news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Махсус операциядә булучыларга фатир алырга ярдәм итәчәкләр

news_top

Казан мэриясе махсус хәрби операциядә булучыларга һәм аларның туганнарына тораклы булырга ярдәм итәчәк. Казан мэриясе сайтында шуңа кагылышлы карар чыкты. «Торак алуда кичектергесез ярдәм алуга хокуклы» дип тану турындагы карарга үзгәрешләр кертелгән.

Сүз «социаль ипотекага хокуклы» дип тану турында бара. Документтан аңлашылганча, түбәндәгеләр моңа хокуклы:

– хәрби хәрәкәтләрдә катнашып, инвалид калганнар;

– хәрби хәрәкәтләр ветераннары;

– хәрби хәрәкәттә инвалидлык алучыларның яки һәлак булучыларның туганнары;

– хәрби хезмәтне үтәгәндә һәлак булган хокук саклау органнары вәкилләренең туганнары;

– әсирлектә һәлак булучыларның һәм хәрби хәрәкәтләр барган җирләрдә рәсми рәвештә «хәбәрсез югалган» дип танылучыларның гаиләсе;

– махсус операция бурычларын үтәү өчен Украинага, ДНР, ЛНР, Херсон һәм Запорожье өлкәләренә җибәрелүчеләр;

– махсус операция барган җирләргә юнәлтелеп, шунда һәлак булучыларның гаилә әгъзалары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар