Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операция кайчан тәмамлана – «Вагнер» җитәкчесе Пригожин фаразы: «Иртәгә үк тә...»

news_top_970_100
Махсус операция кайчан тәмамлана – «Вагнер» җитәкчесе Пригожин фаразы: «Иртәгә үк тә...»

«Вагнер» хосусый хәрби компаниясе (ЧВК) җитәкчесе Евгений Пригожин махсус операция сроклары турында фикерен әйткән. Бу хакта аның матбугат хезмәте «Телеграм» каналда яза.

«Стандарт бюрократик юл белән барганда, махсус операция иртәгә үк тә тәмамлана ала», – дигән ул. Гаскәрләрне яңа чиккә чигендерергә, яңа чикне билгеләп куярга һәм чик сакчыларын куярга, хәрби җитәкчелекне Украинада максатларга ирешкән өчен мактарга, орденнар тапшырырга, Кызыл мәйданда парад уздырырга була, ди Пригожин.

Әмма аның фикеренчә, кораллы конфликт тәмамланмаячак – «бу шатлык озакка бармаячак». Украина, НАТО ярдәме белән, билгеләнгән чикне үтеп чыгып, 2014 елга кадәр Украинаныкы булган җирләрне (Донецк, Луганск, Кырым), бәлки тагын да ниндидер җирләрне үзенә кайтарырга керешәчәк. «Аннары өр-яңадан башланачак. Мин моңа шикләнмим», – дигән Пригожин. 

Пригожин фикеренчә, махсус операциянең мондый тәмамлануы аңа ошамый, чөнки шушы рәвешчә конфлкитны тәмамларга тырышу беренчесенә (хәзергегә) караганда да фаҗигалерәк һәм канкойгычрак булачак. «Шуңа күрә Россия өчен монда һәм хәзер көрәшергә кирәк», – дигән Пригожин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100