Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операциядән кайткан егет сөйгәненә тәкъдим ясаган – ихлас видео

news_top_970_100
Махсус операциядән кайткан егет сөйгәненә тәкъдим ясаган – ихлас видео
Социаль челтәрләр

Махсус операциядәге Башкортстан егете Руслан Сафин сөйгәне Гүзәлия Ишниязова янына, туган көненә сюрприз ясап кайтып төшкән. Егетнең ниятләре дә җитди: күз яшләренә чыланып, кочагына атылган Гүзәлиягә Руслан барлык җыелган кунаклар алдында кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган. Көтелмәгән, ләкин куанычлы очрашудан ихлас хисләр –әлеге видеода. 

«Ничек мату-у-ур. Бәхет һәм мәхәббәт сезгә», «Чын мәхәббәт менә шундый була. Чын хисләр бу видеода. Сөйкемле кыз, син бу егет белән таш стена артында кебек яшәрсең. Бик матур пар, бәхетле булыгыз. Сугышлар гына тизрәк бетсен иде», «Бәхетегез чиксез булсын. Бер-берегезне саклагыз», – дип комментарийлар калдыралар видео янында. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100