Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операциядәгеләргә кайсы районнарда ничек ярдәм итәләр?

news_top_970_100
Махсус операциядәгеләргә кайсы районнарда ничек ярдәм итәләр?

Актаныш районы башлыгы хәрбиләрнең әти-әниләре, хатыннары белән очрашты

​Актаныш районыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның саны артканнан-арта бара. Авылда калган әти-әниләре, хатыннары, балалары гаилә терәкләреннән башка ничек яши, аларны нинди сораулар борчый? Бүген «Яшьлек» яшьләр үзәгендә район башлыгы Ленар Зарипов белән бер төркем җитәкчеләр әлеге мәсьәләләрне өйрәнде. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Ленар Зарипов махсус хәрби операциядәгеләр белән элемтәләрне югалтмыйча, алга таба да аларга гуманитар ярдәм оештырылачагын әйтте.

Очрашуга кайнар ноктадан икенче тапкыр ялга кайткан Илнар Гикрамин да килгән иде. Ул барлык ярдәм итүчеләргә, гуманитар ярдәм оештыручыларга барлык хәрбиләрр исеменнән зур рәхмәтен белдерде.

Алдан ук хәбәр ителсә дә, әлеге мөһим очрашуга килүчеләр саны әллә ни күп дип әйтеп булмый. «Без – бергә!» волонтерлар төркеме җитәкчесе Гөлинә Иделбаева кайбер гаиләләрнең үзләре белән бөтенләй элемтәгә кермәүләренә борчылып, алар белән, бәлки, психологларга эшләргә кирәктер, дигән тәкъдимен җиткерде.

Сораулар әңгәмә барышында бер-бер артлы яңгырап кына торды. Улларын сугышка озаткан өлкән яшьтәге абый-апалар да, ирләрен өзелеп сагынучы ханымнар да, игътибар белән тыңлаучыларны күреп, күңелләрен борчыган сорауларын бирде.

Кемгәдер утын кирәк, кемнеңдер ире контракт төзеп махсус хәрби операциягә китсә дә, балалар бакчасына түләүдән азат ителмәгән, ә кайсыбер авылларда иң күп егет мобилизацияләнеп тә әти-әниләренең хәлен белүче юк, яисә урамы һаман да пычрак, баткак. Ә кемнеңдер мал асрый торган лапасы җиргә авыша башлаган...

Сорауларның берсе дә җавапсыз калмады. Җитәкчеләр мөрәҗәгатьләрнең барысын да язып алды, якын арада хәл итәргә вәгъдә бирделәр.

Апас районы башлыгы махсус операция зонасына гуманитар йөк алып барды

Татарстанның Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин махсус операция зонасына гуманитар йөк алып барды һәм якташ хәрбиләр белән аралашты.

«Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, һәр хәрби хезмәткәргә кирәкле әйберләрдән – 110 данәдән 20 мең сумлык посылка әзерләнгән. Бу комплектларны һәм тагын 3 машинаны сугышчыларга хәрби хәрәкәтләрдә куллану өчен тапшыралар.

Район делегациясе гуманитар йөкне Сватово, Макеевка, Аникеево һәм Новотроицкига илтеп җиткерә.

Айрат Җиһаншин билгеләп үткәнчә, хәрбиләр яхшы кәефтә, сәламәт һәм һәркемгә зур сәлам җиткерәләр.

Шулай ук Лисичанск шәһәрендә Апас районы башлыгы ТР Премьер-министры урынбасары Евгений Варакин белән очрашты. Алар шәһәр халкына һәм шәһәрне төзекләндерүдә ярдәм итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы вице-премьеры белән аралашканда, Апас районы «Бердәм Россия»нең җирле бүлеген ремонтлауны үз өстенә алачак, дигән карар кабул ителә.

Бөгелмә районы башлыгы хәрбиләргә «Батырлык өчен» медальләрен тапшырды

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров хәрбиләргә «Батырлык өчен» медальләрен тапшырды. Махсус хәрби операциядә катнашучылар – ефрейтор Таһир Рәхмәтов һәм кече сержант Денис Зәкиев югары бүләкләргә лаек булды. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.

Бу көннәрдә хәрбиләр кыска вакытлы ялда.

«Сез – чын геройлар! Сезнең хезмәтләрегезне Россия Президенты Владимир Владимирович Путин, командование, хезмәттәшләрегез билгеләп үтте. Без сезнең көчле рухлы, чыдамлы, хәрби бурычка тугры булуыгыз белән чын күңелдән горурланабыз. Туганнарыгызга һәм якыннарыгызга рәхмәт. Аларның сезнең көчегезгә һәм мәхәббәтегезгә ышанулары куркыныч минутларда ярдәм иткәндер. Үз чиратында, сез, гаиләләрегез киләчәктә бернигә дә мохтаҗ булмасын өчен, без барысын да эшлиячәкбез», – дип билгеләп үтте Линар Закиров.

Алабугада ялга кайткан мобилизацияләнгәннәр район башлыгы белән очрашты

Алабугада мобилизацияләнгән якташлар белән очрашу узды. Хәрбиләр өчен концерт әзерләнде, соңыннан алар район җитәкчелеге белән сөйләшә алды. Рөстәм Нуриев беренче чиратта хәрбиләрнең, аларның гаиләләренең ихтыяҗлары белән кызыксынды. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

«Бергә булырга һәм курыкмаска!» Бу сүзләр махсус хәрби операциядә катнашучы 66 яшьлек хәрбидән яшьрәкләргә теләк булып яңгырады. Бүген ул – сугыш хәрәкәтләре ветераны, яше буенча эштән киткән. «Мин – патриот, мин үз илемне, Татарстанны, Алабуганы, гаиләмне яратам һәм аларны якларга киттем», – ди хәрби хезмәткәр.

Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә район Ветераннар советы да ярдәм күрсәтә. Аның вәкилләре блиндаж шәмнәре, маскировкалау челтәрләре, гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша.

– Без, ветераннар, мобилизацияләнгәннәр белән очрашуларда даими катнашабыз, моннан тыш, аларны үз яныбызга чакырабыз, шәхсән аралашабыз. Егетләр бүген бөтенләй башка, аларның чын хәрбиләр булуы һәм үз бурычларын үтәргә әзер торулары сизелеп тора, − ди Ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов.

Очрашуда Алабуга шәһәр прокуроры Рөстәм Шәрәфетдинов һәм аның өлкән ярдәмчесе Иван Пензин да катнашты.

– Алабуга шәһәр прокуратурасы тарафыннан махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның хокукларын үтәү тикшерелде, аның барышында гражданнарның 20 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү белән тәэмин ителүе ачыкланды. Моннан тыш, гаиләләргә шәһәр һәм район буенча бушлай йөрү өчен транспорт карталары, шулай ук спорт объектларына, кинотеатрга һәм уен бүлмәсенә бару өчен абонементлар бирелде. Моннан тыш, гаиләләр муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында балаларны карау өчен түләнә торган ата-аналар түләвеннән азат ителгән, балалар мәктәпләрдә кайнар ризык белән тәэмин ителгән, – дип билгеләп үтте Иван Пензин.

Алабуга районы махсус хәрби операция зонасына 209 тонна гуманитар йөк озатты

Татарстанның Алабуга районы, махсус хәрби операция башланганнан алып, анда катнашучыларга, шулай ук Россиянең яңа төбәкләрендә яшәүчеләргә 209 тонна гуманитар йөк озатты. Акчага күчереп исәпләгәндә, бу – 253 миллион сум дигән сүз. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына муниципаль берәмлекнең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Шушы көннәрдә Алабугада «Көзге игелек атналыгы» акциясе кысаларында махсус операциядә катнашучы хәрбиләр белән очрашу булды.

Очрашу «Без – бергә!» гуманитар остаханәсендә узды. Биредә хәрбиләр гуманитар ярдәм җыю белән шөгыльләнүче волонтерларга рәхмәт әйтте һәм аларга бүләкләр тапшырды.

Аннары барлык активистлар һәм хәрбиләр «Көзге игелек атналыгы» акциясе кысаларында агач утырту акциясендә катнашты. Барлыгы 10 төп миләш утыртылды.

Аксубай районы башлыгы махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм алып барган

Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов, иреклеләр белән бергә, махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм алып барды. Хәрбиләргә посылкалар, автомобиль һәм җылы киемнәр алып барып тапшырдылар. Бу хакта «Аксубай» сайтында хәбәр ителә.

Аксубайлылар үз юлларын берьюлы дүрт юнәлешне – Луганск һәм Донецк халык республикаларын, Запорожье һәм Херсон өлкәләрен колачларлык итеп төзегәннәр.

Ерак юлга, гуманитар ярдәмне җыярга ярдәм итүче меңләгән игелекле район кешесенең хәер-фатыйхасы һәм догалары белән, йөк төялгән 4 автомобиль чыгып китте. Махсус хәрби операция зонасына 4 тонна гуманитар ярдәм алып барылды. Шул исәптән – мобилизацияләнгәннәрнең берсенең гаиләсе һәм туганнары сатып алган автомобиль дә, волонтерлар аны ерак юлга әзерләде һәм адресатка тапшырды.

Аксубайлылар, Ватанны саклаучы якташлары янына бару өчен, 2000 километрдан артык юл узды. Һәрвакыттагыча, төркемне отставкадагы полиция подполковнигы Анатолий Скворцов җитәкләде.

– Һичшиксез, анда бер тапкыр булган кеше инде элеккечә булмаячак. Безнең егетләр – барысы да, һичшиксез, геройлар, без Ватанны саклауга баскан һәркем белән горурланабыз. Без алар белән куркынычсыз территориядә очраштык, кемдер алгы сызыктан яңа гына чыккан иде. Әмма аларның берсе дә «куркыныч, авыр» дип зарланмады. Безнең бурыч – аларга ышанычлы тыл тәэмин итү һәм ярдәм итү, – диде район башлыгы.

«Камил Гыйльманов якташларыбыз белән очрашуның фото һәм видеоматериаллары белән уртаклашты. Махсус хәрби операция зонасына аксубайлылар алар өчен барлык кирәкле әйберләрне – азык-төлек продуктлары, көнкүреш ихтыяҗлары өчен газ плитәләре, кер юу машиналары, пауэр-банклар һәм хәрби бурычларны үтәү өчен кирәкле махсус чаралар алып барганнар», – диелгән хәбәрдә.

Посылкаларда, аларны җыючыларның кул җылыларыннан тыш, хәрбиләр һәрвакыт көтеп торган – балалардан хатлар. Универсаль технологияләр техникумы студентлары Ватанны яклаучылар өчен ипи һәм камыр ризыклары пешергәннәр һәм «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» дигән видео-сәлам тапшырганнар.

Балык Бистәсе Сватовога хәрбиләргә һәм Рубежноеда яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җибәргән

Балык Бистәсе районыннан чираттагы ярдәм партиясе белән муниципалитет делегациясе Сватово шәһәре янындагы хәрбиләр янында булды. Бу юлы махсус операциядә катнашучыларга генератор, мич, рация, бензопычкы, җиңел машиналар өчен 5 комплект тәгәрмәч, санитар-гигиена кирәк-яраклары һәм маскировкалау челтәрләре алып барды.

Моннан тыш, разведчиклар өчен 5 кием комплекты, «Нива» автомашинасы, кер юу машиналары да бар. Шулай ук бәрәңге, кишер, кәбестә дә фронт линиясенә китерелде. Балык Бистәсе районы хатын-кызлары өй токмачы һәм чәкчәк тә җибәрде.

«Татар-информ»га Балык Бистәсе районы матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, барлыгы 1 млн сумлык ярдәм алып киткәннәр.

Очрашулар бик җанлы, җылы шартларда узды. Хәрбиләр әлеге йөкне җыюны оештыруда ярдәм иткән барлык райондашларына рәхмәт белдерде.

Моннан тыш, Рубежноеда яшәүчеләргә 5 тонна он китерелгән. Шәһәр халкы татарстанлыларга ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Луганск Халык Республикасының тагын бер шәһәре Рубежное турында кайгырту бу елның маенда Татарстанга йөкләнгән иде. Яңа шефлыкка алынган торак пункт Лисичанскидан кечерәк, ләкин яхшырак сакланган.

Зәй кызы госпитальләргә гуманитар ярдәм җыеп җибәрә

Зәйдән игелекле кешеләр ярдәме белән гуманитар ярдәм җыелып, айга 2 мәртәбә госпитальләргә озатыла. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

Наталья Березина – Зәй кызы. Шәһәрдә логистика юнәлешендәге бер оешмада хезмәт куя. Эштән соң, ял көннәрендә, ул госпитальләргә, беренче линиядәге фронт хәрбиләренә кирәкле әйберләрне җыеп, аны озату эшен башлап йөри. Мессенджерларда 9 төркем берләшеп, уртак җиңү өчен, хәриләребезнең исән-сау әйләнеп кайтулары өчен, алар зур эш алып баралар. Гуманитар ярдәм күрсәтүчеләрнең 5 ноктасының үзәге – Зәй.

Госпитальләр, алгы сызыктагы хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм җыю Зәйнең үзәк стадионында оештырылган. Бирегә Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт районының Тихоновка авылыннан җыелган ярдәм китерелә. Алмаш киемнәр, медикаментлар, култык таяклары, инвалид коляскалары, урын-җир әйберләре, окоп шәмнәре, буржуйка-мичләр һәм башка бик күп кирәкле булган әйберләрне җыялар алар.

– Барысы да Каменск-Шахтинскийдан безнең Зәй кызы Евгения мөрәҗәгать иткәннән соң башланды. Без Евгения белән бергә эшләдек. Ул хәзер Каменск-Шахтинскида волонтерлык эшчәнлеге алып бара. Хәрбиләргә кайнар ашлар илтүне оештырган, хәбәрсез югалганнарны эзләү буенча эш алып барган. Шулай ук госпитальләрдә авыр яралыларны карарга булышалар: кашыктан ашаталар, юындыралар, кирәк-яраклар эзләп китерәләр. Ул ярдәм сорап миңа мөрәҗәгать итте, – ди Наталья.

– Гуманитар ярдәм район-шәһәр халкы булышлыгы белән җыела. Ә аны урынга илтүдә район эшмәкәрләре ярдәм итә. Николай Тихонов гуманитар ярдәм илтү өчен машина бирә, ул үзе дә анда барып кайтты. Шулай ук Илдус Шиһапов безгә машина белән ярдәм итә, – ди Наталья.

Натальяның 2 ир туганы махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган. Алар Казаннан чакырылган булганнар.

Зәй районы Александр бистәсе мәктәбе укытучысы окоп шәмнәре ясаган

Зәй районы Александр бистәсе мәктәбенең технология укытучысы Нияз Һадиуллин махсус хәрби операциядәге егетләргә җибәрү өчен окоп шәмнәре ясый. Ул инде барысы 2000нән артык шәм ясап, егетләргә җибәргән. Бу хакта «Зәй хәбәрләре» сайтында язалар.

Окоп шәмнәре хәрбиләр өчен бик тә кирәк. Әлеге шәмнәр ярдәмендә хәрбиләр ашарга әзерли, аның янында җылына, вак-төяк әйберләрне, аяк киемнәрен киптерә, землянка һәм окопларны яктырта ала. Аңа күп урын да кирәкми. Әгәр дә ул шәмне окопта кечкенә чокырга куйсаң, ут тышкы якка күренми.

«Парафинны үзем эретәм, укучыларны, зыянлы һава суламасыннар дип, бу эшкә тартмыйм. Ә банка-савытларны, капларны алар белән бергәләп ясыйбыз», – ди Нияз Һадиуллин.

Ватаныбыз иминлеге сагында торучы егетләрнең кәефләрен күтәрү өчен, ул окоп шәмнәрен йолдыз формасы да куеп эшләгән. Ә шәмнәр тутырылган тартмаларга «Бу шәмнәр сезнең Җиңүгә юлыгызны яктыртсын! Ышанабыз һәм көтәбез!» дигән язу ябыштырган.

Яшел Үзәннән Донецк өлкәсе мәктәбенә уку кирәк-яраклары илттеләр

Яшел Үзән ветераннарының «Сугышчан туганлык» төбәк Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы, Яшел Үзән шәһәренең «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» хәрәкәте, шулай ук Снежное шәһәренең сугыш хәрәкәтләре ветераннары инициативасы белән «Донбасс балалары өчен» гуманитар йөк колоннасы оештырылды. Бу хакта «Яшел Үзән» хәбәр итә.

Бу юлы ярдәм Украи­наның Донецк өлкәсе Горловск районы Снежное шәһәрендә урнашкан 1нче мәктәпкә барды. Анда 1нче сыйныф укучылары өчен 120 комплект канцелярия кирәк-яраклары, сумкалар, туплар һәм башкалар тапшырылды.

«Абый, рәхмәт! Без бердәнбер тубыбызны скотч һәм клей белән ябыштырып арыдык инде», – дип, бер малай «Сугышчан туганлык» оешмасы рәисе урынбасары Руслан Хәсәновны шатлыгыннан кочак­лап ук алган.

Мәктәп директоры да аптырашта калган. Аңа, әлбәттә, Татарстаннан киләчәкләре турында алдан хәбәр ителә: «Мин сезнең шулкадәр күп әйбер алып килүегезне көтмәгән идем!» – ди ул.

«Безнең егетләр, шулай ук, Макеевка шәһәре гос­питале өчен йөк һәм Снежное шәһәре мәчетенә мөселман әдәбияты алып барып тапшырды», – диелгән хәбәрдә.

«Вудлорд» фаб­рикасы директоры На­талья Чураковага, «Консоль» җитәкчесе Ольга Катыхинага, шулай ук шәһәр һәм районның барлык битараф булмаган кешеләренә ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез, сездән башка без бу бәхетле йөзләрне күрмәс идек. Яшел Үзәннең А.М. Горький исемендәге заводы генераль директоры Александр Филипповка, шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистаховка гуманитар йөкне илтергә бирелгән транспорт өчен аерым рәхмәт», – дип шәрехли Руслан Хәсәнов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100