Альбинаның кәефе шәп бүген! Күңеле көр, кәефе күтәренке. Беренче курсны тәмамлап җәйге сессияне «япты». Әмма күңеле алгысына, каядыр ашкына, тагын ниндидер шатлыклы вакыйга булыр кебек. Бу хис иртәдән ук күңеленә тынгы бирми инде. Соңгы имтиханын тапшырып чыккач, шәһәр буйлап байтак йөрде, тик бернинди шатлыклы вакыйга да булмады. Кич җиткәч кенә исенә килде. Аны өендә көтәләр бит! Әнисе әллә кайчан табын коргандыр, әтисе дә эштән кайтып җиткәндер. Шулар исенә төшкәч, Альбина адымнарын кызулатты һәм метрога таба атлады.
Зал бүлмәсендә бәйрәм табыны корылган. Уртага, ризыклар патшасы кебек, тутырылган каз куелган.
«Кызым! Нишләп шулай озак инде? Әйдә, кулларыңны ю да утыр, яме», – диде әнисе кызына, елмаеп.
Бүлмәдән әтисе чыкты.
«Котлыйм, кызым! Молодец!» – дип Альбинаны кочаклап, аркасыннан сөйде.
Икенче көнне Альбина соң гына уянды, әти-әнисе эшкә киткән иде инде. Душ кергәндә, тагын теге «нәрсәдер булыр кебек» дигән хис барлыкка килде. Әле, җитмәсә, төш тә керде. Төшендә бер егет үпте Альбинаны. Тик менә ул егетне исендә генә калдырмады. Бары тик йомшак чәчләренең битен кытыклаганы гына истә...
Иртәнге ашны ашап алгач, Альбина әнисенә СМС язды. Ул җәйге каникулларга әби-бабасы янына авылга кайтып китәргә җыенган иде.
Менә Альбина электричкадан төште. Станция әбиләренең авылына якын, 1 чакрым чамасы гына. Җәйге рәхәт көнгә кинәнеп, әкрен генә авылга таба атлады Альбина. Ә күңеле һаман алгысына...
Күп тә бармады, янына бер машина килеп туктады. Машина тәрәзәсен ачып, шофер егет: «Әйдә, утырыгыз, кайтарып куям», – диде.
Альбина егеткә таба борылган иде, катып калды. Тукта, төшендә шушы егетне күрде бит ул. Йөзен хәтерләмәсә дә, чәчләре нәкъ шундый – дулкынланып торган аксыл-сары чәчләр.
Кыз күңелен ашкындырып торган теге бәйләнчек хиснең шушы егет икәнен аңлады да ризалашты.
Юл кыска булса да, бер-берсе турында азмы-күпме белергә өлгерделәр. Альбина үзе турында теләр-теләмәс кенә сөйләде. Сөйләргә әллә ни кызык нәрсә дә юк, анысы. Мәктәп, соңыннан институт – бөтен тормышы шул. Егетнең исеме Данияр икән, ул да Казанда яши, авылга апаларына кайтып барышы. Зур гына компаниядә программист булып эшли. Альбинаны әби-бабасының өенә кадәр кайтарып куйды. Саубуллашканда, Данияр кабат очрашырга тәкъдим итте.
Әбисе белән бабасы оныклары кайтуга сөенеп туя алмады. Кичке ашны ашап, мунча кереп чыккач, Альбина Данияр белән очрашуга әзерләнә башлады. Кәефе шәп. Егетне ошатты ул.
Клубта бераз тордылар да, аннан су буена барып утырдылар. Данияр әллә нинди кызыклы хәлләр сөйләде, ә Альбина егеткә сокланып утырды. Альбина өенә кайтып җиткәндә, соң иде инде. Саубуллашканда, Данияр кызның бит очыннан үбеп алды. Аның чәчләре кызның битләрен рәхәт кытыклады. Нәкъ төшендәге кебек! Бу мизгелдә Альбина бәхеттән күкнең җиденче катында иде.
Икенче көнне дә очраштылар. Альбина Даниярның да үзенә гашыйк булуына ышанды. Шулай итеп очрашып йөри башладылар.
Берсендә ул Альбинага шәһәргә кинога барырга тәкъдим итте. Альбина шатланып ризалашты.
Данияр кич буе Альбинаны кочаклап утырды.
«Син шундый матур! Мин сине яратам!» – дип, битеннән үбеп алды.
Кино беткәч, бер кафега кереп утырырга булдылар. Туңдырма ашадылар, коктейль эчтеләр. Ләкин шунда бер күңелсез хәл булды. Бер тиктормас малай Даниярның терсәгенә бәрелеп китте, һәм Данияр кулындагы кашыктагы туңдырма ап-ак күлмәгенә әйләнеп төште. Шуңа күрә озаклап утыра алмадылар. Даниярның фатирына кайттылар.
Залга узгач, Данияр пычранган күлмәген салды һәм Альбинаны кочаклап алды.
«Мин сине яратам!» – дип пышылдады.
Ә калганы томан эчендәге кебек кенә булды. Нәрсә эшләгәнен Альбина соң гына аңлады, тик буласы булган иде инде.
Ләкин алар әле урыннан да торырга өлгермәгән иде, бүлмәгә бер хатын-кыз очып диярлек килеп керде. Данияр шундук сикереп торды, аны бүлмәдән алып чыгып китте. Альбина аларның ачуланышканын ишетеп торды.
«Оятсыз икәнсең! Бераз көтеп торсаң да булыр иде...» – диде кыз Даниярга.
«Син монда нигә килдең?» – диде Данияр.
«Йокы бүлмәсендә әйберем калган иде, шуларны алырга кирәк. Ә син...» – диде кыз, ачу белән.
Тышкы ишек ябылды, һәм Данияр Альбина янына керде.
«Гафу! Бу – минем элекке хатыным. Без аерылышып йөрибез һәм фатирны алмаштыру озакка сузыла. Әмма мин сине яратам, синнән башка яши алмыйм мин, Альбина. Гафу ит мине!» – дип ялынды Данияр һәм Альбинаны кочакларга теләде, әмма кыз аны этеп җибәрде.
Ул аларның нәрсә турында сөйләшкәннәрен ишетмәде. Әмма бер нәрсәне яхшы аңлады – ул ирекле ир-ат түгел. Альбина торып басты, идәннән үзенең итәген табып алды. Әмма блузкасында гына әллә каян шоколад табы барлыкка килгән. Данияр шкафтан үзенең күлмәген алды да Альбинага кидерде. Ул аңа берничә үлчәмгә зур иде, Данияр күлмәгенең очларын төенләп бәйләп куйды.
Ул кызны авылга алып кайтты. Капка янына кайтып туктагач, тагын гафу үтенде. Караңгы иде инде, Альбина өстендәге күлмәкне салды да Даниярның йөзенә үк ыргытты. Ишегалдында бауга кибәргә эленгән футболкасын йолкып кына төшереп өстенә киде. Өйгә кереп китәр алдыннан, бөтен ачуы белән Даниярга сүз катты.
«Күралмыйм сине! Беркайчан да гафу итмәячәкмен. Башка минем яныма киләсе дә булма!» – диде.
Данияр берничә мәртәбә килде, гафу сорады, яратуын әйтте, тик Альбина аны кичерә алмады.
Августта Альбина шәһәргә – өенә кайтып китте.
Данияр тынычланмады, аның янына институтка да килеп йөрде, ялынды-ялварды. Тик Альбина аның аерылганына да, башка сүзләренә дә ышанмады.
Үзенең шулай уйламыйча хискә бирелүенә генә үртәлде. Машинада калып, Даниярны көтеп торасы урынга, аның белән бергә фатирына менде, беренче тапкырда ук аңа бирелде... Һәм менә уеннан уймак та чыкты – Альбина йөкле. Баласын табачак, әле тумаган да сабыйның бер гөнаһы да юк. Данияр да шалтыратудан туктады. Альбина өчен шулай яхшырак та, аннан бала көтүен белмәс, ичмасам.
Кышын, инде Альбинаның корсагы шактый түгәрәкләнеп килгәндә, Данияр пәйда булды. Берни дәшмичә, кызны кулыннан җитәкләп алды да машинасына таба алып китте. Альбинаның аның белән барасы килмәде, карышты, ләкин Данияр аның учын кысып тотты, җибәрмәде. Мәҗбүриләп диярлек машинага утыртты һәм бөтен ишекләрен бикләп куйды.
«Мине мыскыл итеп озак йөриячәксеңме әле тагын? Мин синсез яши алмыйм, ә минем балама әти кирәк. Гафу ит инде мине! Ниһаять, аерылдым, фатирны алмаштырдык. Элекке хатыным үзе аерылышырга теләде, беренче мәхәббәтен очратты да шуның янына китте. Ә мин ипотекага яңа фатир алдым. Безнең хәзер үз оябыз, ә балабызның аерым бүлмәсе бар. Әйдә киттек, кайтабыз. Мин сиңа барысын да күрсәтәм», – диде Данияр.
Альбина елап җибәрде.
«Мин сиңа ышанмыйм», – диде ул, күз яшьләрен сөртә-сөртә.
Данияр паспортын күрсәтте. Анда аерылышу һәм яңа фатирга теркәлү турында мөһер сугылган иде.
Альбина биреште, үзе дә Даниярны өзелеп ярата иде шул. Данияр аның йөрәген яулап алган бердәнбер ир-ат булды.
Өйләнештеләр, уллары туды. Теге вакытта горурлыгын җиңгәненә, ялгышып, бәхетен югалтмаганына сөенеп туя алмый Альбина. Даниярдан уңды ул. Уллары үсеп килә, 1нче сыйныфка барырга җыена. Икенче бәбиләрен көтәләр.
«Кыз булачак. Шулай сизәм», – дип елмайды Данияр, хатынының эчен сыйпап.
«Дзен» сайтыннан тәрҗемә