Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операциядән кайткан әтинең кызы белән очрашуы – елата торган видео

news_top_970_100

Чаллының 19нчы мәктәбендә бүген көтелмәгән, әмма бик тә шатлыклы очрашу булган. Махсус операциядән кайткан әтисе, зур йомшак уенчык, чәчкәләр күтәреп, дәрес вакытында кызының сыйныф бүлмәсенә килеп кергән.

Типсә тимер өзәрлек ир-ат үзләреннән-үзләре аккан күз яшьләреннән аз гына да читенсенми. Кыз исә «әтием» дип үксеп елый башлый, «сине башка беркая да җибәрмәс идем» дигән сыман, әтисен кысып-кысып кочаклый. Әлеге видеодан бала белән ата арасындагы эчкерсез мөнәсәбәтләр, ихлас хисләр бөркелә. Видеоны «Чаллы ТВ» телекомпаниясенең «Телеграм» каналына куйганнар.

Хәрби моңа кадәр 2 тапкыр Чечня сугышында катнашкан булган. «Бу юлы да читтә кала алмадым. Мин үземнең барырга тиешлегемне белә идем. Якыннарымның терәк булуы көч бирде, исән-сау кайтырга ярдәм итте», – дигән ул. Озак вакытлар әтисен күрми торган Язилә исә: «Әтиемнең кайтачагын белмәгән идем. Мин бик шат. Аны күрү белән елап җибәрдем. Бик нык сагындым», – дип сөйләгән телекомпания хәбәрчеләренә. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100