Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операциядә һәлак Арча егетенең фронт этен гаиләсенә алып кайтканнар

news_top_970_100
Махсус операциядә һәлак Арча егетенең фронт этен гаиләсенә алып кайтканнар
социаль челтәрләр

«Алга» батальоны солдатлары һәлак булган хезмәттәшләренең фронт этен Арчадагы гаиләсенә алып кайтып тапшырган. Бу хакта «Татарстан за Донбасс» «Телеграм» каналы яза. 

«Калым» позывнойлы хәрби әлеге этне Херсон өлкәсендә табып алган. Этне элекке хуҗалары ташлап калдырган булырга мөмкин. «Муська «Алга» батальоны белән махсус операциянең барлык фронт юнәлешләрен дә узган», –диелә хәбәрдә. 

Хезмәттәшләре сөйләвенчә, Калым этне бик яраткан һәм, сугыш беткәч, Арчага, кызлары янына алып кайтырга хыялланган.

«Муська безнең частьнең талисманы кебек булды. Бу эт хәрби формадагы кешеләргә тыныч карый, ә гади киемнән йөрүчеләргә өреп тавыш бирә иде. Алгы сызыкта вакытта эт «Калым» янәшәсеннән китмәде, хәтта аның кырыенда йоклады», – дип сөйләгәннәр хәрбинең хезмәттәшләре. 

«Калым» махсус операция зонасына үз теләге белән киткән. Аның 3 кызы калган. Хәзер Муська «Калым»ның гаиләсендә яшәчәк. 
 

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100