Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операциядәге хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә нинди ярдәмнәр каралган?

Бүген Татарстанда махсус операциядәгеләргә ярдәм уңаеннан «Все СВОи» акциясе уза.

news_top_970_100
Махсус операциядәге хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә нинди ярдәмнәр каралган?
Татарстаннан хәрби хәрәкәтләрдә, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм инвалидлар, бер тапкыр бирелә торган һәм айлык түләүләрне дә кертеп, социаль ярдәм чараларының зур исемлегеннән файдалана.
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Татарстанда хәрби хезмәткәрләргә нинди ярдәм күрсәтелә, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен пенсияләр һәм ташламалар билгеләгәндә нинди үзенчәлекләр исәпкә алына, аларның гаилә әгъзаларына нинди түләүләр каралган? Болар турында «Татар-информ»га Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин сөйләде.

Россия Геройлары ай саен 83,4 мең сум күләмендә түләү ала

Татарстаннан хәрби хәрәкәтләрдә, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм инвалидлар, бер тапкыр бирелә торган һәм айлык түләүләрне дә кертеп, социаль ярдәм чараларының зур исемлегеннән файдалана. Бу хакта «Татар-информ»да Наталья Рыбакова яза.

Хәрби хәрәкәтләр ветераннары ай саен өстәмә 3,8 мең сум акча ала. «Мондый түләүне Социаль фондның төбәктәге бүлекчәсеннән 30,5 меңнән артык кеше ала. Аны алу өчен гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки күп функцияле үзәктә бирергә мөмкин. Гариза биргәннән соң хәрби хәрәкәтләр ветеранына социаль фондка таныклыкның төп нөсхәсен яки аның нотариаль рәвештә расланган күчермәсен тапшырырга кирәк», – дип хәбәр итте Эдуард Вафин.

Россия Геройларына ай саен 83,4 мең сум күләмендә акчалата түләүләр каралган.

Махсус хәрби операциядә катнашып, инвалидлык алганнарга да түләүләр каралган. Хәрби җәрәхәтләр алган кешеләргә аена 7 мең сум түләнә. Моннан тыш, Социаль фонд линиясе буенча пенсия алучы хәрби җәрәхәтләр алган инвалидларга ай саен акчалата компенсация бирелә: беренче төркем өчен – 21,9 мең сум, икенче төркем өчен – 10,9 мең, өченче төркем өчен – 4,3 мең сум.

Авыру буенча инвалидлар түбәндәге түләүләрне ала: беренче төркем – 4,9 мең сум, икенчесе – 3,5 мең сум, өченчесе – 2,8 мең сум. Бу суммага социаль хезмәтләр җыелмасы бәясе керә – аена 1,4 мең сум.

«Инвалидлык буенча айлык акчалата түләү Социаль фонд тарафыннан гаризасыз билгеләнә», – дип аңлатты Эдуард Вафин.

Махсус хәрби операциядә катнашып, инвалидлык алганнарга түләүләр каралган. Хәрби җәрәхәтләр алган кешеләргә аена 7 мең сум түләнә.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Махсус хәрби операциядә катнашу вакыты икеләтә стажга исәпләнә

Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучылар гражданлык пенсияләрен билгеләгәндә ташламалар алырга хокуклы. Сүз югары пенсия стажы турында бара, махсус хәрби операциядә катнашу вакыты икеләтә стажга исәпләнә, һәм югары пенсия коэффициентларын куллану – елына 3,6.

«Махсус хәрби операциядә катнашу вакыты күп стаж өчен вакытыннан алда иминият пенсиясе билгеләгәндә дә исәпкә алыначак», – диде Эдуард Вафин.

Бу – картлык буенча иминият пенсиясе хокукы пенсия яшеннән 2 елга иртәрәк барлыкка килергә мөмкин, дигәнне аңлата, әмма ир-атлар өчен 60 яшь һәм хатын-кызлар өчен 55 яшьтән дә иртәрәк була алмый. Бу ташламадан 42 еллык иминият стажы булган ир-атлар һәм 37 еллык иминият стажы булган хатын-кызлар файдалана ала.

«Ирекле формированиеләрдә булган вакытта алган имгәнү яки авыру нәтиҗәсендә инвалид калучылар искәрмә булып тора. Хәрби хезмәткә үз теләге белән китеп инвалидлык алучыларга дәүләт пенсия тәэмин ителеше буенча инвалидлык буенча пенсия билгеләнә», – дип сөйләде Вафин.

Эдуард Вафин: «Махсус хәрби операциядә катнашу вакыты күп стаж өчен вакытыннан алда иминият пенсиясе билгеләгәндә дә исәпкә алыначак».

Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

Аерым алганда, беренче төркем инвалидлар 21,4 мең сум, икенче төркем инвалидлар – 17,8 мең сум, өченче төркем инвалидлар 12,5 мең сум күләмендә пенсия ала. Үз теләге белән хәрби операциягә китүченең 18 яшькә кадәрге балалары яки югары уку йортында яки техникумда көндезге бүлектә укучы 23 яшькә кадәрге балалары булса, пенсия күләме арта. Өстәмә акча инвалидлык буенча билгеләнгән пенсиянең күләменә карап билгеләнә, әмма 3 кешедән дә артыкка түгел.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәрби хезмәткәрләргә гражданлык пенсияләрен пенсия яшенә җиткәч, социаль фонд билгели. Пенсиягә иртәрәк чыккан хәрби хезмәткәрләргә һәм көч ведомстволары хезмәткәрләренә мондый түләүләрне хезмәт урыны буенча кадрлар бүлекчәләрендә билгелиләр.

Федераль закон буенча хәрби пенсионерларга 2023 елда картлык буенча хезмәт пенсиясенең иминият өлеше хокукы берничә шарт булганда бирелә.

«Беренчедән, иминият стажы ким дигәндә 14 ел булырга, ә индивидуаль пенсия коэффициенты ким дигәндә 25,8 булырга тиеш. Икенчедән, хәрби хезмәткәр пенсия яшенә җитәргә тиеш, ул быел, күчеш чорын исәпкә алып, хатын- кызлар өчен 56,5 яшьтән дә ким түгел, ә ир-атлар өчен 61,5 яшь тәшкил итә», – диде «Татар-информ» әңгәмәдәше.

Икенче пенсияне билгеләү өчен, хәрби пенсионер күпфункцияле үзәккә, социаль фондка мөрәҗәгать итәргә яки дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша гариза бирергә тиеш.

Фото: © «Татар-информ»

Инвалидлар дәүләттән индивидуаль реабилитация чаралары ала

Эдуард Вафин билгеләп үткәнчә, икенче пенсия билгеләгәндә, гражданнар учреждениеләрендә эшләгәндә, иминият взносларын исәпкә алу өчен, хәрби пенсионер мәҗбүри пенсия иминияте системасында теркәлергә тиеш.

Гражданлык стажы, иминият взнослары, хезмәт хакы күләме, шулай ук гражданлык оешмаларында эшләү чоры турындагы мәгълүматлар Социаль фондтагы шәхси хисапта чагылыш таба һәм иминият пенсиясенә хокукны билгеләячәк. Мондый пенсияне билгеләү өчен күпфункцияле үзәккә, социаль фондка мөрәҗәгать итәргә яки дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша гариза бирергә кирәк.

Пенсияләр һәм пособиеләрдән тыш, Россия Социаль фонды хәрбиләргә башка социаль гарантияләр дә бирә. Мәсәлән, әгәр хәрби хезмәткәр инвалидлыкка китергән җәрәхәтләр алган булса, фонд аны техник реабилитация чаралары белән тәэмин итә. Нинди әйберләр кирәклеген медицина-социаль экспертиза табиблары шәхси реабилитация һәм абилитация программасында яза.

«Россия Социаль фонды рәсми сайтында техник реабилитация чараларының федераль исемлеге бар. Кешегә үзе турында хәбәр итеп, тиешле документларны гына тапшырырга кирәк. Моны, читтән торып, дәүләт хезмәтләре порталында яисә күпфункцияле үзәккә шәхси визит белән эшләргә мөмкин», – дип аңлатты Вафин.

Хисапка куелганнан соң, әйберне 3 ысул белән алырга мөмкин: документларны социаль фондка тапшырырга һәм әйбернең бирелүен көтәргә, үзең сатып алырга, ә аннары фондтан компенсация алырга яки аны сатып алу өчен электрон сертификат кулланырга.

Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре хәрбиләрнең балаларына каралган айлык пособиеләрне алырга хокуклы.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Хәрбиләрнең гаиләләре балалар пособиеләре, торак-коммуналь хезмәтләр һәм ремонт өчен компенсацияләр ала

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә Социаль фонд тарафыннан гадиләштерелгән тәртиптә пособиеләр билгеләнә, һәм бу вакытта мобилизацияләнгәннәрнең керемнәре исәпкә алынмый. Мәсәлән, бердәм пособие һәм беренче бала туганда айлык пособиене билгеләү өчен гаиләнең мохтаҗлыгын бәяләгәндә, өлешчә мобилизация барышында чакырылганнарның керемнәре исәпкә алынмый.

«Мобилизацияләнгәннең гаиләсенә пособиеләр, хәрби комиссариаттан белешмә нигезендә, беренче тапкыр мөрәҗәгать иткәндә, 6 айга билгеләнә. Киләсе 6 айга түләүләрне озайтканда, белешмә кирәк булмаячак. Социаль фонд кирәкле мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә сораячак», – дип аңлатты Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе.

Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре хәрби хезмәткәрләрнең балалары өчен каралган айлык пособиеләрне дә алырга хокуклы. Түләү мобилизация көненнән билгеләнә, ул 1 елга яки бу вакыт аралыгында балага 3 яшь тулганчы бирелә.

«2023 елда балага айлык пособие күләме 15,5 мең сум күләмендә билгеләнгән. Әгәр гаилә түләүне сорап узган ел мөрәҗәгать итмәгән булса, ул мобилизация көненнән билгеләнә», – диде спикер.

Безнең илдә «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды булдырылды. Яңа гына ачылган фондның Казандагы филиалы һәм Россия Социаль фонды бүлекчәсе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Фото: rais.tatarstan.ru

Мобилизацияләнгән татарстанлының хатыны хәрби хезмәткә чакырылганда йөкле булса, гаилә 1 тапкыр бирелә торган пособие алачак. Быел хәрби хезмәткә чакырылган хәрби хезмәткәрнең йөкле хатынына пособие күләме 36,2 мең сум тәшкил итә.

«Әгәр үз теләге белән киткән хәрби хезмәткәр һәлак булса яки хәбәрсез югалса, тол хатыннары, ирләре яки ата-аналарына туендыручысын югалту буенча өстәмә пенсия түләнә», – дип хәбәр итте Эдуард Вафин.

Һәлак булган яки хәбәрсез югалган хәрби хезмәткәрнең гаиләсе ай саен акчалата компенсация ала. Һәлак булган хәрби хезмәткәрнең һәр гаилә әгъзасына түләү күләме 1нче төркем инвалид өчен айлык акчалата компенсацияне (21,9 мең сум), һәлак булган кешене дә кертеп, гаилә әгъзалары санына бүләләр. Шулай ук гаиләдәге һәр балага 2,8 мең сум күләмендә айлык пособие һәм торак-коммуналь хуҗалык чыгымнарының 60 процентын компенсацияләү каралган. Моннан тыш, 10 елга 1 тапкыр, туендыручысын югалткан гаилә әгъзалары йортны ремонтлау өчен бер тапкыр бирелә торган түләү алырга мөмкин.

Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча, безнең илдә «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды булдырылды. Яңа гына ачылган фондның Казандагы филиалы һәм Россия Социаль фонды бүлекчәсе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

«Бу хезмәттәшлек махсус хәрби операциядә катнашучыларның документларын, түләүләрен һәм барлык тиешле ярдәм чараларын рәсмиләштерү процессын сизелерлек тизләтәчәк. «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторлары аша хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзалары арасында Россия Социаль фонды тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре һәм түләүләр турында аңлату эше алып барыла. Без даими режимда мәгълүмат алмашабыз», – диде Эдуард Вафин.

Моннан тыш, Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге идарәчесе гражданнарны төрле мәсьәләләр буенча шәхсән кабул итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100