Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәхәббәтнең соңгы ноктасы – кыйнаулар һәм хастаханә

Мөнәсәбәтләрнең 5нче аенда кыйнаулар һәм янаулар башлана. Йә Ләйлә эштән соң кайткан һәм кичке аш әзерләргә өлгермәгән, йә акча бирмәгән, йә интим мөнәсәбәтләрдән баш тарта...

news_top_970_100

Ләйлә белән Ленар 3 ел элек Интернет аша танышалар. Ленар беренче вакытларда шундый игътибарлы, мәрхәмәтле була. Беренче карашка – идеаль. Ләйләгә 32 яшь, Ленарга – 33. Ләйлә эре оешмада бухгалтер булып эшли, Ленар – фитнес-тренер. Ленар танышу сайтына үзенең ярымшәрә төшкән фотоларын тезгән, бигрәк матур булып күренәсе килә. Тик Ләйлә дә аннан ким түгел: фитнес һәм бассейнга йөри, үзен карый, күп сәяхәт итә. Бу парның мәхәббәте чәчәкләр һәм романтика белән башланып китә, бар да әкияттәгечә була.

2 ай очрашып йөрүгә, Ленар Ләйләнең фатирына күченеп килә. «Сине озак эзләдем, хәзер бер минут вакытымны да әрәм итәсем килми, мин – синең ирең, син – минем хатыным!» – Ленарның хәлиткеч сүзләре шушы була. Мәхәббәттән башы әйләнгән кыз, әлбәттә, каршы килми, сөйгәненең кочагына ташлана.

Ләкин романтик мөнәсәбәтләрнең гомере 4 айдан артмый. Бер көнне Ләйлә Ленарның эштән арып кайтуына игътибар итә, аның соравына ул теләгәнчә җавап бирмәгәч, ир-ат аңа беренче тапкыр кул күтәрә. Ләйлә үпкәли, рәнҗи, елый – ризасызлыгын күрсәтә. Әмма бу хисләр генә ир-атны үзгәртерлек булмый, бу көннән башлап, ул хатынына кул күтәрергә сәбәпне табып кына тора. Шулай итеп, 5нче айда кыйнаулар һәм янаулар башлана... Йә Ләйлә эштән соң кайткан һәм кичке аш әзерләргә өлгермәгән, йә акча бирмәгән, йә интим мөнәсәбәтләрдән баш тарта... Дөрес, ир кыйнаганнан соң һәрвакыт тезләнеп гафу үтенә, бу хәлләр бүтән кабатланмаячак, дип, антлар эчә.

Ләйлә дә акыллы хатын-кыз, мондый мөнәсәбәтләрнең юньлегә илтмәячәген ул бик тиз абайлап ала. Ленар белән утырып сөйләшәләр, Ләйлә аның бу фатирдан чыгып китүен сорый, мөнәсәбәтләргә нокта куярга теләвен җиткерә. Ленар: «Миннән хатын-кызлар алай җиңел генә китми!» – ди һәм аңа янарга керешә. Соңыннан, уртак танышлар аша сораша торгач, Ләйлә Ленарның элек йөргән кызының үз-үзенә кул салуын белеп ала... Моның сәбәбен, әлбәттә, Ленарга бәйләп аңлатмыйлар, тик бу яңалык Ләйләне сискәндереп җибәрә.

Ләйлә Ленарны өеннән куып чыгарырга сәбәп эзли башлый. Әмма иргә бу идея бер дә ошамый. Бер кичне ул Ләйләне хәле беткәнче кыйный. Нәтиҗәдә, Ләйлә хастаханәгә эләгә, аның баш мие селкенә, өч кабыргасы сына. Хатынның полициягә гариза язудан башка чарасы калмый. Шуннан соң ул фатирында йозакны алыштыра, ә үзе, вакытлыча, әти-әнисе янына күчеп тора. Бәлки, шул адымы аны Ленарның үченнән, хәтта үлемнән дә саклап калгандыр. Ленар Ләйлә белән дуслашырга омтылышлар ясап карый, тик хатын үзенә бүтән мондый ир-атларга якын да килмәскә сүз бирә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100