Социаль челтәрләрдә үзәк өзгеч видео тарала. Кушнаренко районының Байкал авылына махсус операциядә булган Артур кайтты. Бу хакта Башкортстанның «Кызыл таң» газетасы яза.
Егетнең әнисе улын каршы алырга урамга ук чыккан. «Ана өчен моннан да зуррак бәхет юк! Таралган хәбәрләрдә билгеләнүенчә, Артур – взвод командиры. 23 кешедән бары үзе генә исән калган... Аңа бары тик 23 яшь, 10 көнгә генә әнисе янына кайткан. Ул җәй башыннан башлап Украинада хезмәт итә.
Җәрәхәтләнгән егетнең тизрәк савыгуын телибез!» – дип яза «Кызыл таң».