Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операциядә 4 бала әтисе, танылган табиб, яралыларны саклап калам дип, һәлак булган

news_top_970_100
Махсус операциядә 4 бала әтисе, танылган табиб, яралыларны саклап калам дип, һәлак булган

7 декабрьдә медицина взводы командиры, мотоукчылар батальоны табибы Михаил Каменев белән хушлаштылар. Хәрбине соңгы юлга озатуда Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров, Уфа хакимият башлыгы Ратмир Мәүлиев катнашты. Матәм чарасы Михаил Владимирович 2002 елдан бирле эшләгән Куватов исемендәге хастаханәдә узды, дип яза «ВКонтакте»да «Интересные новости Уфы и Башкирии» төркеме.

«Бүген авыр тойгылар белән биредә җыелдык. Михаил батыр кеше иде, аның автомобильдән качып чыгарга мөмкинлеге була, әмма ул иптәшләре янында кала һәм һәлак була. Авыр кайгыгызны уртаклашам, без һәрчак сезнең яныгызда булачакбыз. Егетләрнең хәтерен мәңгеләштерү буенча чаралар күрәчәкбез», – дигән Радий Хәбиров.

Россия Президенты Владимир Путин Указы белән, батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен, үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Указы белән, Шәйморатов ордены белән бүләкләнә.

  • Михаил Каменев – табиблар династиясеннән. Ул 1975 елның 27 сентябрендә Уфада туган. 1992 елда 3нче урта мәктәпне, 1997 елда Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлый. Медицина университетын тәмамлаганнан соң, 20 елдан артык әтисе кебек үк хирург булып эшли. Әтисе – Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсендә күкрәк хирургиясе бүлеге мөдире Владимир Владимирович. Монда ук аның абыйсы да эшли.

  • Михаил Каменев запастагы хәрби офицер була. 2023 елның кышында ул Луганск янындагы Красный Луч шәһәренә командировкага җибәрелә. Соңрак аны һәм аның хезмәттәшләрен Донецкидан ерак булмаган Авдеевка янына күчерәләр. 2 ноябрьдә ул хатынына 1 атнага алгы сызыкка китәчәген әйтә. Фаҗига 5 ноябрьдә була, Михаил һәм аның хезмәттәшләре яраланганнарны алгы сызыктан «буханка» автомобилендә алып кайтырга чыга. Радио аша табиб аларга зур пилотсыз очу аппараты һөҗүм иткәнен хәбәр итә. Михаилның коллективы хатыны Аннага әйтүләренчә, «аларның барысы да машинадан сикереп котыла алган булыр иде, әмма мондый очракта яраланганнар һәлак булыр иде». Шул рәвешле, машинада булган һәркем һәлак була.
  • Михаилга 48 яшь иде. Аның хатыны һәм 4 баласы калды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100