Махсус операция ветераны: «Миңа бер ярчык та тимәде, шунда тәкъдиргә ышана башладым»
Казанда яшәүче Рамил Денюшев махсус операциягә контракт төзеп китә. Ярты ел Бахмутта һәм Соледар юнәлешендә көрәшә, өенә биш медаль белән кайта. Тыныч тормышка әйләнеп кайткач, ул яшьләргә патриотик тәрбия бирү белән шөгыльләнә башлый һәм алгы сафка гуманитар йөк илтә.
Казанда яшәүче Рамил Денюшевка 34 яшь. Бер мизгелдә ул үзенең тыныч тормышын читкә куя һәм контракт төзи. Бахмутны штурмлауда катнаша, Соледар янында була һәм андагы халыкны подваллардан чыгара.
«Махсус операциягә кадәр мерчандайзер булып эшләдем, армиядә хезмәт итмәдем, чакыру килгәндә имгәнгән идем, шуңа күрә мине алмадылар. Махсус операция башлангач, читтә кала алмадым, үземне шунда булырга тиеш, дип тойдым», – дип сөйләде ул.
Ул 2023 елда контракт төзи.
«Өч атна дәвам иткән өйрәнүләрдән соң, безне алгы сафка җибәрделәр. Ул вакытта Бахмут өчен бик каты бәрелешләр барды. Бөтен шәһәр зур бер ныгытма сыман иде. Алар әле 2014 елда ук окоплар казыган, җир асты юллары ясаган булган. Без боларны чистартып бетергәнче, бик күп югалтулар кичердек. Бу шәһәрне алу авыр булды», – дип исенә ала ул.
«Штурмга керер алдыннан хәбәр җиткерделәр – йөкле хатынымда онкология тапканнар»
Рамил үз гомерендәге беренче бәрелешне дә искә алды. Ул вакытта аның бүлекчәсе штурмга барган була.
«Безне биремгә җибәрер алдыннан, туганнарыбызга шалтыратыр өчен телефоннар бирделәр. Шул чакта миңа авыр хәбәр җиткерделәр – йөкле хатынымда онкология тапканнар. Мин шушыларны уйлый-уйлый сугышка кердем. Алдыбызга куелган биремне уңышлы үтәп чыктык. Кайткач, командирым мине бик нык ачуланды, болай эшләргә ярамый, диде: мин ядрәләрдән дә качарга тырышмыйча, киттем», – дип сөйләде ветеран.
Тик барысы да яхшы була: Рамилнең хатыны савыга, сау-сәламәт бала таба.
«Бәрелешләрдә катнашу түгел, ә гади халыкны подваллардан чыгару күбрәк истә калган. Украина Кораллы көчләре аларны чыгармаган, тере калкан сыман тоткан. Без барлыгы йөзгә якын кешене коткардык. Алар арасында кечкенә баласы белән йөкле хатын да бар иде. Ул вакытта аңа нибары 20 яшь иде. Аны чыгарганда үземнең бронежилетны салып, аңа кидердем. Дошман безнең халыкны алып чыкканны күрде һәм ата башлады. Шунда ул хатын миңа карады да: «Ни өчен алар шулай эшли, алар бит үзләренең кешеләре барганны күрә?» – диде. Ул аларның үз гражданнарына ни өчен атканын ахырга кадәр аңлый алмады. Мин ул чакта аңа берни дип тә җавап бирмәдем. Мин хәтта хәзер дә аңа моны ничек аңлатырга кирәк булганын белмим. Бу сугышта дошман менә шулай кабәхәтләрчә эшли», – дип сөйли ул.
Ул кыз аңа үзе турында сөйли һәм Рамил алга таба аның язмышы белән кызыксынып тора. Аның Ростов шәһәренә күченүе, аңа фатир белән ярдәм итүләре – яшь әнинең тормышы яхшыруын белә.
«Кешеләрне чыгарганда безгә бер йортта бабай утыруын, аның русларны көтүен әйттеләр. Без аның янына киттек, тик без килгәндә ул исән түгел иде инде, ул үз үлеме белән үлгән иде, безне көтеп җиткерә алмаган», – дип искә ала ветеран.

«Бәрелешләрдә катнашканнан соң, тәкъдиргә ышана башладым»
«Иң авыры иптәшләрне югалту булды. Иртән син алар белән бер савыттан каһвә эчәсең, бер конфетны икегә бүлеп ашыйсың, ә төш вакытында аларның берәрсе инде исән булмаска да мөмкин. Андый шартларда кешегә тиз ияләнәсең. Хезмәттәшләреңне гаиләң сыман кабул итә башлыйсың. Анда бөтенләй башка тормыш», – дип аңлата ул.
Рамил сүзләренчә, бер иптәше үләренә берничә сәгать кала аңа абыйсының номерын биргән була.
«Ул бер кәгазь кисәгенә номер язды һәм: «Барысы да төгәлләнер дә, Аллаһ боерса күрешербез», – дип миңа бирде. Тик ул бәрелештән кире кайтмады. Мин кесәмдәге шул записка белән ярты ел йөрдем, озак кына шалтыратырга кыймадым. Тик соңыннан, көчемне җыеп, аның абыйсы белән очраштык, сөйләштек. Ул иптәшем хәбәрсез югалган булып санала иде, туганнары аның исәнме-түгелме икәнен төгәл генә белмәде. Мин абыйсына аның ничек үлгәнен күрүемне сөйләдем. Мин бәрелештән соң аны эзләдем, аны табар өчен бөтен мәетне карап чыктым. Бу хакта сөйләү бик авыр булды, әмма соңыннан миңа җиңелрәк булып калды», – диде ветеран.
Хәрби хезмәт вакытында Рамил бер тапкыр да яраланмый, контузия генә ала.
«Беренче мәртәбә снаряд миннән ике метр читтә төште. Ул вакытта миңа бер генә ярчык та тимәде, бу ничек булгандыр, әле дә аңлый алмыйм. Ләкин мин миңгерәйдем, колакларымнан, күзләрдән һәм борыннан кан китте. Ориентацияне югалттым һәм кая барырга кирәклеген аңлый алмадым. Тик егетләр вакытында абайлап өлгергән, мине санчастькә эвакуацияләделәр, медицина ярдәме күрсәттеләр. Икенче юлы снаряд көчлерәк төште, тик миңа кабат ярчыклар эләкмәде. Мин шартлау дулкыны белән бетон стенага килеп бәрелдем. Миңа бик тә бәхет елмайды, дип саныйм. Бәрелешләрдә катнашканнан соң язмышка ышана башладым. Кеше контракт дәвамында имин генә хезмәт итеп, окоптан вакытында чыкмыйча, өенә кайтырга бер-ике көн кала, һәлак булган очракларны да беләм. Бу язмыш инде – берни дә эшләтеп булмый», – дип саный Рамил.

«Безгә Татарстан районнары пенсионерлары бик булыша»
Рамил өенә биш медаль белән кайта: дүртесе шәхси хәрби компаниядән һәм берсе дәүләтнеке – «Батырлык өчен» медале. Тагын берсен өенә кайткач ала. Фронтка гуманитар ярдәм җыюда һәм җибәрүдә актив катнашкан өчен бүләклиләр аны.
«Минем өчен барысы да үзгәрде: киткәндә бер төрле кеше идем, карашларым, позициям, тормыш кыйммәтләрем бер төрле булса, бөтенләй икенче кешегә әйләнеп кайттым. Кайтканнан соң гуманитар ярдәм җыю белән шөгыльләнә башладым, хәрби хәрәкәтләр зонасына еш барам, бөтен юнәлешләрдә дә булам, алгы сафка ук барып җитәм», – дип аңлатты ул.
Ветеран волонтерлар белән бергә техника, азык-төлек, хәрбиләргә кирәкле бөтен нәрсәне җыя.
«Безгә Татарстан районнарыннан: Зәй, Чистай, Апастан пенсионерлар бик нык булыша. Алар махсус операция башланганнан бирле маскировка челтәрләре үрә, оекбашлар бәйли, коры ашлар һәм башка бик күп нәрсә әзерли – алар барысын да тотып тора. Алар моның өчен хезмәт хакы алмый, бары тик ярдәм итәргә телиләр. Аларның бу эше егетләребезнең гомерен коткара», – диде ул.
Гуманитар йөк белән хәрби хәрәкәтләр зонасына барганда, Рамил һәм башка волонтерлар һәрвакытта да диярлек атышларга эләгә.
«Йә дрон, йә башка берәр нәрсә безне гел сагалап йөри. ВСУ өчен гуманитар йөк ташучылар – стратегик максат. Берәр җирдә гуманитар йөк төялгән машинаны шартлату – алар өчен чын бәйрәм. Берсендә безнең арттан дрон очып килде, бик якынайган иде инде, тик безне очраклылык коткарды – ул агачка килеп бәрелде», – диде ул.

«Балалар белән шөгыльләнергә кирәк»
Рамил «Резонанс» дип аталган яшьләр оешмасы булдырган. Фикердәшләре, махсус операция катнашучылары белән бергә ул яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү белән шөгыльләнә, алар өчен катнаш көрәш буенча тренировкалар уздыра.
«Без малайлар өчен тренировкалар уздырабыз, аларны походларга алып барабыз, корал сүтеп-корырга өйрәтәбез. Дәресләрне берничә мәктәптә уздырабыз, кайвакыт башка мәктәпләргә барып ачык дәресләр дә үткәрәбез. Балалар – тормышта иң кыйммәтлесе, шуңа күрә алар белән шөгыльләнергә кирәк. Хәзер аларның күбесе телефоннарда утыра, ә без аларның кызыксынуларын башкага, бу тормыштагы күпкә мөһимрәк нәрсәләргә юнәлтергә тырышабыз. Без шөгыльләнгән балаларның күбесе гуманитар ярдәм җыюда катнаша, хәрбиләргә хатлар яза», – дип сөйләде ветеран.
Балалар үз илләренең тарихын белсен һәм Көнбатыш коткысына бирелмәсен өчен, «Резонанс»тагы дәресләрдә аларга Җиңү көне, Бөек Ватан сугышы турында сөйлиләр.

«Егетләр хәзер махсус операциядәге хәрбиләр, Ватанны саклаучылар белән бик горурлана. Бу балалар башкалардан дисциплина һәм фикерләү сәләте белән аерылып тора – алар бервакытта да урамда эшсез, тырай тибеп йөрмәячәк, начар әйбер белән шөгыльләнмәячәк, дип ышанам. Бу эшчәнлекне киңәйтә алырбыз, Татарстанның башка шәһәрләрендә филиалларыбызны ачарбыз, дип өметләнәм. Моның балаларга кызыклы һәм кирәк булуын күрәм», – диде Рамил.
Җәмәгать эше күп вакытны ала, ул грантлар хисабына түгел, ә барысын да үз көче белән эшли. Әлегә аның хезмәт хакы – эшмәкәрлек: Рамил маркетплейс заказларын тапшыру пункты ачкан.
Махсус операциядән кайткач, «Ватан сакчылары» фонды Рамилне социаль карамакка алган. Эшмәкәрлекне үстерү, ташламалар һәм документлар рәсмиләштерү – бу мәсьәләләрнең барысында да фонд ярдәм итә. Ветеран сүзләренчә, аның өчен бу ярдәмне тою бик мөһим, бу аңа алга барырга һәм бирешмәскә көч бирә.
Чыганак: «Татар-информ», Елена Фенина