Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операциядән ялга кайткан Аксубай егете әти-әнисе белән күрешә – ихлас видео

news_top_970_100
Махсус операциядән ялга кайткан Аксубай егете әти-әнисе белән күрешә – ихлас видео
видеодан скриншот

Аксубай районы Яңа Ибрай авылы егете Ильяс Минабетдинов Украинадагы махсус операциядән 2 атналык ялга кайткан. Хәрбинең башта – гаиләсе, аннары авылда гомер кичерүче әти-әнисе янына кайтып төшүен видеога төшергәннәр. Ильясның хатыны, балалары, әти-әнисе Котдус абый һәм Фәния апа белән ихлас күрешү мизгелләре күздән яшьләр китерә.

Ильяс Украинага узган елның көзендә мобилизациягә эләгеп киткән. Гаиләсе белән Түбән Кама шәһәрендә яши. Махсус операциягә киткәнче шин заводында эшләгән.

Видеоны Ильясның әнисе Фәния апа рөхсәте белән урнаштырдык.

«Бик борчылып озатып калган идек, сеңлем. Кыш буена дөнья яктысы күрмәдек… Инде Аллаһы Тәгалә туктатсын иде бу хәлләрне. Бик авыр бит барыбызга да.

Инде ярый, улыбыз элемтәдә булды. Безгә шалтырата алмаганда, тормыш иптәшенә булса да язып торды. Коръән кулда инде, Аллаһы Тәгаләдән сорап, ялварып, бары тик аңа гына ышанып яшәдек… Моннан ары да Аллаһы Тәгәлә һәрберебезнең балаларын сакласын йөртсен, барысы да исән-имин йөреп кайтсын», – дип изге теләкләрен җиткерде Фәния апа.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 21 март 2023
    Исемсез
    Эфэрин... Безнең авыл егетләре сынатмаска.....
  • 21 март 2023
    Исемсез
    Сугыш ачысын үз җилкәләрендә татыган, авырлыкларга түзгән, сынмаган, сыгылмаган ир-егетләребезгә мең рәхмәт! Ходай аларга көч, сабырлык бирсен, рухларын сындырмасын. Әти-әниләргә, тормыш иптәшләре, балаларына сабырлык, түземлек бирсен! Тизрәк туктасын бу мәгънәсез сугыш!!!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100