Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәхәббәтнең яше юк (Зөләйха Солтанова)

news_top_970_100

Ире белән аерылганнан соң, Рәйлә шактый вакыт үз эченә бикләнеп йөрде. Шушы вакыт эчендә күпме газапланды, борчылды, үз-үзенә урын таба алмый бәргәләнде ул. Ялгызлыгы белән килешер өчен шактый вакыт кирәк булды аңа.

Ул алга таба яшәргә сүз бирде һәм баш-аягы белән эшкә чумды. Әмма яңа мөнәсәбәтләр корырга ашыкмады. Рәйләнең бердәнбер шатлыгы – алты яшьлек кызы Зәйнәп иде. Бөтен җан җылысын, ярату-назын баласына бирде.

«Кызыңны кайгырту яхшы, анысы. Әмма үзең турында уйларга да вакыт инде, дускаем. Синең шәхси тормышың булырга тиеш», - дип киңәш бирде дус кызы Дәлия.

«Юк-юк, башка теләмим, ишетәсем дә килми. Күрәсен күрдем инде. Хәзер кызым өчен генә яшәячәкмен», - диде Рәйлә авыр сулап.

Шулай итеп көннәр, атналар, еллар уза торды. Рәйләнең шәхси тормышында бер үзгәреш тә булмады. Вакыт уза-уза аның күзләрендәге моң-сагыш тирәнәя генә барды. Шушы вакыт эчендә ул шактый ябыкты, тартылып калды, олыгайды һәм бөтенләй диярлек елмаймый башлады. Аның һәр хәрәкәтендә арыганлык, сүлпәнлек, сагыш ярылып ята иде.

«Үзеңне болай бетерүеңне карап тора алмыйм, - диде аңа берсендә Дәлия. – Бер сүзеңне дә ишетергә теләмим, әйдә бер атна ял ал да, минем белән авылга кайтабыз. Анда саф һава, табигать, бераз ял итәрсең. Урын алыштыру файдага ул», - дип кыбырсый башлады Дәлия.

«Әй, белмим дә инде... Хәзер түгел, яме. Эштә дә кылны кырыкка ярырдай вакыт. Зәйнәпне әнигә илтеп куясы була...» – дип баш тартырга теләде Рәйлә.

«Хәзер булмаса, аннан соң да булмаячак, Рәйлә! Мең төрле сәбәп эзләргә кирәкми. Ял ал да, әйдә киттек, баш җилләтеп кайтабыз бераз. Зәйнәпне дә үзең белән алырга була бит. Авыл һавасы аңа да файдага булыр», - диде Дәлия, үз сүзен бирмәскә тырышып.

«Ярар, шеф белән сөйләшеп карармын», - диде Рәйлә.

Икенче көнне эшкә баргач, Рәйлә җитәкчесенең кабинетына керде. Базык гәүдәле бу ир-ат гел түгәрәк кысалы күзлек кия, киемнәре һәрвакыт чиста-пөхтә, энә-җептән булыр – ул якалары крахмаллап катырылган һәм бер сыр да калдырмыйча үтүкләнгән күлмәк кияргә ярата.

«Хафиз Хәсәнович, бер үтенеч бар иде. Ике атна отпуск алырга тели идем», - дип тотлыга-тотлыга әйтте Рәйлә.

«Рәйлә, отчет чоры икәнен белеп торасыз бит. Ялга җибәрә алмыйм. Әле Фирүзә дә диңгезгә китте, син бит аны алмаштырам дигән идең», - диде Хафиз Хәсәнович канәгатьсез генә.

«Бәлки болай булуы яхшыдыр да әле» – дип үз эченнән генә уйлады Рәйлә.

Җитәкчесе белән уңышсыз сөйләшү турында Дәлиягә дә сөйләде.

«Үпкәләмә, әмма синең җитәкчең кабәхәт инде, Рәйлә. Күпме эшләп бер тапкыр да отгул алганың юк. Ял көннәреңдә дә ат кебек эшлисең. Рәхәт бит, берәрсе отпускка китсә, Рәйлә эшләп торыр әле! Азындырып бетердең инде шуларны. Әзрәк үҗәт булырга кирәк. Ультиматум куй: ялга җибәрсен яки эшеңнән кит! Синең ул Фирүзәң бөтен ялларын алып бетерде бугай бит инде һәм тагын ял итәме? Әллә Хафиз белән йоклап йөргәне өчен «ташламалар» бармы аңа?» – дип пыр тузынды Дәлия.

«Ярар, мин тагын сөйләшеп карармын», - дими чарасы калмады Рәйләнең.

Бу юлы Рәйлә нәкъ Дәлия әйткәнчә эшләде. Инде күптән планлы отпускка китмәвен әйтте. Ә инде җитәкчесе карыша башлагач, эштән китәм дип янады. Рәйләнең күпчелек эшне үзенә алуына күнеккән җитәкче шактый аптырап калды.

«Ярар инде, алай бик кирәк булгач, ал. Әмма белеп тор, соңыннан җиде кат тиреңне чыгарып эшлисең була. Эштән китәм дип куркыткан була...» – диде Хафиз Хәсәнович һәм шаяртып кына йодрыгын селкеп алды.

Рәйлә бик шат иде. Ниһаять, күптән көткән ялы! Бу шәп яңалыгын дус кызына әйтте дә, тизрәк әйберләрен җыярга ашыкты.

Автобус вокзалдан иртән үк кузгала. Рәйлә, иптәш кызы Дәлия һәм нәни Зәйнәп белән өчәүләп юлга кузгалдылар. Берничә сәгатьтән автобус аларны тиешле җиргә китереп җиткерде. Автовокзал артык зур түгел иде. Дәлиянең өенә кадәр таксида бардылар.

Йорт янына якынлашып килгәндә, тракторда эшләп яткан күршеләре күренде. Бу киң җилкәле, мәһабәт буйлы чигә чәчләренә чал төшә башлаган урта яшьләрдәге ир-ат иде.

«Бу безнең Азамат була. Ике ел элек аның хатыны вафат булды. Хәзер улы белән болын кадәр зур өйдә икесе генә яшәп ята. Икесе дә эшчән, төпле кешеләр», - Рәйләнең колагына пышылдады Дәлия.

«Маладис икән. Күреп торам, дөньясын тәртиптә тота белән бугай», - диде Рәйлә.

«Тик алар турында авылда имеш-мимешләр йөри бит... Бөтен авыл алардан уттан курыккан кебек курка. Азамат хатынын үтергән дип сөйлиләр. Белмим дөрестерме, юкмы, әмма мин бер дә ышана алмыйм», - диде Дәлия.

Рәйләнең коты алынды. Әмма ул нидер әйтергә өлгерми дә калды...

«Авыл хезмәтчәннәренә сәлам! Менә сезгә яңа эшче көч алып кайттым. Шаярам инде, ял итәргә килдек монда», - диде Дәлия Азаматка.

«Исәнмесез! Бик яхшы, бик яхшы. Кич буш булам, чәй эчәргә керегез», - диде Азамат елмаеп.

«Керәбез, керәбез» – диде Дәлия.

«Уф, Дәлия, исәрләндеңме әллә? Кая барабыз?» – дип үртәлде Рәйлә.

«Тынычлан әле, ә. Син миндә кунакта. Синең ялны үзем шәп итеп оештырам мин» – диде Дәлия күз кысып.

«Менә шул куркыта да инде мине. Гайбәтләр дә куркыта. Ә алар маньяк булып чыкса? Төнлә килеп үтереп китсәләр...» – диде Рәйлә куркып.

«Әйе, әле тураклап урманга илтеп күмеп тә куярлар. Көлдермә инде, ә!» – диде Дәлия.

Дәлия көлеп җибәрде. Рәйлә кызы Зәйнәп белән өйгә керде. Бу ике катлы, әмма зур булмаган өй иде. Диварларының буяу һәм пумала күрмәгәненә биш былтыр ахры. Күп кенә җирендә иске буяу купшаклап төшкән. Икенче катка алып менә торган баскыч та ремонт көтә. Идән сайгаклары, баскан саен, әллә нинди куркыныч тавышлар чыгарып шыгырдый. Ә ишек һәм тәрәзәләрне төкерек белән генә эләгеп торган кебек...

«Өй иске инде, алама. Әби белән бабай үлгәч, миңа калды. Сразы әйтеп куям – монда бөтен нәрсәгә ремонт кирәк. Алла боерса, киләсе елга шуның белән шөгыльләнермен дип торам. Ә быел, бигайбә, булганына шөкер итәбез дә, рәхәтләнеп ял итәбез, саф һава сулыйбыз, яме», – диде Дәлия.

Рәйлә кызы белән икенче катка күтәрелде. Мондагы тәрәзәдән шундый матур манзара ачыла. Дәлия кунакларга бүлмә әзерләп куйган, әмма тәрәзәләрне ача алмаган иде. Иске тәрәзә капкачлары әйтерсең, тәрәзә төбенә батырып куелган һәм берничек тә ачылырга теләми.

«Тукта, Азаматны чакырам әле, ярдәм итәр бәлки», – диде Дәлия.

«Дәлия, ә теге сүзләр...» – диде Рәйлә бала кебек куркып.

«Белмим, мин ышанмыйм. Җүнле кешегә охшаган алар», - диде Дәлия.

Берничә минуттан кунакларга ярдәм итәргә Азаматның улы – Айбулат керде. Ул бөдрә чәчле, каракучкыл тәнле сөйкемле генә егет иде. Аңа тәрәзәләрне ачу өчен нибары берничә минут кирәк булды.

«Бик зур рәхмәт, сезгә! Эшегездән бүлдергәнбездер инде, ачуланмагыз. Сез безне бөркү кичләрдән коткардыгыз, хәзер рәхәтләнеп җиләс һава сулап булачак. Ничек бәхилләтергә сезне?» – дип елмайды Рәйлә.

«Берни дә кирәкми миңа. – диде егет һәм шаяртып кашын сикертеп куйды. – Ә кирәк икән, бер стакан су бирегез әле, бигрәк эссе, тамак кипте», - диде Айбулат.

«И Аллам, минем белән чытлыкланамы инде бу? Нинди оятсызлык һәм әрсезлек. Хәер юк, бугай, шулай тоелгангынадыр», - дип үзе эченнән уйлады Рәйлә.

Айбулат су эчте дә әкрен генә атлап ишеккә таба китте. Әле чыгып киткәч тә, берничә тапкыр артына борылып карады.

«Рәйләкәем, Айбулатның күзе төште бугай сиңа», - диде Дәлия күз кысып.

«Әй, әллә ниләр уйлап чыгарма инде. Нәрсәгә ул миңа? Ул 25 яшьлек егет, ә миңа 30дан артык инде», - диде Рәйлә кыенсынып.

«Әллә ни карт түгел инде. Яшь аермагыз 12-13 яшь. Мәхәббәт яшькә карамый инде ул. Әнә чит ил җырчыларына кара әле, берсеннән-берсе яшьрәк егетләргә кияүгә чыгалар», - диде Дәлия.

«Уф, Дәлия, ул җырчылар кайда да, мин кайда соң инде?» – диде Рәйлә.

«Ә нәрсә булган? Синең әле җиләк кебек чагың. Үзеннән яшьрәк ир-ат янында хатын-кыз үзе дә яшәрә диләр», - диде Дәлия Рәйләгә күз кысып.

«Ай, булды, җитте» – диде Рәйлә кызарып.

Рәйлә белән Дәлия әйберләрен урнаштырганда аларга кабат ир-ат ярдәме кирәк булды. Кызы Зәйнәп белән Рәйлә йокларга тиеш караватның бер аягы сынган булып чыкты һәм ул бер якка авышып тора иде. Ярдәмгә кабат Айбулат килде. Вакыт караватны төзәткәндә тәнендәге һәр мускулы уйнаклап торды. Рәйлә аның матур, нык гәүдәсенә сокланып карады. Ә Айбулат эшен төгәлләп, коралларын кечкенә чемоданга салгач, аларның күз карашлары очрашты.

«Тагын берәр нәрсә төзәтәсе юкмы? Әйтегез, кыенсынып тормагыз», - дип елмайды егет.

«Бик зур рәхмәт. Кухнядагы иске өстәлне өйалдына чыгарырга булышмассың микән? Рәйлә белән иртәләрен чәйне шунда, эчәр идек», – диде Дәлия Рәйләгә күз кысып.

Рәйлә кухняга кереп китте һәм алар Айбулат белән икесе бергә өстәлне чыгарды. Өстәлне өй алдына чыгарып, җайлап борып куйганда Рәйлә белән Айбулатның куллары бер-берсенә тиеп китте. Айбулат Рәйләнең кулын үзенең көчле учлары белән каплады. Рәйлә бер мизгелгә югалып калды һәм тизрәк кулын тартып алды.

«Кичке ашка безгә керегез. Әти бәрән чалган иде, учакта пылау пешерәм, ди. Сез ачыккансыздыр инде? Шунда әйбәтләп танышырбыз да», - диде Айбулат һәм кабат Рәйләнең күзләренә карады. Рәйләнең гәүдәсе буйлап каз тәне йөгерде.

«Хыялланма, акылыңа килә» – дип уйлады Рәйлә үз эченнән генә.

Шул мизгелдә аның янына кызы Зәйнәп йөгереп килде. Таныш булмаган абыйны күреп, кыз кыенсынып, әнисенең итәге артына яшеренде.

«Бигрәк сөйкемле бала. Синең кызыңмы?» – дип сорады Айбулат. Озаклап кына кесәсендә актарынды һәм аннан бер-ике карамель конфет чыгарды. – «Мә, үскәнем, сыйлан», - дип Зәйнәпкә сузды.

«Әйе, минем кызым. Юк, юк, кирәкми. Мин аңа баллы әйбер бик ашатмаска тырышам» – дип борчылып әйтте Рәйлә. Айбулат та моны сизде.

«Курыкма. Без бу конфетларны әти белән икәү ясыйбыз. Бик тәмле алар. Менә, мин үзем дә аларны ашыйм. Курыкма», - диде дә Айбулат бер кечкенә конфетны авызына капты.

Зәйнәп аның янына йөгереп килде дә, конфетларны алды һәм куркып кына аларны авызына капты. Айбулат аны кулыннан тотты.

«Әйдә, мин сиңа бер кызык әйбер күрсәтәм. Сиңа да, әйдә минем белән. – диде егет һәм Рәйләгә таба борылды. – курыкма, куркыныч әйбер түгел», - диде.

Рәйлә өстенә юка гына кофта элде дә, ишегалдына чыкты. Зәйнәп Айбулат белән җитәкләшеп бара. Бер-ике минуттан алар күрше ишегалдына килеп керде. Ишегалдында, өй тирәсендә чирәмдә кар сыер утлап йөри иде.

«Сыер савып караганың бары?» – дип сорады Айбулат Рәйләдән.

«Юк, мин шәһәр кызы бит», - диде Рәйлә.

Айбулат бәләкәй генә тәбәнәк урындык алды да, Зәйнәпне шунда утыртты. Койма башында эленеп торган чиләкне алды һәм сыерны ничек дөрес саварга икәнен күрсәтә башлады.

«Әйдә кил монда. Савып кара. Мин булышырмын», - дип елмайды Айбулат.

Рәйлә якынрак килде, урындыкка утырды һәм Айбулат эшләгәнчә кабатлый башлады. Ләкин шул вакытта Айбулат сөт агымын Рәйләнең битенә сиптерде.

«Ах, әле шулаймы?! Мә алайса! – диде Рәйлә ә Айбулатның йөзенә сөт сипте.

Бу ниндидер уенга охшаган иде. Сөт белән коену. Зәйнәпкә дә эләкте. Ә бу вакытта Азамат тавык кетәклеген җыештырып йөри иде.

«Әйдә, туктагыз әле. Нинди балалар бакчасы бу? Кунакларны ашатсаң, әйбәтрәк булыр, уеңда гел шуклык булыр инде синең» – дип улын «ачуланып» алды Азамат.

«Ярар инде, әти... – дип елмайды Айбулат. – Әйдә, битләрне юып алабыз», - диде Рәйләгә карап.

Алар зур гына кое янына килде. Айбулат коеның тимер тоткасыннан тотып, күчәрен әйләндерә башлады. Чылбыры кое күчәренә уралып бара, ә астан сулы чиләк күтәрелә.

«Мин дә әйләндереп карыйм әле?» – диде Рәйлә һәм кое тоткасына тотынды. Нәкъ Айбулат әйләндергән кебек әйләндерергә тырышты, әмма аздан гына чиләкне төшереп җибәрмичә калды. Айбулат вакытында өлгерде.

Ул арттан килде дә, һаман кире якка әйләнеп торган коеның сабын эләктереп алды. Һәм ирнең көчле куллары Рәйләнең яңагына орынып китте. Шул ук мизгелдә Айбулат аны кочагына алды һәм үзенә кысты.

«Безгә чыгарга кирәк инде», – диде Рәйлә Айбулатның кулларыннан ычкынып. Зәйнәпне җитәкләп алды да, капкага таба юнәлде.

Өйгә килеп керүгә үк, Рәйлә Дәлиягә барысын да сөйләде.

«Беләсеңме, ул мине кочаклады?!» – диде.

«Шуннан нәрсә булган?» – диде Дәлия берни булмагандай.

«Ничек инде нәрсә? Яшь егет олы хатынны кочакласын әле...» – диде Рәйлә кызарынып.

«Алай җүнсез малайга охшамаган ул. Сиңа ошый икән, нишләп әле аны кире кагарга», – диде Дәлия.

«Ул миннән күпкә яшьрәк. Мин нәрсәгә аңа? Ә ул миңа? Кеше нәрсә әйтер?» – диде Рәйлә.

«Сорауларың бигрәк күп синең. Берни дә уйламыйча хәзерге мизгелдә яшәргә кирәк. Һәр минутның тәмен той, картлык көнеңдә искә алырлыгы булыр, ичмасам», – диде Дәлия.

«Аңлыйм да инде... Үземә ачуым килә, чөнки аңа тартылу тоям. Дөрес түгел бит инде болай», – диде Рәйлә бүлмәдә әрле-бирле йөренеп.

«Син ничә еллар ялгыз инде. Нәрсәсе дөрес түгел? Киресенчә, сөенергә кирәк, нәрсәдер хис итәсең икән, димәк син исән, күңелең катмаган дигән сүз. Мөмкинлекне кулдан ычкындырма. Егетнең унсигезе тулган, синеке дә», - дип дустын күндерергә теләде Дәлия.

«И, син булсаң да мине юлдан яздырма инде, Дәлия! Булды, кич үзең генә аларга керәсең. Язмыш белән шаярырга теләмим», - диде Рәйлә.

«Ну, ярар. Ә мин барыр идем. Син аннан гына берни дә югалтмыйсың», - диде Дәлия.

Кич Рәйлә кызы белән икесе генә өйдә калды, ә Дәлия күршеләргә кичке ашка кереп китте. Рәйлә кухняда телевизор карап утырганда тәрәзәгә шакыдылар.

Рәйлә ишегалдына чыкты, әмма беркем дә күренми иде. Як-ягына каранды да, өй янындагы эскәмиягә утырды. Көтмәгәндә җылы, йомшак, инде таныш булган куллар аның күзләрен каплады.

«Йә, кем килгән синең янга, белерсең микән?» – диде егет.

Рәйлә әкрен генә егетнең кулларын алды да, аның йөзенә төбәлде. Айбулатның йөзенә елмаю кунды һәм ул Рәйләгә хуш исле карамель конфетлар сузды.

«Син кич кермәгәч, борчылдым. Сине үпкәләтәсем килмәгән иде. Үпкәләткән булсам, гафу ит», - диде Айбулат гаепле йөз белән.

«Ярар, зыян юк», - диде Рәйлә нәрсә әйтергә белмичә.

«Әти һәм Дәлия белән өстәлгә утырганда шундый сине күрәсем килде. Син монда ялгызың бит. Шуңа күрә сиңа тәмлүшкә алып килдем», – диде егет.

«Рәхмәт. Тик, мин берүзем түгел бит, кызым белән. Бик кычкырып сөйләшмик инде, Зәйнәп әле генә йоклап китте. Тәрәзәләр ачык, тавыш ишетеп курыкмасын тагын», - диде Рәйлә.

«Ярар», - диде дә Айбулат һәм Рәйләне кочагына кысты.

«Кирәкми», - диде Рәйлә һәм егетне этеп җибәрде дә, читкәрәк китте.

«Нәрсә кирәкми? Бумы?» – диде дә Айбулат кабат Рәйләне кочып алды. Әмма бу юлы ул Рәйләне үзенә таба борды.

«Кочаклама мине. Ярдәмгә кеше чакырырлык итмә», - диде Рәйлә.

«Көлдермә инде. Мин беркемне дә мәҗбүр итмим. И Аллам, син калтыранасың бит. Туңдыңмы әллә миннән куркасыңмы?» – диде Айбулат аптырап.

Рәйлә түзә алмады, егеткә үзенең куркуларын сөйләп бирде. Бер карасаң, ул аны бөтенләй белми бит һәм Дәлия әйткән имеш-мимешләр чын булырга да мөмкин. Ә икенче яктан... ул Айбулатка тартыла, әмма яшь аермасы аны куркыта. Рәйләне тыңлап бетергәч, Айбулат аны үзенә таба тартты.

«Утыр, – диде һәм Рәйләне эскәмиягә утыртты. – Сорауларыңа рәттән җавап бирәм. Беренчесе – әнинең үлемендә чыннан да әти гаепле. Әмма бу очракта гуманлы эвтаназия турында сүз бара. Әни нык авырды. Һәр хәрәкәте аңа коточкыч авырту китерә иде. Ә авыртуны баса торган дарулар да ярдәм итми башлагач һәм башка түзәрлеге калмагач, ул бездән ярдәм сорады», - дип сөйли башлады егет.

«Ләкин бездә бу әйбер тыелган бит. Ничек эшли алдыгыз соң?» – диде Рәйлә гаҗәпләнеп.

«Әти әнине чит илгә, бу процедура рөхсәт ителә торган илгә алып китте. Шунда әни үзенең соңгы сулышын алды. Бездә халык томана бит, җыен юк-бар хорафатларга ышанып яши. Менә шуннан китте инде ул имеш-мимешләр. Ә сиңа бернәрсәдән дә куркырка кирәкми. Мин дә, әтием дә – тирә-яктагы кешеләр өчен куркыныч түгел», - диде Айбулат һәм Рәйләнең йөзенә төшкән бер тотам чәчәне төзәтеп куйды.

«Сез маньяк булмагач, әйбәт инде» – дип елмайды җиңел сулап куйган Рәйлә.

«Икенчедән – әгәр ике кеше бер-берсенә тартыла икән, яшь аермасы мөһим түгел дип саныйм. Әмма миңа карата берни дә хис итмим дип әйтәсе булма миңа, - диде Айбулат һәм Рәйләнең кулларына алып үзенең күкрәгенә куйды. – Тыңла, йөрәгем ничек тибә...» – диде.

«Шулайдыр... Ләкин болай дөрес түгел бит, кешеләр нәрсә әйтер?» – диде Рәйлә.

«Инде ничә еллар мин дә, әти дә начар дан белән яшибез. Ышан, кеше сүзе миңа барыбер», - диде дә Рәйләгә таба иелде һәм аны иреннәреннән үбеп алды.

«Юк, безгә болай ярамый», - диде Рәйлә һәм эскәмиядән торып, өйгә йөгерде.

«Күпме телисең, шуның кадәр качып йөр миннән. Әмма сине минем үбүемә җавап бирдең. Димәк, мин дөрес уйлаганмын, син дә миңа тартыласың», - диде Айбулат.

«Тынычлыкта калдыр мине, зинһар», - диде Рәйлә һәм өйгә кереп китте.

Икенче көнне Рәйлә әйберләрен җыйды, Дәлия белән саубуллашты һәм кызын алып автовокзалга юл тотты.

«Чынлап та кайтып китәрә телисеңме? Әле ялың да бетмәде бит», – диде Дәлия.

«Әйе, чынлап та кайтып китәргә телим», - дип алдарга мәҗбүр булды Рәйлә, гәрчә китәргә теләмәсә дә.

Автовокзалга хәтле таксида бардылар. Алар килеп җиткәндә, Рәйләгә кирәкле автобус кузгалырга тора иде, ул сумкаларын тиз генә багажга тапшырды да, кулларын һәм битен булса да юып алырга дип фонтан янына килде.

«Шулай саубуллашмый да китәр идеңме?» – диде таныш тавыш. Рәйлә башын күтәрде һәм каршында елмаеп басып торган Айбулатны күрде.

«Сине шулай җиңел генә җибәрермен дип уйладыңмы?» – диде егет һәм Рәйләне кочагына сыендырды.

«Җибәр мине, тиз генә җибәр!» – дип Рәйлә егетнең аркасына суккалый башлады.

«Мин синең китүеңне теләмим. Зәйнәп белән монда калыгыз. Яшь аермасы дип авыз ачасы булма. Минем белән буласы килә дип кенә әйт. Мин синең өчен барысын да эшләрмен. Кара әле миңа?» – диде Айбулат.

Рәйлә игътибар белән егетнең йөзенә карады. Ул җылы ирләр кулын һәм шушы дулкынландыргыч тойгыларны бик-бик сагынган иде шул.

«Әйе. Нәрсә әйткәнемә үзем дә ышанмыйм, тик мин синең белән булырга телим», - диде Рәйлә.

Гашыйк пар үбеште. Һәм шуннан соң беркем дә, беркая да китмәде инде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100