Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операциядә блиндажда камыр басучы хәрби шаярта: «Хатын да кирәк түгел хәзер»

news_top_970_100
Махсус операциядә блиндажда камыр басучы хәрби шаярта: «Хатын да кирәк түгел хәзер»
Видеодан скриншот

Махсус операциядәге хәрбиләр кыр шартларында ничек ипи пешерүләрен күрсәтте. «Наш Башкортостан» аккаунты камыр басып ятучы ир-ат төшерелгән видео урнаштырган.

Видеоязмадан күренгәнчә, блиндажда 2 хәрби ипи пешерү белән мәшгуль. Камыр басучы ир-ат: «Камыр басып, икмәк пешерәбез. Камыр басарга өйрәндек, тыныч тормышта хатын да кирәкми, кер юарга машинасы бар. Икмәк пешерергә камырны үзем баса беләм», – дип шаярта. Икенчесе аңа күбрәк сөйләргә ишарәли.

Әлеге видеоны аккаунт администраторы «махсус хәрби операция яугирләре көнкүрешеннән бер күренеш. Баймак егетләре бирешми, блиндажларын тиешенчә корып алган. Артур Гаделшин төче икмәккәме, май икмәккәме камыр баса. Исән-сау йөрегез, без сезне көтәбез» дигән сүзләр язып урнаштырган.

«Ай, тормыш шулай өйрәтә шул»;

«Егетләр, барыгыз да сау-сәламәт кайтыгыз. Сезнең өчен догада»;

«Булдыралар. Беркайда да бирешми башкортлар. Исән-сау әйләнеп кайтыгыз», – дигән теләкләр яза бу видео астына социаль челтәр кулланучылары.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 20 декабрь 2023
    Исемсез
    Хатын сезгэ ипи салып ,ашарга пешеру очен генэ кирэкмени????
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100