Махсус операциядә улын югалткан ата, Ринат Рахматуллин җырын тыңлаганда, үксеп елый...
Ринат Рахматуллинның Чиләбе өлкәсе Арслан авылындагы концертында үзәкләрне өзәрлек авыр күренеш булган. Бу хакта ул «Интертат»ка үзе хәбәр итте һәм видеолар юллады.
Җырчы «Истәлек» җырын башкарганда, тамаша залындагы бер абый, күз яшьләреннән читенсенмичә, үксеп-үксеп елап утыра. Җырның сүзләре дә, көе дә аның йөрәгенә үтеп кергән, чөнки бу абыйның улы – махсус операция корбаны.
Җырның башында:
«Бу дөньяга туган һәркемнең дә
Язмышлары алдан язылган.
Кемдер яши озак, матур итеп,
Кемдер яши башлый сынаудан.
Яшь сабыйлар кала ятим булып,
Әти-әни назын тоймыйча.
Газиз балаларын җирли ата-ана,
Шат авазларын ишетеп туймыйча», – дигән, шигъри юллардан торган кереш өлеше бар.
Җыр үзе исә абыйсын югалткан егет исеменнән башкарыла. Аның көен Ринат Рахматуллин Нияз Гәрәев сүзләренә үзе иҗат иткән.
«Бу дөньяга килдек яшәргә дип,
Бер әнидән туып-яралып.
Бер канат астында үстек бит без,
Бер күкрәк сөтен яратып.
Ник белмәдем, ник сизмәдем икән,
Сиңа ярдәм кирәк чагымны.
Бүген сине исән күрер өчен,
Бирер идем хәтта җанымны…»
Баласын югалткан ата кеше җыр буе моңсуланып утыра. Ахырдан Ринат Рахматуллин әлеге абыйга: «Чын күңелдән кайгыгызны уртаклашам. Бик авыр хәбәр. Алга таба яшәр өчен көчле булыгыз! Рәхмәт улыгыз өчен, сезгә аны тәрбияләп үстергән өчен. Шушы батыр егетләр алдында рәхмәт әйтеп баш иям», – дип, рәхмәт сүзләре дә әйткән.