Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операциядәгеләргә ярдәм җыючы Рүзәл Минһаҗев: «Котламагыз мине Яңа ел белән!»

news_top_970_100
Махсус операциядәгеләргә ярдәм җыючы Рүзәл Минһаҗев: «Котламагыз мине Яңа ел белән!»
социаль челтәрләр

Шагыйрь, махсус операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм җыючы Мөслим егете Рүзәл Минһаҗев сторислары аша үзен Яңа ел белән котламауларын үтенгән.

«Котламагыз, кирәкми! Егетләр өчен дога гына кылыгыз. Котламагыз бәйрәм белән! Шәхсән минем өчен бу – бәйрәм түгел. Егетләр ут эчендә, канга батып ятканда…

Ул салютлар элек тә шулай күп шартлый идеме икән, хәзер генә күземә ташлана башладымы? Безнең егетләрнең 95 проценты штурмда, 70 проценты – хәбәрсез…

Котлаганчы, догада булсак иде… Салют шартлатканчы, аларга икмәк белән су җибәрсәк иде…

Күп нәрсәне аңлап бетерә алмыйбыз шул. Андагы тормыш белән мондагы тормыш – җир белән күк арасы. Күз алдына да китерә алмыйбыз, китерергә дә язмасын. Югалту өстендә югалту», – дигән шагыйрь.

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 4 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Бик дорес э
  • 4 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Дорес сойли сез Рущил энем
  • 3 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Ә нигә фикерне карап чыгарга кирәк? Сезгә охшамаячак ул, билгеле.
  • 3 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Әйе, иң шәп егетләребез канга батып көрәшеп ятканда - ТНВда Фазлыевлар шашына. Шашынып сикереп, тирләп пешеп шыңшыйлар, ах-ох киләләр. Чын сәнгать шушылай була микән??? Кызганып, оялып утырасың...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100