бик яхшы кеше, син моңа лаек», – дип язган ул. 

Гүзәл үзенең блогында үги әтисенең искиткеч киң күңелле кеше булуын, балаларын да, оныкларын да үзенекеләр кебек яратуын даими яза. Мобилизацияләнеп, махсус операциягә киткәч тә виртуаль дусларына Фәниснең хәлләрен сөйләп торды. 

Ниһаять, гаилә, вакытлыча булса да, яңадан бергә!

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100