Марат Вәлиев – Казаннан мобилизацияләнгән. Авдеевка янында сугышкан, шунда ук яраланган. Махсус операциягә кадәр ул йөртүче булып эшләгән, кайткач ул хезмәт баскычыннан күтәрелә – хәзер ул 1 нче депо троллейбусларының төзеклеге өчен җавап бирә. Фронтта булганнан соң, тормышка карашларым тамырдан үзгәрде, ди ул.
«Миңа повестка бирделәр икән, димәк, мин Ватан сакчысы дип аталырга лаек»
Казанда яшәүче Марат Вәлиев 2022 елның көзендә мобилизацияләнә. Авдеевка янында хезмәт итә, штурмнарда катнаша. Хезмәт иткән вакытта, үзе дә сизмәстән, аяк өстендә ике инфаркт кичерә. Бу хакта яраланганнан соң госпитальгә эләккәч кенә белә.
Өйдә Маратны тормыш иптәше Елена көткән, аларның никахына 23 ел. Хатыны Марат өчен – уң кулы һәм ышанычлы тылы. Ул нык ышана: бары тик хатынының догалары ярдәме белән генә өенә исән-сау кайткан. Ир белән хатынның 15 һәм 19 яшьлек ике уллары бар. Ата кеше алар өчен һәрвакыт үрнәк булган, ә махсус операциядән кайткач, горурлану өчен тагын бер сәбәп өстәлгән.
Махсус хәрби операциядә катнашкан өчен Марат Вәлиев «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән, ә күптән түгел аны «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән хөрмәтләделәр. Тантаналы вакыйга барышында бүләкне аңа Татарстан Рәисе тапшырды.

«Мин 1999 елдан «Горэлектротранс»та эшлим, ул хәзер «Метроэлектротранс» дип атала. Мобилизациягә кадәр авария-торгызу хезмәтендә йөртүче идем», – дип сөйли ул.
2022 елның октябрендә повестка килгәч, Маратка эшен калдырырга туры килә.
«28 октябрьдә миңа повестка тапшырдылар, икенче көнне үк мин җыелу үзәгендә идем. Мин ышанам: миңа повестка бирделәр икән, димәк, мин Ватан сакчысы дип аталырга лаек. Кайберәүләр миңа: «Син бит бармый кала идең», – диделәр. Ничек бармаска? Миңа повестка бирделәр, анда минем фамилиям һәм исемем язылган. Сәламәтлек категориясе хезмәт итәргә мөмкинлек бирә иде – мин сау-сәламәт идем. Минем өчен бару-бармау турында сорау бөтенләй тумады», – ди ул.
Ике айлык укулардан соң мобилизацияләнгәннәрне Донецк Халык Республикасына җибәрәләр. Алар Ростов аша 14 көн барганнар. «Юл озын булды – дошман мобилизацияләнгәннәр эшелоны барганын аңламасын өчен шулай эшләнде», – дип аңлата ветеран.

«Миңа бәхет елмайган – кыйпылчыклар мөһим органнарга тимәгән»
Марат Авдеевка юнәлешендә хезмәт итә, анда бер айга якын була.
«Башта кызык иде. Без бит барыбыз да малайлар, безгә йөгереп йөрү, атышу, армия хезмәтен искә төшерү кызык. Мин ике ел ПВО гаскәрләрендә, сак ротасында хезмәт иттем, көн саен ату мәйданына йөрдем, шуңа күрә автоматның ни икәнен беләм. Безнең беренче сугышчан бурычыбыз бер авыл янындагы ныгытылган районны алудан гыйбарәт иде. Ул авыл кечкенә иде. Анда бөтен авыллар да кечкенә – 15 минутта үтеп була. Ләкин максатка кадәр озак барырга кирәк иде, якынча 30 чакрым. Барым җиткәндә, яшермим, куркыныч иде», – дип искә ала ул.

Беренче штурм уңышсыз тәмамлана – Маратның бүлекчәсенә дроннар һөҗүм итте.
«Без чигендек һәм дүрт сәгатьтән соң яңадан кузгалдык. Командир: «Хәзер моны эшләмәсәк, аннары файдасыз булачак», – диде. Без икенче штурмга кердек, әмма дошман әзер иде инде – безгә танктан зур калибрлы снарядлар белән ата башладылар. Төркем белән күпер астында калдык, аннан чыгып булмый иде. Китү өчен караңгы төшкәнне көтәргә кирәк иде. Бу иртәнге сәгать дүрттә булды, шуңа күрә көтәсе озак иде», – дип искә ала Марат.
Атыш башланды, һәм күпер астына танк снаряды керде.
«Күп егетләрне кыйпылчыклар яралады. Бер кеше һәлак булды – ул минем хезмәттәшем иде, без бергә эшләдек. Аңа 30 яшьләр тирәсе иде», – дип өстәде ул.
Кыйпылчыклар Маратның уң кулына эләгә. Шуннан соң булган хәлләрне ул начар хәтерли.
«Соңыннан табиблар миңа «син бик бәхетле» диделәр – кыйпылчыклар тормыш өчен мөһим органнарга, ә иң мөһиме – аортага тимәгән. Мин аны хәтта күрдем дә, ул асылынып тора иде, кыйпылчык миллиметр гына калып уза. Бу очрактан соң минем иманым тагын да ныгыды. Мин алгы сызыкта булганда, хатыным бик күп дога кылды. Мин мөселман, ә ул – православ динендә: ул мәчеткә дә, чиркәүгә дә барды. Бәлкем, шуның ярдәме белән мин исән калгандыр, дип уйлыйм», – ди ул.

«МКДЦ кардиологлары ике тапкыр инфаркт кичергәнемне әйтте»
Дүрт сәгатьтән соң, аякта калганнар эвакуацияләнә алган. Аларны госпитальгә алып барганнар.
«Анда мин якташымны очраттым, без аның белән Казанда танышкан идек. Сөйләшеп киттек, бергә хезмәт итәрбез дип уйлаган идек, әмма юк, безне төрле частьләргә билгеләделәр. Һәм менә мин аны фронт янындагы госпитальдә очраттым. Ул биш ел стажы буган хирург булып чыкты. Ул миңа ярдәм итте, беренче ярдәм күрсәтте: кыйпылчыкларны алды, яраны эшкәртте. Аннары мине Санкт-Петербург янындагы бүтән госпитальгә җибәрделәр. Анда миңа операция ясарга тиеш иделәр», – дип искә төшерә Марат.

«Табиблар операция ясарга ашыкмый – Маратның кан басымы бик югары булган, наркозны күтәрә алмау куркынычы була.
«Вакыт узды, кул тукымалары көннән-көн күбрәк үлә барды, некроз башланды. Препаратлар ярдәмендә кан басымын нормага китерделәр, һәм миңа операция ясадылар. Ләкин табиблар кулның тулысынча эшләвен саклап кала алмады – миндә трицепсның сеңерләре бөтенләй юк, шуңа күрә мин кулымны терсәктән өскә таба гына бөгә алам. Түбәнгә – килеп чыкмый, ул тураймый, һәрвакыт бөгелгән килеш кала. Мин уңагай, әмма хәзер инде күп нәрсәне сул кулым белән эшләргә өйрәндем», – дип аңлата ветеран.
Яралануны башта җиңел дип саныйлар. Маратка ял бирәләр, шуннан соң ул сафка кире кайтырга тиеш була.
«Мин Казанга кайттым, хатыным мине МКДЦ кардиологларына җибәрде – анда миңа ике тапкыр инфаркт кичергәнемне әйттеләр. Гыйбрәтле хәл, әмма мин моны хәтта сизмәдем дә. Бу бит томау төшү түгел – томау булса, мин сизер идем, ә монда минем белән нәрсә булганын аңлавы кыен иде», – дип сөйли ул.
Соңрак аның кан тамырларында зур тромб табалар, стент куярга туры килә. Табиблар нәтиҗә ясый: Маратка фронтка кайтырга ярамый, һәм аны демобилизациялиләр

«Хәзер эшемдә аралашу күп, минем карамакта 97 берәмлек техника»
Тыныч тормышка кайткач, элеккечә шофер булып эшли алмый иде инде ул. Ләкин җитәкчелек аңлап кабул итте – аны слесарь итеп алалар.
«Травмадан соң эшләве җиңел булмады, әмма хезмәттәшләрем аңлап кабул итте, ярдәм иттеләр. Зур рәхмәт аларга. Ә аннары мине ремонтлау участогы бригадасы мастеры итеп билгеләделәр. Хәзер эшемдә аралашу күп, минем карамакта 97 берәмлек техника. Көн саен троллейбуслар чыга, һәр шоферның үз таләпләре. Һәр кич бездә киңәшмәләр уза. Мин үзем инде берни эшләмим, кешеләр белән генә җитәкчелек итәм», – дип аңлата ул.
Тыныч тормышка ияләшергә аңа «Защитники Отечества» фондында ярдәм итәләр.
«Минем үземнең социаль координаторым бар – Розалия Шакирҗанова. Ул бик шәп кеше! Бөтен документларны рәсмиләштерүдә ярдәм итте. Миңа хәтта кабинетлар буенча йөрергә дә туры килмәде – ул үзе барысын да кайгыртты. Сугыш хәрәкәтләре ветераны таныклыгын алу белән мәшәкатьләр күп иде, монда да ул барысын үз өстенә алды. Бөтен льготаларны, түләүләрне рәсмиләштерергә булышты», – дип сөйли Марат.
Хөкүмәт ярдәменнән ветеран канәгать.
«Мин үз статусым белән файдаланырга теләмим. Менә безне диспансеризациягә алып бардылар да: «Чиратсыз кер», – диләр. Ә мин булдыра алмыйм – анда иртәнге сигездән бирле бер әби утыра, вөҗданым миңа алдан керергә ирек бирерме соң? Мин нәрсә, шуның өчен сугыштыммы?» – ди ул.

.«Хәзер барысы да алардан тора, алар Татарстан өчен зур горурлык»
Аңа шифаханәгә барырга тәкъдим итәләр, әмма Марат баш тарта.
«Әтиемә 70 яшь, ә әниемә – 68. Алар авылда яши – минем спортым да, шифаханәм дә шунда. Махсус хәрби операциядән кайткач, мин тәмәке тартуны ташладым, хәмердән баш тарттым. Гади генә яшисе килә. Нәрсәнедер югалта башлагач, яшәүнең тәме шунда ук беленә. Күрәсең, югарыда миңа шушыларның барысын да үтәргә һәм үзем өчен күп нәрсәне аңларга язылган булгандыр», – дип ышана ул.
Марат сөйләвенчә, ул алгы сызыкта булганда, гаиләсе аның өчен бик борчылган.
«Барысыннан да бигрәк кече улым борчылгандыр, мөгаен. Ул көн саен хәлләремне сораша иде. Сыйныфташлары еш кына аңа мин кайтмаячакмын, һәлак булачакмын дип әйтә торган булганнар – балалар сугышның нәрсә икәнен, гомернең никадәр кадерле икәнен һәрвакыт аңлап бетермиләр. Улыма җиңел булмады. Мин кайткач, ул бик нык шатланды, көн саен аны мәктәптән каршы алуымны һәм һичшиксез формада булуымны сорады. Ул минем белән бик горурлана, барысына да кайтуым турында сөйләде», – дип елмая Марат.
Тыныч тормышка кайткач, аның дөньяга карашы бик нык үзгәргән.
«Минемчә, хәзер күпләр минем урында булырга телидер: җылыда, шартлаулар ишетелмәгән җирдә булырга. Ваннага кердең, утны кабыздың, краннан җылы су ага. Күпләр өчен бу гади, нормаль нәрсәләр, кешеләр моның кадерен белми. Окопта мондый нәрсә юк. Миннән бервакыт: «Ә сез анда нәрсә, кунакханәдә яшәмәдегезме?» – дип сорадылар. Алар нәрсә сөйләгәннәрен үзләре дә аңламыйлар.
Сугыш хәрәкәтләрендә катнашмаган һәм анда ниләр булганын үз күзләре белән күрмәгән кешеләр сугышның бөтен дәһшәтен бөтенләй аңламый. Алар бары тик: «Нәрсә, кайчан бетә инде анда?» – дип кенә сорыйлар. Элеккеге танышларымның күбесе белән хәзер сөйләшергә уртак темалар да юк. Мин өч хезмәттәшемне югалттым, алар лаеклы егетләр иде, сугышка аңлы рәвештә бардылар. Ләкин мин качып калганнарны да хөкем итмим – бу һәркемгә дә бирелмәгән. Мондый адымга бару өчен зур ихтыяр көче кирәк», – дип билгеләп үтте Марат.
Сөйләшү вакытында Маратның хәзер алгы сызыкта булмавы өчен үзен гаепле итеп тоюы сизелеп торды. Ул хезмәттәшләре белән даими элемтәдә тора. Мобилизациядән соң алар чын хәрби профессионалларга әйләнделәр, ди ул.
«Хәзер бар нәрсә алардан тора. Алар бөтен Татарстан өчен зур горурлык», – дип басым ясады ул.
Фотоларны Марат Вәлиев тәкъдим итте.
Чыганак: «Татар-информ», Елена Фенина