news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Махсус операциядә җитди яраланган Илмир әнисе янына кайткан – видео

news_top
Махсус операциядә җитди яраланган Илмир әнисе янына кайткан – видео
видеодан скриншот

Махсус операциядә аягы имгәнгән Илмир исемле егетнең, чәчәк бәйләмнәре күтәреп, әнисе янына кайтып керүен видеога төшергәннәр. Украинадан ялга кайтучы егетләребез арасында, кызганыч, Илмир кебек җитди яраланып кайтып керүчеләре дә бар шул. Әлеге ролик социаль челтәрләрдә таралды. «ВКонтакте»да Илмирның Бәтке авылы егете булуы хакында язалар. 

Мондый видеолар бер генә кешене дә битараф калдырмый. «Иң мөһиме – исән-сау, үз аякларында кайткан бит. Тизрәк тернәкләнә күр, солдат», «Якташыбыз, исән-имин әйләнеп кайтуың белән сине. Аллаһы Тәгалә сиңа һәм якыннарыңа сабырлык бирсен», «Тизрәк савыга күр, син – безнең героебыз», – дип комментарийлар калдыралар әлеге пост янында. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар