Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операциядән кайткан Рөстәм Гыйлемханов: «Әнигә «үлгән» дигән хәбәр килгән»

Хәрби хәрәкәтләр ветераны Рөстәм Гыйлемханов авыру әнисе янына туган авылына кайткан. Ул махсус хәрби операция зонасында булганда, олы яшьтәге әнисенә, улың һәлак, дигән хәбәр килеп өлгергән.

news_top_970_100
Махсус операциядән кайткан Рөстәм Гыйлемханов: «Әнигә «үлгән» дигән хәбәр килгән»
Фото: "Нократ" басмасы сайтыннан

Рөстәм Гыйлемхановның балачагы Мамадыш районының Җәнлек совхозы бистәсендә узган. Рөстәмгә 3 яшь булганда, аның әтисе мәрхүм була. Аның тормыш иптәше Сәйдә ханым – тол, ә 3 бала ятим кала.

«Апам миннән 12 яшькә олырак, абыем Рәшит – 2 яшькә. Җәнлек совхозы бистәсендә татар мәктәп-гимназиясен тәмамладым, без укыганда ул шулай атала иде. Аннан белемне Казан сәүдә-икътисад техникумында алдым. Техникумны тәмамланган елны армиядән абыем кайтты, һәм тиздән солдат киемен мин дә кидем», – дип искә ала ул.

Рөстәм Гыйлемханов 2 ел Түбән Новгородта хәрби частьтә хезмәт итә. Кайткач эшкә урнаша, гаилә кора. Аларның ике кызлары – Әмирә һәм Агилә дөньяга килә. Тик бу гаиләдә бәхет гомерлек булмый – ир белән хатын аерылыша. «Олы кызым минем белән, кечесе әниләре белән яшәргә калды. Ләкин минем өчен 2 балам да бик якын, без һәрвакыт очрашып, аралашып торабыз», – дип уртаклаша ир-ат.

2022 елда махсус хәрби операция башлангач, Рөстәм беренче көннәрдә үк анда китү турында уйлана, тик бер нечкәлек була. Ул елда аның олы кызы 9 сыйныфта була. Ул 9ны тәмамлап, укырга керергә тели. Бала өчен әтисенең терәк булуы кирәк вакыт.

«Башта Әмирәнең мәктәптә йомгаклау имтиханнары булды, аннары без документларны Чаллы төзелеш көллиятенә тапшырдык. Кызыма ярдәм итү өчен, махсус хәрби операциягә китүне кичектердем. Яңа уку елы башлану белән, 2022 елның сентябрендә, без абый белән РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзедек. Абыем 2017 елда берничә ай Донецкта хезмәт итте, азмы-күпме белә иде», – дип сөйли Рөстәм.

Әниләре Сәйдә ханым улларының карарын тыныч кабул итә. «Сез инде – олы ир-атлар, сезгә каршы килергә минем хокукым юк», – ди.

Кызларым минем карарга башта каршы иде. Барысы да әйбәт булачак, дип, мин аларны тынычландырдым. Без абый белән Луганск һәм Донецк юнәлешләрендә булдык. Мин каты контузия алдым. Бервакыт, заданиегә киткәч, мин хәрби иптәшләрем белән күпмедер вакыт элемтәгә чыга алмадым. Ул вакытта мине үлгән дип уйлаганнар. Бу дөрес булмаган хәбәр минем әнигә дә кайтып җиткән. Әни моны бик авыр кичергән. Күрәсез: мин исән. Бүгенге көндә мин – хәрби хәрәкәтләр ветераны», – ди Рөстәм Гыйлемханов.

Махсус хәрби операциядә ул нәкъ 2 ел була. Ир-атны гаилә хәле буенча өйгә «комиссовать» итәләр. «Әни бик каты авырый башлады. Аңа инде 82 яшь, берничек тә ялгызын калдырырга ярамый. Апам Санкт-Петербургта яши һәм эшли, башта әнине ул карады, аннары мин кайттым», – дип сөйли Рөстәм.

Аңа тыныч тормышның беренче 2 ае бик авыр бирелгән.

Адаптация чоры авыр булды. Баштарак миңа ялга кайттым да, озакламый яңадан махсус операция зонасына китәрмен кебек тоелды. Табиблар мине тынычландырды, организм өчен бу – нормаль халәт, барысы да җайга салыначак, диделәр. Минем абыем әле дә махсус хәрби операция зонасында. Хәзерге вакытта ул ялда», – ди хәрби хәрәкәтләр ветераны.

Хәзерге вакытта ир-ат эшкә урнашмаган, чөнки авыру әнисен карый. Ул үзенең киләчәген туган авылында гына күрә. «Үз эшемне булдырырга телим. Төрле дәүләт программаларын, бизнес-план төзү нечкәлекләрен өйрәнәм», – дип уртаклаша Рөстәм Гыйлемханов.

Чыганак: «Нократ» басмасы

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100