news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Махсус операциядән кайткан Азат Бадранов Башкортстанда яңа вазифага билгеләнде

news_top

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров махсус операциядән кайткан Азат Бадрановны Республика Башлыгы администрациясе җитәкчесенең эчке сәясәт буенча беренче урынбасары итеп билгеләде.

Моңа кадәр Республика Башлыгы администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары булган Урал Килсенбаев Башкортстан Хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары вазифасына күчә. Азат Бадранов карамагында элек булган мәсьәләләр дә аның күзәтчелегендә кала.

29 сентябрьдә Башкортстан вице-премьеры Азат Бадранов махсус хәрби операция зонасына үз теләге белән хезмәткә китте. Республика башлыгы Радий Хәбиров хезмәттәше һәм дустына теләктәшлек белдерде. Азат Бадранов 3 октябрьдән хәрби әзерлек узган. Соңрак ул махсус хәрби операция зонасына октябрь ахырында – ноябрь башында китәчәген хәбәр итте. Ноябрь ахырында ул хәрби хезмәткә үз теләкләре белән китүчеләрдән тупланган Шәйморатов исемендәге батальон сафына алынган.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 18 апрель 2024
    Исемсез
    Фикерлэр БИК куп сугыш бетмэгэн эле ничек кайтып эшкэ урнашкан
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар