Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операциядәге Рузалиннан соңгы аудиохәбәр: «Минем «вичь» яхшы, сәлам әйт!»

news_top_970_100
Махсус операциядәге Рузалиннан соңгы аудиохәбәр: «Минем «вичь» яхшы, сәлам әйт!»

«Подслушано в Урмае» төркеме махсус операциядә Чувашиянең Комсомол районы Албус-Сөрби авылында яшәгән 49 яшьлек Азизов Рузалин Зиннәтҗан улы белән хушлашу чарасы узганын хәбәр итә.

Рузалинның алтын куллы, ярдәмчел, ачык, тормышны яраткан кеше булуын язганнар. Ул үз авылында мәчет төзүдә дә актив катнашкан.

2023 елның июлендә махсус операциягә китә, 17 декабрьдә һәлак булган. «Аның турында истәлек мәңге безнең йөрәкләрдә сакланыр. Аның туганнарына, якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерәбез. Без аның батырлыгына сокланабыз һәм югалту ачысын уртаклашабыз», – диелгән төркемдә.

Туганнары соңгы юлга озатуда тырышлык күрсәткән җитәкчеләргә, военкомга рәхмәт әйткән. «Рузалин абый да разыйдыр. Без сезгә бик рәхмәтле, башыбызны иябез», – дип язган Рузалинның туганнары.

Рузалинның туганы Фәймә Габдрахманова аның истәлегенә видеоролик ясаган. Анда Рузалинның аудиохәбәреннән соңгы сүзләре: «Фәймә апай, нихәл? Минем вичь («барысы да» мәгънәсендә, диалекталь сүз, «весь» дигәнне бозып әйтү – ред.) яхшы, сәлам әйт!» – ди ул, мишәрчәләп. Аннары ул, исән-сау кайтуга ишарәләп, дога кыла. «Ник кайтмыйлар икән кире, бигрәк авыр бит, урының җәннәттә булсын. Матур итеп өстәл әзерләдек, урының җәннәттә булсын», – дип язган Фәймә апа.

Рузалинны белүчеләр күпсанлы кайгы уртаклашу сүзләрен җиткергән.

«Безнең яраткан туганыбыз үлде, бик кызганыч, синсез безгә авыр»;

«Бик кызганыч булды, ишеткәч. Урыны оҗмах түрләрендә булсын. Рәхмәт. Безнең өчен гомерен бирде»;

«Рәхмәт барлык туганнарына, шундый геройны тудырганга, үстергәнгә, тәрбия биргәнгә әти-әнисенә рәхмәт»;

«Авыр туфрагы җиңел булсын, яшиләр, китеп әрәм булалар. Берни эшләп булмый, бик жәл балакай»;

«Рузалинның урыны җәннәттә булсын, бик иртә китеп барды, сугыш яшьне дә, картны да сайлап тормый»;

«Кешегә ярдәмчел кеше иде»;

«Аллаһы Тәгалә, туктат сугышны!» дип язучылар бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100