«Мәхәббәтле дуэт»: Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннарның туйда башкарган җырлары чыкты
Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар күптән түгел генә узган туйларында дуэт итеп бер җыр башкарган иде. Җанатарлары шул көннән үк: «Бу җырны кайдан/ничек табарга була?» – дип сорый башлаган иде. Башкаручылар үзләре дә җырның музыкаль мәйданнарда барлыкка килүен зарыгып көтте.
Алар «Тиңләдем» җырын бүгеннән барлык музыкаль мәйданнарда тыңлап булуы турындагы хәбәр белән уртаклаша.
«Дуслар, ниһаять! Безнең өр-яңа җырыбыз барлык музыкаль мәйданнарда барлыкка килде!» – дип яза Төхвәтуллиннар гаиләсе.
«Бик көттем, рәхмәт бу җыр өчен», «Көтеп алдык», «Бик матур җыр, бик нык көттек», «Мәхәббәтле дуэт. Күзләр тимәсен», «Ут җыр», «Искиткеч», «Бәхеттә һәм мәхәббәттә озак яшәгез», – дип яза җырны зарыгып көтеп алган җанатарлары.