Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус операция башланганнан бирле Брянск өлкәсендә атышларда дүрт кеше һәлак булган

news_top_970_100

Махсус хәрби операция башланганнан бирле Брянск өлкәсе Украина ягыннан 272 тапкыр атышларга дучар булган. Халык арасында яраланган һәм һәлак булган кешеләр бар, диде өлкә губернаторы Россия Президенты уздырган киңәшмәдә. Бу хакта «Интерфакс» яза.

«Бу - артиллерия, миномет атышлары, авиаһөҗүмнәр. Шушы вакыт эчендә барлыгы 22 кеше яраланды, 4 кеше һәлак булды», – диде губернатор.

Ул атышларда 235 шәхси йортка зыян килгәнен, аларның 7се тулысынча җимерелүен әйтте.

Брянск өлкәсе 2022 елның февраль ахырыннан бирле даими атышларга дучар булып тора. Төбәктә террористик куркынычның югары ("сары") дәрәҗәсе гамәлдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100