Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операциядәге хәрбиләр Фирдүс Тямаевка рәхмәт әйтә: «Һәрвакыт патриот булып кал!»

news_top_970_100
Махсус операциядәге хәрбиләр Фирдүс Тямаевка рәхмәт әйтә: «Һәрвакыт патриот булып кал!»
Видеодан скриншот

Фирдүс Тямаев үзенең автобусы белән ЛНР һәм ДНР халкына һәм хәрбиләргә гуманитар ярдәм җибәргән иде. Автобуста җырчының энесе Фирзәр барды. Махсус операциядә катнашкан хәрбиләр, Фирдүскә рәхмәт әйтеп, видео яздырып җибәргән. Фирдүс Тямаев ул видеоны социаль челтәрдәге аккаунтына урнаштырган. 

«Безнең егетләрдән кайнар сәлам», – дип язган җырчы видео астына. Видеода исә балаклава, каскалар кигән өч ир-ат барлык ярдәм итүчеләргә һәм Фирдүс Тямаевка рәхмәт әйтә.

«Әссәламегаләйкем барлык татарстанлыларга. Авыр минутларда безгә ярдәм иткән бөтен кешегә рәхмәт әйтәбез. Аерым рәхмәтне, күрсәткән ярдәме өчен, «братыбыз» Фирдүс Тямаевка әйтәсе килә. Фирдүс, сиңа бәхет, сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез. Һәрвакыт безнең илнең патриоты булып кал», – ди алар.

Комментарий язучылар ир-атларга теләкләрен һәм Фирдүс Тямаевка рәхмәт сүзләрен калдыралар.

«Афәрин! Изге эшләре үзенә икеләтә әйләнеп кайтсын», «Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, егетләр», «Фирдүс, чын күңелдән баш иябез», «Фирдүскә рәхмәт, эшләгән яхшылыклары үзенә яхшылык булып кайтсын», «Исән-сау кайтыгыз, балакайлар», «Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, Фирдүс, сезгә ярдәмегез өчен зур рәхмәт», – дип язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100