Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операциядә һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләрен кредит бурычыннан азат итәчәкләр

news_top_970_100

Дәүләт Думасы махсус хәрби операциядә һәлак булган яки инвалидлык алган хәрбинең әти-әниләрен кредит бурычларыннан азат итү турындагы закон кабул итте. Әлеге законны Махсус хәрби операция мәсьәләләре буенча эш төркеме тәкъдим итте. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең матбугат хезмәтенә сылтама белән gazeta.ru сайты яза. 

Әлегә кадәр бу ташлама белән хәрбинең хатыны, балалары яки аның тәрбиясендә булган кешеләр генә файдалана ала иде. Әлеге закон нигезендә, махсус операциядә һәлак булган яки инвалидлык алган хәрбинең кредитлары созаемщик булган әти-әнисенә калырга тиеш түгел, бурычлар тулысынча гамәлдән чыгарылачак.

Яңа закон балигъ булган созаемщик балаларга да кагыла.

Элегрәк эшче төркем Дәүләт Думасына махсус операциядә һәлак булган Эчке эшләр органнарының элеккеге хезмәткәрләренең гаиләләренә торак сатып алу яки төзү өчен бер тапкыр бирелә торган социаль түләүдән файдалану мөмкинлеге бирә торган закон проектын керткән иде. Документ шулай ук Эчке эшләр бүлеге хезмәткәре буларак барлык хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарга торак түләүләрен алуга өстенлекле хокук бирә. Хәзер мондый ташлама Әфганстан ветераннарына гына бирелә.

Шулай ук Дәүләт Думасы махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә түләүсез юридик ярдәм турында «Бердәм Россия» закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100