Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махачкалада АЗС шартлаган – куркыныч кадрлар

news_top_970_100
Махачкалада АЗС шартлаган – куркыныч кадрлар

Дагыстан башкаласы Махачкалада АЗС шартлаган. Шартлаган вакыт видеорегистраторга эләккән.

Дагыстанның сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы шартлау вакытында 4 кеше һәлак булганын хәбәр иткән. «Мэш» 5 кеше һәлак булуын, шулар арасында мәктәптән кайтып барган укучы да барлыгын язган. Яраланучылар – 10 кеше, аларның икесе авыр хәлдә, дип хәбәр ителә.

Әлегә шартлау сәбәбе билгесез. Эчке эшләр министрлыгы, хокук саклау органнары, МЧС, Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре шартлау урынына килгән. Әмма бераздан АЗСта тагын бер шартлау булу сәбәпле, янгынны сүндерүгә керешмәгәннәр – тагын да шартлаулар булуы ихтимал, дип уйлыйлар.

Әлегә, АЗСта шартлау шул ук бинадагы кафега урнаштырылган газ баллоны аркасында булган, дип саныйлар. АЗС шул яктан – кафе булган урыннан яна. Шаһитлар да, шартлау шунда булды, дип әйткән.

Дагыстан башлыгы Меликов та шартлау урынына килүен әйткән, һәлак булучылар һәм пешүчеләр булуын язган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100