Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махачкалада атыш: руханины һәм полицейскийларны атып үтергәннәр, синагоганы яндырганнар

news_top_970_100

Бүген Махачкалада кораллы кешеләр синагога, православ храм һәм полицияне утка тотты. Утка тоткан вакытта 2 кеше шунда ук үлгән, берничә кеше яраланган.

Барлыгы 6 полицейский һәлак булган, 12 кеше яраланган, дип хәбәр итә МВД.

«Мэш», атучылар 5 кеше, дип яза. Алар кара киемнән. ДПС автомобиленә ут капкан. Кимендә 3 полицейский һәлак булган.

Махачкаладагы синагога ут төрткәннәр һәм православ храмга да һөҗүм иткәннәр.

Атучы кешеләр камерага эләккән.

Бүген Дербент шәһәрендә дә һөҗүм булды – православ храмга һөҗүм иттеләр. 66 яшьлек отец Николай һәм чиркәүдәге каравылчы һәлак булган. Боевиклар чиркәүгә бәреп кергәндә, анда 40лап кеше була. Сакчыны атып үтерәләр, руханины суялар.

Полиция «Перехват» операциясен игълан итте. Ике боевик урамда үтерелгән. Икесе пляжда кулга алынган.

Дербентта ике боевикны эзлиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100