Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәхәббәт яшькә карамый

Гөлнурның күптәнге хыялы чынга ашты, ниһаять, ул авылда йорт сатып алды. Пенсиягә чыккач буш вакыт күбәйде һәм шәһәр тузаныннан, ыгы-зыгыдан ял итү өчен менә дигән мөмкинлек чыкты.

news_top_970_100

Гөлнур урманда аяз, җылы көн белән ләззәтләнеп йөри иде. Язгы урман саф яшеллеге, кошлар сайравы һәм тирән йокысыннан әле уянып кына килгән садә табигате белән җәлеп итә шул. Чәчәк, яфрак исләре катнашкан җиләс, җиңел җил битләрне рәхәт кытыклый...

Гөлнурның күптәнге хыялы чынга ашты, ниһаять, ул авылда йорт сатып алды. Пенсиягә чыккач буш вакыт күбәйде һәм шәһәр тузаныннан, ыгы-зыгыдан ял итү өчен менә дигән мөмкинлек чыкты.

Нибары санаулы көннәр эчендә өйне ялт итеп җыештырды, кирәк-яракларын тәртипләп урнаштырды хатын. Гөлнурның һәр иртәсе бакчада башлана иде, ә соңыннан саф һава суларга, ял итәргә урманга менеп китә.

Озакламый җиләкләр өлгерер, аннан озак көттермәс, гөмбә чоры да җитәр. Ә хәзер урманның саф һавасы, матурлыгы, тынычлыгын белән ләззәтләнергә кирәк.

Өенә кайтканда Гөлнур урам уртасында басып торган ир-атны очратты, ул аны көтеп тора иде бугай.

«Әхтәм абый, нихәл? Әллә берәр нәрсә булдымы?» – дип сорады Гөлнур яңа күрешесен танып.

«Шулай дип әйтсәк тә була инде. Борчылдым, сез монда яңа кеше, адаша күрмәгез, шуңа каршы алырга чыктым», – диде ир-ат кыенсынып кына.

«Мин башта куркып киттем. Аннан таныдым инде сез, күрше икән, мин әйтәм. Сез монда, каршы йортта яшисез бит, әйеме?» – диде хатын.

«Әйе, әйе, нәкъ сезнең каршыда!» – диде ир.

«Борчылып торуыгыз өчен рәхмәт инде, Әхтәм абый. Мин бит урманга эчкә үк кермим, куркыта барыбер. Менә кем белән гөмбәгә барасы булыр инде. Бәлки берәр вакыт мине үзегез белән ияртерсез?» – диде Гөлнур.

«Ияртермен, Гөлнур, - дип елмайды ир. – Миңа Әхтәм дип кенә эндәшегез инде, абыйлап тормагыз», - диде ул.

«Яхшы», - дип елмайды Гөлнур.

«Сезнең белән күптән танышасы килә иде минем, Гөлнур. Оялып йөрдем. Ә күрше-тирәдәге карчыклар да телләрен озайтырга гына тора, яшемә карап тормаслар, кияү ясап куярлар тагын», – дип көлде Әхтәм.

Шулай сөйләшә-сөйләшә өйләренә ничек кайтып җиткәнне дә сизми калдылар.

Кич буе Гөлнур рассада белән мәш килде, ә өенә кереп пәрдәләрен тартканда, каршы йортта тәрәзә янында Әхтәмнең үзенә кул болгаганын күрде.

«Эше юкмы соң моның...» – дип уйлап куйды Гөлнур.

Шуннан бирле һәр кич Гөлнур белән Әхтәм тәрәзәдән бер-берсенә кул болгый башлады. Ир-ат бер генә көн дә үзенең «дежурствосын» калдырмады.

«Кирәк бит ә, сабый бала кебек мине көтә», – дип елмая иде хатын үзалдына.

Көннән-көн күршеләр якынаеп китте, бергә урманга йөрделәр, болыннарны карадылар, җиләк-гөмбә эзләделәр, табигать кочагында тамак ялгап алалар иде. Әхтәм география укытучысы булып эшләве турында, ә Гөлнур шәфкать туташы булып эшләгәндә булган төрле хәлләрне сөйләде.

Аларның дуслыгы турында авылда билгеле булгач, күршедәге кызыксынучан карчыклар Әхтәм белән Гөлнурны бер-берсенә димләп тә куйды.

Җәйне алар гел бергә уздырды, ә августта көннәр бозыла башлады, көн саен яңгыр ява. Урманда йөрүләр турында онытырга туры килде. Әхтәм бөтенләй боегып калды, шат күңелле, аралашучан, тәмле телле Гөлнурны бик юксына иде шул. Бары тик аның янында гына күңеле тынычлана Әхтәмнең.

Ә яңгыр ява да ява...

Берсендә кич Гөлнур гадәттәгечә күршесенә сәлам бирергә тәрәзә янына килде, әмма Әхтәмнең тәрәзәләрендә ут янмый иде. Хатынның йөрәгенә шом төште.

Гөлнур өстенә плащын элде дә күршесенә китте. Ишек ачык иде һәм Гөлнар караңгы бүлмәгә узды. Әхтәмне чакырды, ләкин аңа эндәшүче булмады. Ниһаять, нәрсәдер кыштырдаганын тавыш ишетелде һәм Әхтәм әүкән-тәүкән килеп, әкрен генә бүлмәсеннән чыкты.

«Әхтәм, нәрсә булды? Авырыйсызмы әллә?» – дип борчылып сорады Гөлнур.

«Әйе, салкын тиде бугай», - диде ир.

«Әйдә, кире урынга ятыгыз әле! Мин хәзер аптечканы, даруларны алып керәм», – дип чыгып китте хатын.

Гөлнур тиз генә кире әйләнеп керде дә Әхтәмнең температурасын үлчәде.

«Температурагыз бигрәк югары бит. Сезгә ятып торырга, күп итеп су эчәргә кирәк. Әйдә, ятыгыз әле», – дип Гөлнар ирне кайгырта башлады.

«И Гөлнур, сез кайгыртып торганда, чирләве дә рәхәт икән. Рәхмәт!» - дип шаяртырга тырышты ир.

Сез ятып торыгыз, терелегез, аннан рәхмәт әйтерсез. Тавышыгыз карлыккан, сулышыгыз да чиста түгел бугай, гырылдыйсыз. Болай булмый, иртәгә табиб чакыртам. Кайда шулай салкын тидердегез соң?» – дип борчылды Гөлнур.

«Әйтергә дә оят инде, кичләрен сезнең капка төбендә утырдым, бик юксындым сезне. Менә шунда яңгырда чыландым. Миңа ачуланмагыз инде, сез миңа бик ошыйсыз...» – диде ир.

«Әхтәм, сез саташасыз бугай. Әйдә, йокларга тырышып карагыз әле, хәл җыегыз...» диде Гөлнур, ләкин сүзен әйтеп бетерә алмады, Әхтәм аны кулларыннан тотты.

«Гөлнур, бер генә үтенеч – безнең турыда уйларга вәгъдә бир. Мин аннан да артыгын сорый алмыйм...» – диде ир.

«Нәрсә уйлыйм соң?» – диде Гөлнар аптырап.

«Безнең тормыш турында. Ике кешегә ике өй артык күп бугай бит, бәлки бергә... Гел бергә яшәргә...» – диде ир.

«Сезгә ял итәргә кирәк. Мин иртән керермен. Хәерле төннәр, Әхтәм», - дип чыгып китте Гөлнур.

Өенә кергәч, озак кына уйланып йөрде Гөлнур. Ничә еллар ялгыз яшәде ул, ә монда... Шушы яшьтә кинәт мәхәббәт... Хәер, мәхәббәт тә түгел инде, әмма дуслык дип тә әйтеп булмый, чын-чынлап кешегә ияләшү бу.

Иртәнге кояш яңгыр тамчыларын киптереп бетергән, күктә болыт әсәре дә юк, күптән түгел генә узган җил-давылны, яңгырны бары тик сирәк-мирәк күлләвекләр генә искә төшереп тора. Әхтәм Гөлнур әзерләп алып кергән иртәнге ашны мактый-мактый, бик тәмләп ашады. Хатын-кыз пешергән ризык башка төрле була шул инде!

«Ай-яй, тәмле булган, тел йотмалы! Миңа балачакта әбием генә шулай әзерли торган иде!» – дип мактап туя алмады Әхтәм.

«Тәк, иптәш авыру, ялагайлану – начар гадәт. Әйдәгез, температураны үлчик әле», - әле дип елмайды Гөлнур.

«Сез янымда булгач, хәлем дә яхшырган кебек әле. Карагыз, мин сау-сәламәт!» – дип көлде Әхтәм.

«Температурагыз булмаса, мин сезне кылана дип кенә уйлар идем. Мин соңрак сугылып чыгармын, төшке аш әзерләп алып керермен. Ял итегез, яме», - дип чыгарга ашыкты Гөлнур.

Гөлнур Әхтәмнең өеннән чыкты да, капка төбендә чыш-пыш сөйләшеп утырган әбиләрне күрде. Күрәсең, Гөлнурның табиб чакыртканын белгәннәрдер инде.

«Монда бик буталып йөрмәгез инде, вирус аның, сезгә дә йога күрмәсен», - диде Гөлнур нигә әйткәнен үзе дә аңламыйча.

«Бер эшләре дә булмасын, алардан башка да ерып чыгармын. Хәзер ул минеке генә. Минеке генә!» – дип ныклап уйлады Гөлнур, төшке аш әзерләргә үз өенә юнәлеп.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100