news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Махсус форма белән кош теле пешерү рецепты

news_top
Махсус форма белән кош теле пешерү рецепты
Фото: Гөлүзә Василова

Махсус форма белән кош теле пешерү өчен сыек камыр кирәк була.

Ингредиентлар: 1 йомырка, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 чеметем тоз, 1 чеметем сода, 1 стакан кайнаган салкын су, он кирәк булачак. Белен камыры кебек итеп сыек камыр ясарга.

Кош телен майда махсус форма ярдәмендә пешерергә.⠀Форманы майда кыздырып алырга, шуннан соң камырга манарга, аннары кызган майга салып пешерергә. Камырлы форма майда кызарганчы тора.

Кош теленең артык мае сеңсен өчен, салфеткага тезеп куярга. Табынга куйганда шикәр оны (сахарная пудра) сипсәгез, матур вә тәмле була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар