Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операциядән ялга кайткач, батып үлгән балыкчы хатыны: «Уттан чыкты, суда калды»

Башкортстанда Караидел елгасында Актаныш районы Тыңламас авылы егете Айдар Гикрамин батып үлгән. «Шушы арада гына, 3-4 көн эчендә кабат хәрби операциягә китәргә тиеш иде, госпитальдән учеттан да төшкән иде. Аңа частькә килеп җитәргә 4 көн вакыт бирделәр», – дип, «Интертат» хәбәрчесенә аның тормыш иптәше Лилия сөйләде.

news_top_970_100
Махсус операциядән ялга кайткач, батып үлгән балыкчы хатыны: «Уттан чыкты, суда калды»
Лилия Гикраминаның шәхси архивыннан

Актаныш районы Тыңламас авылында яшәүче Гикраминнар гаиләсенең капкасын көтмәгәндә кайгы килеп шакый. 2 март кичендә балыкка дип чыгып киткән ире Айдар Гикрамин батып үлә. Ачы югалту кайгысыннан тавышы калтырап торса да, тормыш иптәше Лилия ире турында сөйләде, хәтерендә Айдар белән кавышкан мизгелләрен дә яңартты.

Без Айдар белән 2010 елда танышып, 2011 елда гаилә кордык. Башта Чаллыда яшәдек. Анда 2 кибет ачып, йорт җиһазлары җитештерү белән шөгыльләнә башлаган идек. Яши торган җиребез янында дуңгыз фермасы салып куйдылар да, ирем белән авылга кайтып яшәргә карар кылдык, – дип башлады ул сүзен.

Шулай итеп Гикраминнар гаиләсе, кайтып, Актанышта төпләнә. Алар Айдарның әтисе авылына Тыңламаска кайталар, 2021 елда йорт торгыза башлыйлар.

2022 елда иремне хәрби операциягә алып киттеләр. Ул анда 1 елдан артык булды. Берсендә июньдә ялга кайтты, аннары миңа операция ясыйсы булгач, октябрьдә ял биреп кайтардылар. 1 ай буе мине карады.

Аның кулында ярасы да бар иде. Ул вакытта Луганскидагы госпитальдә ятты, шунда дәваланды. Монда кайткач, авыртуны баса торган дарулар эчеп торды, аннан, массажга йөреп, кулы рәтләнде. Октябрьдә кайткан вакытта, Айдарның үзенә дә операция булды. Шушы арада гына, 3-4 көн эчендә кабат хәрби операциягә китәргә тиеш иде, госпитальдән учеттан да төшкән иде. Аңа частькә килеп җитәргә 4 көн вакыт бирделәр, – дип аңлатты Айдарның тормыш иптәше.

«Батып үлүенә берсе дә ышанмады»

Айдар буш вакытында су астында балык тоту белән шөгыльләнгән. Үзенә күрә бер ял итү рәвеше була. 2 март көнне ир, кабат хәрби операциягә киткәнче дип, балыкка барып кайтырга була.

«Егетләр белән Уфа ягына барып кайтам әле. Тегендә китсәм, әллә кайтам, әллә юк», – дип чыгып киткән иде ул. Бу – аның хобби, яраткан шөгыле иде. Алар шулай су астына махсус киемнәр киеп төшәләр иде. Җәй көне булачак ярышка дип тә әзерләнделәр. «Икенче ялга кайткан вакытта ярышка барам әле», – дип җыенды Айдар. Уттан чыкты, шунда суда калды инде, – дип елый Лилия.

Айдар үзенең иптәшләре белән Караидел (Уфа) елгасы буенча Кызыл Чишмә бистәсе ягына китәләр.

Алар анда 4әр кешедән торган 2 төркем иделәр. Анда суга төшкән балыкчыларны көймә карап тора. Алар фонарь белән йөзеп йөргәндә, су өстеннән күренеп тора. Су астына махсус камералар белән төшеп, видеолар да төшерәләр иде.

Айдарны югалтканнар алар. Нәрсә булганын берсе дә аңлата да алмый, белми дә... Берсе дә 9, 12шәр метр тирәнлеккә төшкән кешенең шулай батып үлүенә ышанып бетә алмый. Айдар 1-1,5 метр су эчендә батып үлгән.

Ул елга өстендә боз юк. Бер култык бар анда. Аны шул култыктан табып алганнар. Анда бозы бар. Ул анда кысылып калган. Тизрәк судан чыгарып реанимация дә ясап караганнар, ашыгыч ярдәм дә чакыртканнар, тик ул зәңгәрләнгән булган инде, – ди хатыны, күз яшьләрен тыя алмыйча.

Фото: © Лилия Гикраминаның шәхси архивыннан

«Бер кайтыр кебек, һаман ышана алмыйм»

Лилия сүзләренә караганда, Айдар суда бик яхшы йөзгән. Су астында балык тоту белән дә 4 еллап шөгыльләнгән.

Агыйделдә бик тирәнгә кадәр төшәләр иде. Аны су астыннан балык тотарга өйрәткән танышы Таулан Лайпанов та бик мактый иде. «Шунда ук 9 метрга төшүче минем иң беренче укучым», – дия иде ул.

Айдар бераз чирләп тора иде. «Барма, барма», – дигән идем мин аңа. Дарулар эчеп чыгып китте. Бәйрәмнәрдә гаиләләребез белән җыелып барырбыз, дип тә уйлаган идек. Шулай булса, яр кырыеннан без күреп калып, бәлки, үзен саклап та калган булыр идек... Язмыштан узмыш юктыр инде ул. Әле монда үлде... Егетләр «тегендә» дә үләләр, туганнары гәүдәләрен таба алмыйлар. Анда үлеп калса, таба алмыйча да ятар идек, дип тә уйлап куям. Үз-үземне шулай тынычландырам инде. Ул минем өчен сугышка киткән кебек кенә, кайтыр кебек, әле һаман да ышана алмыйм.

Кайнанама да бик авыр. Эчтән еласа да, тышка чыгармаска, миңа сиздермәскә тырыша.

Анда 2 команда бит. Алар икесе дә суга кергәннәр, шуның аркасында буталчык булгандыр. Таулан Айдарны алга киткән дип уйлаган. Көймә белән килгәч, аңа аның артка калганын әйткәннәр. Алар Айдарны күрмәгәч, кире кайтканнар. Анда инде аның гәүдәсен күреп, судан чыгарганнар.

Таулан әйтүенчә, ул култыкка берничек тә кереп булмый. Сай гына җир, дип сөйли ул аны. Ничек кергән ул анда? Әллә кызыксынып, балык юкмы икән, дип кергәнме. Анда бит моторлы көймәләр дә күп йөри. Шуларның дулкыны аркасында шунда кереп китмәде икән, дип тә уйлыйм, – ди Лилия.

Фото: © Лилия Гикраминаның шәхси архивыннан

«Ул бит үзе дә балык кебек йөзә иде»

Тормыш иптәше сүзләренә караганда, Айдар хәтта үзе генә дә шулай балыкка йөргәләгән. Лилия, елый-елый, иренең һәлак булуы турында хәбәр иткән төнне исенә төшерде.

Ул гадәттә, судан чыккач ук миңа шалтыратып: «Машинаны җылытырга куйдым, кайтырга чыгам», – дип хәбәр сала иде. Бу юлы китте дә, төш вакытында барып җиткәч кенә сөйләшеп алдык. Аннары мин аңа шалтыраттым да шалтыраттым... Ул миңа киткәндә «берүзең кунма» дигәч, мин апаларга төшеп киттем. Әле сәгать 11ләр тирәсендә йокламаган идек. Әллә нишләп йөрәгем тотып алды, агарып киткәнемне күреп, апам да куркып китте. Өйгә кайтасым килә, дип, кайтып киттем дә яттым.

Бер ярты сәгатьтән Таулан шалтыратты. «Айдар батып үлде» дигәч, мин әле «ник көләсез миннән» дим, ышанмыйча. Алар киткәндә дә «10сына хәтле булабыз әле, 8 Мартлар үтеп китсен», – дип шаярып утырганнар иде. Шуңа әйтәләрдер, дип уйладым.

Аннан Тауланның хатыны Лиза килде, әти-әнием, апам килеп җиттеләр. Кеше өзелеп тормады. Бик зур рәхмәт инде аларга, берүземне генә калдырмадылар. Башта Айдарның дусты ышанмаган иде. Шундый тәҗрибәле кешенең батып үлүенә берсе дә ышанмады башта. Ул бит үзе дә балык кебек йөзә иде... – ди ул.

Шулай итеп, Лилия 38 яшьлек ирен җир куенына иңдерә.

Йорт-җирне бар итеп яши генә башлаган кебек иде. Гараж сала башлаган идек, хәрби операция башланды. Октябрьдә кайтканда бетмәгән эшләрне ашкынып эшләп йөрде: бетон койдырды, капкалар куйдырды... Җәйгә калдырасы килмәде шул.

Вафатына 2-3 көн кала әллә ниләр сөйли башлады. «Мин үлсәм, син башка кияүгә чыкмассың инде», – ди. Аннары утырды-утырды да: «Ничек чыкмыйсың инде, берүзең тормассың ич», – ди. «Кит, теләсә нәрсә сөйләп утырма әле», – дидем мин аңа шул вакытта.

Соңгы арада Айназны сөйләде, бик юксынды аны. Алар Айназ белән бер ротада иделәр. Менә хәзер алар кабат бергә инде...

12 ел бергә торып, бала булмады безнең. Кая гына барып карамадык. Мин юл һәлакәтенә эләгеп шулай булды. Бала да алып карыйсы идек, тик чират җитмәде шул безгә. Тагын берүзем калдым инде... – дип өзгәләнә хатын.

Айдар Гикрамин гаиләсенең, туганнары һәм якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 9 март 2024
    Исемсез
    Бу бик авыр кайгы!сезгэ,туганнарыгызга ходай сабырлык бирсен иптэшегезнен авыр туфрагы жинел булсын, урыны ожмах турлэрендэ булсын АМИН
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100