Махсус операциядә катнашкан Алмаз турында: «Ул безнең хәтердә герой булып калачак»
Минзәлә районының Дәвек авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган 37 яшьлек Алмаз Фәрраховны соңгы юлга озаттылар. Бу хакта «Минзәлә-информ» сайты яза.
Алмаз Фәрраховның әби-бабасы Дәвек авылыныкы, ә ул үзе Чаллы шәһәрендә туып үскән. Махсус хәрби операциягә 2022 елның октябрендә киткән. Аңа 37 яшь булган.
Мәтам митингына Чаллыда яшәсә дә, кече ватаны – Дәвек авылына кайтып йөргән. Шуңа да авыл халкы аны үзенеке дә дип саный, дип яза басма.
Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов Алмазның туганнарының, якыннарының, балаларының кайгысын уртаклашты.
«Хөрмәтле җәмәгать, район халкы. Зур югалту. Иң беренче, барыбыз исеменнән әти-әнисенең, иптәшенең, балаларының, туганнарының зур кайгыларын уртаклашабыз. Мондый егетләр кайда гына булмасын, тамырлары белән Дәвектән, әтисе моннан, тумышы белән Чаллыдан булса да. Алар барыбер безнең егетләр. Шулай геройларча безне яклап, сугышта катнашып...
Барыбыз өчен дә зур югалту. Барыбызга да бергә булырга, бер-беребезгә ярдәм итеп яшәргә, шушындый герой егетләрне онытмаска, аларның гаиләләренә ярдәм итәргә, бөтен авыл белән, бөтен район белән ул эшләрне башкарып киләбе»з.
Мәрхүм белән хушлашырга Чаллының Үзәк районы башкарма комитеты башлыгы Эдуард Фәттахов та килгән иде. Ул Алмазны Чаллы шәһәренең һәм Татарстанның горурлыгы дип атады.
«Алмазның туганнары, әти-әнисе, якыннары. Бүген безнең хисләрне аңлатырлык сүзләр юк. Без бүген Чаллы шәһәренең, Татарстан республикасының иң яхшы улы белән хушлашабыз. Бу Чаллы өчен, Татарстан өчен зур югалту. Бүген махсус операция зонасында булган хәлләр... Кемдер тугандаш халыклар сугыша дип әйтә. Юк, анда тугандаш халыклар сугышмый, без анда тугандаш халыкны фашистлардан коткарабыз. Һәм безнең егетләр Ватанны, сезнең белән безне саклый. Бүген тыныч күк йөзе егетләребезнең үз-үзләрен корбан итүләре нәтиҗәсе. Туганнарына бу кайгы җиңәргә көч, сабырлык телим. Мондый ул өчен сезнең алда баш иям. Ул – чын герой. Алар барысы да безнең тыныч күк йөзе, тыныч тормыш өчен башларын салган геройлар. Авыр туфрагы җиңел булсын», - дип сөйләде Эдуард Фәттахов.
Минзәлә районы хәрби комиссары Сергей Владимиров Алмаз кебек безнең илебезне саклаган ир-атларны үсеп килүче буынга патриотизм үрнәге дип атады.
Районның имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков ислам кануннары җеназа намазы укып, мәрхүмне соңгы юлга озатты.