news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Махсус операция үткән хәрбиләрне, мәктәпләрдә эшләү өчен, яңадан укытачаклар

news_top
Махсус операция үткән хәрбиләрне, мәктәпләрдә эшләү өчен, яңадан укытачаклар
Михаил Захаров / "Татар-информ" архивы

Россиядәге барлык педагогия югары уку йортларында махсус операция хәрбиләрен яңадан укыту үзәкләре ачарга планлаштыралар. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов әйтте, дип яза «Лента. Ру» сайты.

Аның сүзләренчә, яңа үзәкләр инде булганнары үрнәгендә эшләячәк һәм махсус операциядә катнашучыларны мәктәпләрдә укыту эшчәнлеге алып баруга әзерләячәк. Кравцов хәрбиләрнең инде хәзердән үк белем бирү оешмаларында махсус операция турында сөйләвенең әһәмиятен дә әйтте.

Мәгариф министры әйткәнчә, 1 сентябрьдән Россия мәктәпләрендә «Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре» фәне барлыкка киләчәк. Бу дәрестә башлангыч хәрби әзерлеккә дә вакыт биреләчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар