Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операция ничә ел дәвам итәргә мөмкин – Көнбатыш илләре фаразы

news_top_970_100
Махсус операция ничә ел дәвам итәргә мөмкин – Көнбатыш илләре фаразы
Фото: © "Татар-информ"

«РИА Новости» хәбәр иткәнчә, Көнбатыш илләрендәге түрәләр, Украинадагы конфликт 2028 елга кадәр дәвам итәчәк, дип уйлый. «Россия дә, Украина да бирелергә әзер түгел, шул ук вакытта кризистан чыгу юлы да билгеле түгел», – дип язган «Economist» журналы.

ТАСС АКШ Оборона министрлыгының фаразы турында яза. АКШ Оборона министрлыгы вәкиле Колин Коль:

«Без конфликтның юлын белмибез. Ул 6 айдан да, 2 яки 3 елдан соң да бетәргә мөмкин», – дип язган.

Фото: Economist журналыннан скриншот

Франциянең элекке президенты Франсуа Олланд исә, конфликт киләсе елда бетәчәк, дигән фикердә. Сәясәтче конфликт Украинага ярдәм иткән АКШ президенты булып 2024 елда кем сайланачагына бәйле. Олланд фикеренчә, 2024 елда, президент итеп, кабат Дональд Трамп сайланачак. Ул инде күптән Украинага ярдәм итәргә кирәк түгеллеген белдереп килә. Ул сайлангач, Киевны килешергә мәҗбүр итәчәк. «Әгәр Трамп сайланса, ул «без туктыйбыз, руслар нәрсәне алганнар, шуны үзләренә алып кала алалар» дип әйтәчәк», – дигән Олланд.

Евросоюз дипломатиясе җитәкчесе Жозел Боррель әйтүенчә, АКШ 2024 елда ярдәмне киметсә, Украинаның киләчәген астрологлар гына фаразлый ала. «Евросоюз – ток-шоу түгел, мин астролог түгел, АКШта киләсе елда нәрсә булачагын белмим», – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100