news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Махсус операциядә катнашучы Илмир Гүзәл Уразовага вәгъдә биргән

news_top
Махсус операциядә катнашучы Илмир Гүзәл Уразовага вәгъдә биргән
Фото: © социаль челтәрдән

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның Уфадагы концертына Украинадан кыска вакытлы ялга кайткан хәрби егет килгән. Ул махсус операциягә китәсе көнне Гүзәл һәм Илдар янына килеп танышып, аларга исән-имин әйләнеп кайтырга сүз биреп киткән булган.

«Истә, декабрь аенда «Юбилейный» мәдәният сарае каршындагы съемкалар вакытында Илмир безне күреп, килеп танышкан иде. «Мин бүген махсус операциягә китәм», – диде ул. Ул вакытта концертка эләгә алмады.

Мин шунда: «Илмир, барысы да яхшы булачак, күрерсең, безнең фәрештәләр саклап йөртәчәк сине. Вәгъдә бир», – дидем. «Вәгъдә бирәм, исән-сау кайтып җитәм», – диде. Менә бит, кайтып җиткән, концертыбызга килгән. Алга таба да исән-сау йөреп кайтыгыз. Егетләргә сәлам. Халык сезнең барыгызны да дәррәү алкышлап, көч биреп тора. Барыгызны да сау-сәламәт килеш биредә көтәбез. Барысы өчен дә зур рәхмәт», – ди аңа Гүзәл.

«Сезнең фәрештәләр мине, чыннан да, саклап йөртте», – дип елмайган Илмир.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар