Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операциядә һәлак булган контрактникның тол хатыны иренең дустына кияүгә чыккан

news_top_970_100
Махсус операциядә һәлак булган контрактникның тол хатыны иренең дустына кияүгә чыккан
Фото: Рязань ЗАГС хезмәте аккаунтыннан

Рязань ЗАГСы җитәкчесе Елена Сорокина «матур мәхәббәт тарихы» белән бүлешә. Ул ВКонтакте челтәрендә язганча, махсус операциядә һәлак булган контрактникның тол хатыны хәрбинең хезмәттәшенә – Рязань югары хәрби-десант команда училищесы курсантына кияүгә чыкккан.

Владислав белән Полина беренче тапкыр Новосибирскида очраша. Аларны Полинаның ире таныштыра, ул Владиславның хезмәттәше була. «Полина шунда ук егетнең күңеленә керә, әмма ул сүз катарга базмый, чөнки ул аның дустының хатыны була», дип хәбәр итә Сорокина.

«Аннары куркыныч хәл була – Полинаның ире һәлак була. Тол хатын иң беренче итеп бу хакта Влаидславка хәбәр итә – дөресме-юкмы икәнен белешә, нишләргә икәнен сорый. Влад хатынга ярдәмгә килә – теләктәшлек күрсәтә, тынычландыра, ярдәм итә», – дип язган Елена Сорокина.

Соңрак Владислав Рязаньга килә һәм десант училищесына укырга керә. Алар телефоннан һәм социаль челтәрләрдән аралашуны дәвам итәләр. Аннары Владислав Полинага бергә булырга тәкъдим итә, һәм ул, 4000 километр юл үтеп, Рязаньга килә һәм алар өйләнешәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100