Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операция сәбәпле, бизнеска взнос түләтергә җыеналар: Финанс министрлыгыннан яңалык

news_top_970_100
Махсус операция сәбәпле, бизнеска взнос түләтергә җыеналар: Финанс министрлыгыннан яңалык
"Татар-информ" архивы

Россия Финанс министрлыгы салым законына төзәтмәләр әзерли. Бу үзгәрешләр эре бизнеска бюджетка взнос ясарга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта финанс министры Антон Силуановка сылтама белән ТАСС агентлыгы яза.

Аның сүзләренчә, хөкүмәт нефть-газ секторының һәм кече бизнесның катнашуын күздә тотмый.

«Салым законнарына махсус төзәтмәләр әзерләнә. Һәм бу – бизнесның соңгы еллардагы финанс нәтиҗәсе үсешеннән җыемнар рәвешендә булыр, әлегә 19-20нче еллар һәм 21-22нче еллар белән чагыштырып карала. Алынган үсеш – нигездә, конъюнктуралы үсеш: бизнес үсешенең бер өлешен дәүләт белән уртаклашырга әзер», – диде Силуанов.

Россия вице-премьеры Андрей Белоусов белдергәнчә, хөкүмәт эре бизнес белән бюджетка бер тапкыр ирекле рәвештә взнос кертү турында фикер алыша. Финанс министры урынбасары Алексей Сазонов гамәлдәге салымнарны үзгәртү яки арттыру каралмавын әйтте.

«Шундук әйтеп куям, бу мәсьәләдә кече бизнесның, шулай ук нефть-газ секторының катнашуын күздә тотмыйбыз. Ни өчен? Чөнки без соңгы вакытларда нефть-газ секторы буенча берничә төр салым новацияләре керттек, алар болай да бәя конъюнктурасы нәтиҗәсендә алынган өстәмә рентаны үзәкләштереп бара», – диде Силуанов.

Министр сүзләренчә, бу взнос белән эре бизнес социаль һәм инфраструктур чыгымнарга ярдәм итә ала.

«Шундый инициатива белдерүләре өчен без бизнеска рәхмәтле: хәзерге шартларда беренче чиратта социаль, инфраструктур чыгымнарга ярдәм итү мөһим. Алар агымдагы елда актив финанслана һәм узган чорлар белән чагыштырганда арттырылды. Бу ярдәмнең нинди формада тормышка ашырылачагы әлегә сорау астында, һәм хәзер без бизнес белән бу хакта фикер алышабыз. Бу – якынча 300 млрд сум булыр дип саныйбыз», – диде Антон Силуанов.

«Калган нечкәлекләре безнең эшмәкәрләр белән килешенә. Һәм бизнеска дәүләт программаларын финанслауда катнашыр өчен оптималь юл табарбыз дип ышанам», – диде министр.

Эшмәкәрләр берлегендә бу идеяне «тормышка ашмаслык» дип бәяләгәннәр. Ә Путинның матбугат секретаре Дмитрий Песков, илдәге вазгыятьне бизнес аңларга тиеш һәм, хәлгә кереп, «ирекле взнос» ясарга тиеш, дип саный.
Вице-премьер Андрей Белоусов әйтүенчә, күп компанияләр 2022 елның беренче кварталында табышка эшләгән, шуңа да бизнесның дәүләткә өлеш чыгару көченнән килә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100