Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операциядә һәлак булган актанышлы Азат Тимеров Батырлык ордены белән бүләкләнгән

news_top_970_100
Махсус операциядә һәлак булган актанышлы Азат Тимеров Батырлык ордены белән бүләкләнгән
Фото: "Актаныш хәбәр" телеграм каналы

Актаныш районында махсус хәрби операциядә һәлак булган тагын бер хәрби – Такталачык авылыннан Азат Тимеров белән хушлаштылар. Матәм митингы мәрхүмнең туган нигезендә үткән. Хушлашу чарасында район башлыгы Ленар Зарипов, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, хәрбинең якыннары, күп санлы авылдашлары катнашты, дип яза «Актаныш хәбәр» телеграм-каналы.

  • Азат Тимеров 1986 елның 21 ноябрендә Актаныш районының Такталачык авылында туган. 2022 елның 27 октябрендә, контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китә. 2023 елның 30 декабрендә һәлак булуы турында хәбәр килә. Азат Илдус улы Батырлык Ордены белән бүләкләнгән.
  • «Интертат»ка билгеле булганча, Азат Тимеров көз көне ялга кайткан булган. Махсус операциягә кадәр Актанышның Киров авылында яшәгән. Мәрхүмнең кызы ятим калган.

Район халкы Азат Тимеровның әнисе Айсылу ханымның, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. «Айсылу апа, Азатыбызның якыннары. Авыр кайгыгызны тагын бер кат уртаклашабыз! Нык булыгыз. Азат ачык күңелле, ярдәмчел, шулчаклы иркенләп, ачык итеп сөйләшә иде, беркайчан да җавапсыз калдырмады. Соңгы гуманитар ярдәм барып җиткәч тә, аларга тиклем ул бик озак керде. 26 декабрьдә, рәхмәтләр әйтеп, «берүземә 7 коробка» дипләр язып жибәрде, балакаем. Авыр туфрагың җинел булсын, Азат, син мәңгегә безнең йөрәкләрдә», – дип яза Актаныш волонтерлары.

Хушлашу мәрисемендә район башлыгы Ленар Зарипов махсус хәрби операциягә киткән, әйләнеп кайта алмаган егетләргә, аларның гаиләләренә рәхмәтләрен әйткән.

Сезнең гаиләгә килгән зур югалтуны уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын. Нишлисең бит, Актаныш районы шундый батыр уллар үстереп, яу кырларына озаткан, алар качып ятмыйча, безнең иминлекне саклап, үзләренең гомерләрен бирделәр. Без сезгә шундый батыр уллар үстереп, илне, безне сакларга җибәргәнегез өчен рәхмәтле. Арабызда мобилизацияләнеп, хәзер ялга кайткан егетләребез дә бар. Егетләр, бик зур рәхмәт сезгә. Барыгыз да исән-сау әйләнеп кайтыгыз, без сезне көтәбез.

Райондашлар, аларның гаиләләрен беркайчан да онытмагыз, һәрвакыт ярдәм итеп килегез. Ике телем ипиегез булса, берсен аларга бирегез. Алар безнең тынычлыгыбыз өчен көрәшәләр. Егетләребез җиңеп кайтканчы, гаиләләрне ярдәмнән өзәргә ярамый. Матур итеп, бер-берегезне хөрмәт итеп яшәгез. Күреп торасыз, тормыш болай да кыска.

Азатыбызның гүр караңгылары якты булсын, авыр туфрагы җиңел, урыннары җәннәттә булсын, – дип сөйләгән Ленар Зарипов.

Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел булсын. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100