Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операция: Донецкида һөҗүм башланды, ә АКШ «Россияне утка тотарга» рөхсәт биргән

news_top_970_100
Махсус операция: Донецкида һөҗүм башланды, ә АКШ «Россияне утка тотарга» рөхсәт биргән

Бүген Оборона министрлыгының рәсми вәкиле Игорь Конашенков Россия гаскәрләренең Донецк һәм Кызыл Лиман юнәлешендә һөҗүм алып баруын хәбәр итте, дип яза «Интерфакс».

Конашенков әйтүенчә, Россия гаскәрләре һөҗүме нәтиҗәсендә уңайлы позицияләр яулап алынган, «ВСУ гаскәрләренең Чепонопоповка һәм Червоная Диброва торак пунктлары тирәсендәге ике контрһөҗүме кире кагылды», – диде ул. Конашенков 60 украин гаскәриләре һәм ялланган хәрби юк ителгәнен әйтте. Россия гаскәрләре ВСУның 6 ныгытылган пунктын утка тоткан.

Британиянең Times басмасы язуынча, Америка Украинага Россия территориясен дроннар кулланып утка тотарга рөхсәт биргән. Газета язуынча, моңа кадәр АКШ конфликтның зурга китүеннән куркып, Украинаны тыеп торган. Хәзер исә АКШның хәрби ведомствосы – Пентагон – Украинага чик куймый. «Вазгыять үзгәрде. Без Киевка, русларга һөҗүм итмәгез, димибез»,– дип яза басма (ТАСС цитатасы).

«Интерфакс» исә, әлегә АКШ Украинага ерак арага оча торган Reaper дроннарын бирмәде, дип яза. Шул ук вакытта АКШта Украинага Gray Eaglе дигән дроннарны бирү турында дискуссия инде бара икән.

НАТОның генераль секретаре Йенс Столтенберг исә Украинадагы конфликтның НАТО һәм Россия арасындагы сугышка әйләнеп китү куркынычы барлыгын белдерде. «Без моны булдырмас өчен көн саен эшлибез», – дигән ул.

Донецк шәһәре исә өченче көн рәттән көчле утка тотыла. Бүген 3 кеше һәлак булуы хәбәр ителде.

Кырымда исә казарма яна. Советское бистәсендәге казармада мобилизацияләнгәннәр булган, дип яза БАЗА Телеграм каналы. 2 хәрби һәлак булган, калганнарын – 200 кешене – башка казармага күчергәннәр. Янгын сәбәбе – ут белән саксыз эш итү, дип хәбәр ителә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100